Логотип Казан Утлары
Шигърият

Йөрәгеңне тыңла!

Беркемне елатма! Тыңла йөрәгеңне!

Авырмы?

Авыртамы?

Сыкрыймы, сызлыймы, сызамы?  –

Тыңла йөрәгеңне!

Сакыз сүз,            

  яман күз,

Яла-ялагайлык            

    Яралый.

Явызлык

Йөрәккә кагылмый калалмый.

Аерылу, сагыну,

Гаҗизлек, ялгызлык      

             Сызлата.

Хаксызлык, көчсезлек,

Чарасыз калулар        

         Әрнетә, елата.

Аһ, авыр,

Авырта йөрәгең.

Ишет йөрәгеңне, –

Йөрәгең сулышын тоеп кал!

Һәркемдә йөрәк бар!

Кагылма, яндырма,

Әрнетмә, сызлатма,

Беркемне елатма!

Тыңла йөрәгеңне!
 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев