Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)

Ирләр иярләргә сикереп менгәч кенә, Теләкәй көр тавыш белән соңгы әмерен яңгыратты: – Авылларны яулап, чиркәүләрне юкка чыгаруга ук, мин фәкыйрегез тарафына хәбәр китерергә дә онытмагыз! 

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

2

Теләкәй тиз арада әүвәл Чулман аръягындагы Пәнҗәр авылына, шуннан кайтышлый ук күршедәге Агыйдел яры буйлап сузылган Өшәргә юл алды. Хәл коточкыч харап, Пәнҗәр мескен колга әверелеп калган, аның исеменә тикле «Пьяный Бор» дигән ярлык тагып куйганнар. Үзләренчә, монда гасыр буена яшәп яткан татар авылына исереклектә, азгынлыкта гаеп такмакчылар. Хәзер инде авыл түрендә, биек яр өстендә, күзгә кергән печән чүбе йә бөтен тавык келәтлегенә хуҗа булып алган шәпле әтәч сыман, корсагын як-якка көмәнле хатындай җәеп салган, чаң манарасын торна сыман күккә сузган бик зур чиркәү чекрәеп утыра. Аның тирәсендәге барча йорт вә абзарлардан татарларны куып чыгарганнар, аларга күкрәкләрен киереп, кып-кызыл борыннарын югарыга чөеп кенә атларга яратучы ирләр һәм итәк-чабуларын ачып йөрергә гадәтләнгән хатыннар кереп тулган. Элек татар базары булган мәйданны да хәзер аерырлык, бәяләрлек түгел. Элек читтәге рәтләрдә каклаган каз, казылык, катык, бал, май, как, оекбаш, чигүле шәл, ыңгырчак, камыт, тәгәрмәч, тагын әллә нинди шөшлеләргә, ышкы вә балталарга хәтле сузып салган сәүдә өстәлләре тезелешеп торса, хәзер уртада, иң югары урында тозланган кәбестә, гөмбә, кыяр, дуңгыз башы белән дуңгыз чәкәннәре, мал эчәгеләре, әче бал, көмешкә, сынган тарак, әллә кайларга бәрелеп чүкелүдән әтәч кикриге хәленә килгән кылыч, чалгы, урак...

Авыл читенә чыккач, Теләкәй, сулыкка төшәргә дә хәлләре калмаган казлар шикелле, өянкеләр күләгәсенә качып утырган ике-өч картка сүз каткан иде, тегеләр өметсезлек белән кул селтәде.

– Безнең төбәктәге берничә авылга исән көе ясин укыдылар бугай, ир узаманнары давылдагы нарат сыман сынды. Мәчетебезне ошбу кяферләр вә аларны озата килүче солдатлар җимерә башлагач, «бер тәүлек кенә булса да вакыт бирегез, Аллаһ йортын үзебез икенче урынга күчерәбез», дип, ул кабих җаннарны туктатырга ымсынган кеше дә табылмады. Әллә үзебез шундый таркау, өметсез без, әллә «балта сабын салам көлтәсе белән сугып кына сындырып булмый», дип, һәммә ирләр күнде, кул селтәде.

– Гасыръярым меңәрләгән татар авыллары элеккечә тереклек итә, мәчетләрен җимереп ташлауга да күз йомып тормыйлар, – дип, Теләкәй пәнҗәрлеләр күңелендә иман нуры, мин-минлек уятырга да омтылып карады, тик файдасыз.

– Без инде җиденчене дистәне кырлыйбыз, тәнебездә кодрәт, җегәр дигәннәре мыскаллап кына калды. Ә балалар, угыллармы? Аларын да мичәүләп җигәрдәй айгыр итеп үстерү насыйп булмагандыр. Мәчетнең манара такталарын каерып ата башлагач, биш-алты ир сәнәк-көрәк тотып каршы чыккан иде дә, өчесен елга уртасында батырып үтерделәр, калган өчесенең кулларына зынҗыр салып, катарга дип, Себергә озаттылар. Ул бичараларның хатыннары илә балалары, аларга ияреп, тагын унбишләп гаилә Шаршады дигән авыл куенына күчеп китте. Монда шул без, җегәрсез карт-корылар гына торып калдык...

Өшәргә барып җитсә, күз тимәсен, анда хәл яхшырак. «Чиркәү күтәрәбез!» – дип ажгырып килгән өч дистәдән артык ирне авылга кертмәгәннәр. Авыл башлыгы булган Ярхәм горурланып сөйли.

– Без Бакырташ тавының түбәсенә каравылчы ирләр бастырып куйган идек, шулар «дошман килә» дип, учак яндыруга ук, барча йортлардан җыелышып, ике йөзгә якын ир-ат, аларга ияреп, янә йөз иллеләп хатын Ямалы юлына тезелешеп басты. Озын чылбыр, ә кулларда күсәк, чалгы, сәнәк. Имам Касыйм хәзрәтебез алга чыгып басты. «Шушында берберебезне кырып бетергәнче орышабыз, мәгәр авылыбыз урамына аяк бастырмыйбыз, Аллаһ йортына да кул тидерергә ирек бирүчеләр булмаячак!» – дип, усал тавыш белән өздереп кенә әйтте. Чалгы-сәнәк тоткан ике йөз ирне күрүгә үк шыр җибәрде. «Безнең кулда указ, авылыгыз Савва Сторожев монастырена бирелә, без сезнең җирдә чиркәү күтәрергә тиеш», – ди бер җирән сакаллысы. «Патшалар фәрманына каршы төшәргә сезнең башыгыз икеме соң әллә?» – дип, инде челәндәй яп-ябык гәүдәле икенче җирәне безне өнсез калдырмакчы була. Шуннан җыйнаулап акырдык. «Авылга кертмибез, кая кирәк, шунда олагыгыз!» Сындылар. Без Сәүз атлы озын күлнең урман, болын ягында утырабыз бит. Ә тегеләр Агыйделгә таба чигенде дә, күлнең бөтенләй капма-каршы ярында чатыр корды. Хәзер инде беләк юанлыгы япь-яшь усаклардан төзеп куйган өйләре алты-җидегә тулды бугай. Булачак чиркәүләренең ниргәләрен бүкәннәр өстенә утырта башлаганнар. Эшләре кызу бармый, тагын күрше-тирә авыл ирләре җыелышып килеп, үзләрен куып җибәрүдән нык шүрлиләр сыман.

– Булды, аңлашылды, – дип түгәрәкләде Теләкәй. – Ярхәм кордаш, авылның башлыгы һаман синдер инде. Халык каршында бер карарымны да ачып салмыйм. Өч тәүлектән соң Шәбез елгасы ярындагы утарымда көтәм.         

3

Тирә-юньне куе караңгылык чолгап алганда, Теләкәйнең утарына җыелган ирләр саны егермедән артты.

– Ниһаять, тупландык, – дип, тыйнак кына елмаеп куйды хуҗа. – Ялгышмаганмын икән, берегез дә чакыруны аяк астына салып таптамады.

Теләкәй теләсә-теләмәсә дә, кунаклары буйлап күз йөгертте. Күпчелеге белән бик күптәннән таныш. Байсар авылыннан килеп җиткән Гафур, Әмәкәйле Фәрхәт, Кормаш узаманы Талип белән алар ун ел элек, патша Алексей Михайлович нияте буенча, Кырым ханы Мәхмүт-Гәрәйнең Тын елга ярындагы барча төмәннәрен туздырып бетерергә, берочтан шул Тын тамагындагы Азак кирмәнен дә кулга төшерергә дип җыелып барганнар иде. Дөрес, татар белән башкортлар ул сәфәрдә бер дә Кырым җайдаклары өстенә баш югалтып вә дуамалланып ташланмады, орышулары да шул – исәпкә бар, санга юк иде. Орышудан, кан коюдан бигрәк, чит-ят тарафларны, «кенәз белән бояр – иң беренчел дошман», дип сүккән кардәшләрен күреп кайттылар, шунысы да файда.

 Теләкәй кабызачак очкынны сизенеп, әнә Өшәрдәге Ярхәм дә, Ямалы авылы башлыгы Миргали дә килгән. Икесе дә дөрес чамалый. Әгәр лапасыңа кергән сасы көзәнне иң тәүге омтылышында ук сугып үтермәсәң, ул синең кетәклегеңдәге тавыкларны соңгысына тикле буып чыга. Болар да бакчаларына көзән кергән хәлдә. Сәүз күле аръягына урнашып алган утыз килмешәк гаиләнең маңгаена вакытында күсәк белән ора белмисең икән, иртәгә алар өшәрнекеләрне дә, ямалыларны да яшәгән туфрагыннан куып җибәрәчәк, йә үз кавеменә йотып бетерәчәк...

– Сүзне озакка сузмыйк, ул бит сагыз түгел, – дип, Теләкәй җитдиләнде. – Аннары минем күңелемдә сезгә чит-ят бер генә ният тә юк. Һәммәгез дә белә: безнең йортка дошман кавем керде. Әнә Пәнҗәр илә Бөре кирмәненә терәлеп торган Аскында, Агыйдел аръягындагы Березняк-Каенлы уртасында кара тунлылар өр-яңа чиркәүләр аякка бастырды. Ул авыллар хәзер иртәнге азан урынына биек манаралардан яңгыраган чаң тавышын тыңлый. Менә, Өшәр авылына да нәсаралар килде, Аллаһның рәхмәте вә авыл ирләренең бердәмлеге илә аларны мөселманнар арасына әлегә кертмәделәр. Иллә мәгәр «әлегә» генә бит ул, тик «әлегә». Чөнки алар чигенергә дип килмәгән, чөнки без – инде бер мәртәбә тезләндерелгән вә җиңелгән халык. Мәгәр гасыръярым буе алар безгә авызлык кидертә алмады, без үз динебезне сатмадык. Алар моны кичерә дә, гафу итә дә алмый. Алар яңа төрле һөҗүм белән килә. Хәзер алар безнең арага үтеп кермәкче, мөселман кавемен эчтән агуламакчы. Безнең җирне бүлгәләп, күкрәк уртасына пычак кадаган төсле, алар үзәк авылларда чиркәү манаралары калкытырга, чаң тавышлары белән аңны томаларга ниятли... 

Теләкәй тагын бер мәртәбә һәммә ирләргә күз атты, бил каешындагы көмеш аелны рәтләгәндәй итте.

– Башка юлыбыз юк, без үз кордашларыбыз гына түгел, угылоланнарыбыз алдында да бурычлы бит. Йә без хәзер үк алар төзегән чиркәү вә монастырьларны җимереп атабыз, йә алар мөселман җиренә нәсара каешы кидереп, безне буып куя.

– Чиркәүләрен әйләндереп атсак, алар яңадан, бәлкем, килеп тормаслардыр? – дип, Кыргыз авылы хуҗасы Котлыкай сүз кыстырды.

Теләкәй имән бармагын күк йөзендәге билгесез затка төбәп болгады.

– Анысы бездән тора. Бездән соң киләчәк оланнарга нинди өлге бирәбез, алар шул ук юлны сайлар. Ошбу җан бирмәк орышта сукмак күрсәтер тарафлар күп түгел. Йә тезләнеп муеныбызга тәре асып куябыз да, аннары нәсара ирләре безне гомер буе әнә шул тышау-муенчактан тартып йөртә. Йә газиз ата-бабаларыбыз иңдерелгән туфракка нәсара чиркәве кертеп җанны тапламыйбыз. Үзем шушы юлда шәһит булырга да риза.

– Без дә, без дә, – дип, ике-өч ир эләктереп алып, шундук аваз бирде.

– Канга – кан, үлемгә – үлем! Олуг бабаларымызның васыяте. Теләкәй сыңар кулын күтәреп тавышларны басты.

– Мин менә мондыйрак хәрәкәт отышлы булыр, дип күрәм. Иң әүвәл, авылларыгызның һәркайсында зур булмаган, мисалга, илле-алтмыш җайдаклы гына нөгәрләр туплап кую, аларны тиешле корал вә юллык ризык белән тәэмин итү фарыз. Моны ике көннән дә озаккарак сузу гөнаһ, ә өченче тәүлектә – юл. Бер канунны бүген үк мәңге онытмаслык итеп ятлап куюыгызны таләп итәм. Татарларның иң яман, иң чиркандыргыч чире шулдыр – без шәхси мәнфәгатен үз кавеменнән өстен куючы сатлык җаннарның тамырын корыта алмаудан гомер буе газап кичерәбез. Менә шул бәла аркасында дәүләтсез калдык, коллыкка төштек, әле булса шул хафа җәтмәсеннән ычкына алмыйбыз.

Әллә үзенең артык кыза башлавын чамалап өлгердеме, Теләкәй түгәрәк сакалын сыйпап куйган булып, аз гына тын алды.

– Һәрберебезгә тәртипкә, саклыкка, уяулыкка өйрәнмичә булмый. Шуңа күрә юлда бервакытта да олы нөгәр булып, кырык-илле ирне бер йодрыкка туплап, ачыктан-ачык күчеп йөрүгә һич тә юл куймагыз. Без никадәр яшеренебрәк йөрсәк, дошман өчен шулкадәр үк көтелмәгән һөҗүм килеп чыга. Тач менә зәһәр елан сыман, көтмәгәндә ташланып, ахыргача чагу. Инде кирәк ноктага килеп төртелү алдыннан гына бергә кушылыгыз. Әле ул очракта да, авыл яки кирмәннең тау итәгенәме, әллә чокыргамы урнашуын чамалап, берьюлы ике-өч яктан бәреп керергә, дошманга тын алырга, уш җыярга ирек калдырмаска кирәк. Ә ахыргы максат – татар туфрагында калыккан чиркәүләрнең берсен дә калдырмыйча җимереп бетерү. Аты да калмасын, нигезе вә хәтта көле дә!..

Бар тараф та күздән кичерелгән шикелле булгач кына, Теләкәй һәрбер авыл башлыгына аерым әмер тезде.

– Хәким илә Халит, сез ике көннән соң ук таңда Пәнҗәр авылына төбәп, юлга чыгыгыз!

– Байсар белән Пучы ирләре, аерым-аерым, Җәнҗегет илә Такталачык янында Агыйделне кичә. Аннары юлыгыз Каенлы-Березнәк саласына. Ахыр чиктә мин үзем дә сезнең нөгәрләр янына килеп кушылмаммы икән?

– Садри, Рамай! Минзәлә алдындагы Кәҗә авылында чиркәү калкытканнар, шуңа юнәлегез. Котлыкай илә Ябалак, сезгә Агыйдел буендагы Әндерәй саласы кала. Әле мин бәләкәй чакта гына ул Бишбүкән атлы татар авылы булып санала иде, әнә хәзер аның башына Әндери дигән капчык кидерделәр. Шуның уртасында күтәрелгән чиркәүне юк итегез!..

Ирләр иярләргә сикереп менгәч кенә, Теләкәй көр тавыш белән соңгы әмерен яңгыратты:

– Авылларны яулап, чиркәүләрне юкка чыгаруга ук, мин фәкыйрегез тарафына хәбәр китерергә дә онытмагыз! 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза тарихи роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев