Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Нечкәрәсең

Елдан-елга нечкәрәсең, күңел... Әле синең өзелер чагың түгел...

Елдан-елга нечкәрәсең, күңел...

Ә бит алда – гөлләр генә түгел,

Киртәләр дә була, беләсең.

Ник юк-барга бәгырь теләсең?

Елдан-елга нечкәрәсең, күңел...

Кылларыңа кагылдырып җиңел,

Ялгышмале, тырыш чыныгырга,

Ныклап ябыш вакыт чылбырына!
Елдан-елга нечкәрәсең, күңел...

Әле синең өзелер чагың түгел,

Башланмаган гомер көтә алда.

Барысын да йөрәгеңә алма!

Бәргәләнмә, гел яхшысын уйла,

Шик-шөбһәгә вакытыңны җуйма!

Беләм инде, киңәш бирү җиңел,

Елдан-елга нечкәрәсең, күңел... 

Ризәлә  Исмәгыйлева 

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев