Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ил фәрештәсе

Һәр заманда дәрәҗәгез олы, Хөрмәт-мәртәбәле кеше сез!

Мөгаллимә Ләйсән Фәрит кызы

Гәрәевага багышлыйм 


Халык сезне олы хөрмәт белән

«Ил фәрештәсе» дип атаган.

Зыялысы булган милләт кенә

Заман белән бергә атлаган.

Фәрештәгә тиңләгәннәр сезне,

Изге булган чөнки эшегез.

Һәр заманда дәрәҗәгез олы,

Хөрмәт-мәртәбәле кеше сез!

Элек-электән үк татар халкы

Гыйлем-мәгърифәткә омтылган.

Рухи азык булгач тормышының

Бөтен михнәтләре онытылган...

Бүген дә сез алгы сызыкларда

Тел-әхлакны саклап торасыз,

Ил вә милләт тәррәккые өчен

Җаныгызны фида кыласыз.
Бик җаваплы, авыр хезмәтегез,

Күпме бурыч сезгә йөкләнгән!

Башкарасыз эшегезне, шөкер,

Уңышлырак хәтта көткәннән.

Мөгаллимә булу мәртәбә ул,

Лаектыр тик моңа сирәкләр.

Алар кебек фидакярләр бүген

Бу дөньяда бигрәк кирәк лә.

Укучысы һәрчак күңелендә,

Уйламый ул үзе турында...

Аның өчен шәхес тәрбияләү

Тора әүвәл, алгы урында.

Йөрәген дә балаларга бирер,

Икеләнми хәтта бер генә.

Мөгаллимә! Тиңли алмыйм сине

Фәрештәдән башка беркемгә! 

Ил фәрештәсе – илгә изгелек китерүче кыз. Революциягә кадәр хатын-кыз мәктәп укытучыларын – мөгаллимәләрне шулай атаганнар.
 

ИЛҺАМ НОГМАН

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев