Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шомырт ап-ак...

Дөньяларны сөрем сарган чакта Калып буламы соң ак булып?!

Шомырт ап-ак,

Шау чәчәктә шомырт!

Шомырт салкыннары адашкан, –

Җәй уртасы кебек җылы иртә, –

Дөньясында нидер алмашкан.

Яп-якты яз,

Чалт аяз күк – зәңгәр.

Хыялларга канат куй гына!

Ап-ак чәчәкләрне каралтырдай

Авыр гамьнәр керә уема.

Күңелдәге шомлы күкрәүләрне

Ишетәдер кебек бу шомырт.

Дөньяларны сөрем сарган чакта

Калып буламы соң ак булып?!

Ак шомыртка карап сызды күңел,

Бәгыремә әрнү саркыды.

Табигатьнең кануннары төгәл, –

Кайтып сугар шомырт салкыны...   

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев