Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

Эңгер

Без чишмәгән хатаның Җавабын соң кем табар?

Төн карасын төнлеккә

Юлдаш итеп буйлаган.

Безнең газиз йөрәккә

Йолдыз чөеп уйнаган.

Чал дөнья калган өнсез,

Күккә дәшеп күңелне.

Теләгенә ашмаган

Саным санга бүленде.
Бер кошчыкның чырлавы

Борчу сала күңелгә.

Каеннарның кайгысы

Йөрәгемә түгелә.

Без чишмәгән хатаның

Җавабын соң кем табар?

Үткән гомер ишеген,

Йә, кайсыгыз, кем кагар?!
 

МАРАЛТАЙ ЫБЫРАЕВ

Казакъ теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәcе

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев