Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дала хатирәсе

Үткәннәрдән тик курганнар калган Һәйкәл булып бөек бабамнарга.

Үткәннәрдән тик курганнар калган

Һәйкәл булып бөек бабамнарга.

Каракошлар бары шомландырып

Килеп куна сынташ-балбалларга...

Козгын, карчыгалар хаким монда,

Алар биләмәсе бу мазарлар.

Күргән саен шушы курганнарны,

Кан хәтере җанны бимазалар...

Ерак тарихларга алып китә

Уйлар, сискәндереп, искәрмәстән...

Курганнарның эргәсенә ятып,

Җилләр елый, гүя исәрләнгән...
 

ИЛҺАМ НОГМАН

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев