Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөньябыз шомлы вә кымкырыч...

Күңелнең халәте – сызлану, Саташкан дөньяны кызгану.

Дөньябыз шомлы вә кымкырыч, –

Сүзләргә салырга куркыныч.

Түзалмас ак кәгазь, –

Каралыр.

Карадан караңгы яралыр.

Күңелнең халәте – сызлану,

Саташкан дөньяны кызгану.

Түзалмас ак кәгазь, –

Саргаер.

Сискәнеп, өметләр сагаер.

Кешелек мең төрле битлектән, –

Бүреләр куркалар этлектән.

Кыйбласын җуйган ил,

Кызган үч.

...Язарга ак кәгазь кызганыч.
 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев