Логотип Казан Утлары
Хәтер

ДӨНЬЯ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫНДА

САБИР ӨМЕТБАЕВНЫҢ ТУУЫНА – 115 ЕЛ

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Почёт билгесе» ордены кавалеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев – үзенең озак елларга сузылган режиссёрлык хезмәте белән халкыбызның мәдәни мирасына җитди өлеш керткән, үзенчәлекле мирас калдырган күренекле шәхесләребезнең берсе. Милли режиссура сәнгатенең Октябрь инкыйлабыннан соң киң мәйданга чыккан икенче буын вәкиле буларак, ул утызынчы ел урталарында зур сәнгать дөньясына аяк баса һәм утыз ике ел дәвамында Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссёры була. 

Еш кына күпмедер вакыттан соң иҗат коллективы белән режиссёр арасында иҗади мөнәсәбәтләр сүрелә, тормыш ваклыгы, амбицияләр көрәше өстенлек ала башлый һәм режиссёрга аралар салкынайган коллективтан китәргә туры килә. Ә С.Өметбаев очрагын сәнгать дөньясында уникаль күренеш дип бәяләргә була. Монда С.Өметбаевның Минзәлә театрын беренче адымнарыннан ук үзе җитәкләве, тирәсенә үзе яраткан, үзе хөрмәт иткән иҗат тарафдарларын туплый алуы мөһим роль уйнагандыр. 

Милли театр, иң беренче чиратта, милли драматургиягә таянырга тиеш. Үз халкының тормыш-көнкүреш, яшәеш проблемаларын, кайгысын-шатлыгын, борчушатлыкларын, көн геройларын, алдынгы шәхесләрен бөтен барлыгы белән чагылдыру аның төп бурычларыннан санала. Әмма үз казаныңда гына кайнап, ерак барып булмый. Репертуарда заман темасы белән бер үк вакытта классик драматургия үрнәкләре дә урын алырга тиеш. 

Америка ачу булмас,  классика – актёрлар, режиссёрлар, гомумән, иҗат коллективы өчен зур осталык мәктәбе һәм, шул ук вакытта, аларның иҗат мөмкинлекләрен, потенциалын ачыклый торган төп билге дә. Нәтиҗәләр мәдәни вакыйгаларны янәшә куеп чагыштырганда ясала. Минзәлә театры коллективының Татарстан күләмендә тоткан урынын, осталык дәрәҗәсен билгеләгәндә, милли классиканы, Россия күләмендә – рус классикасын, ә дөньякүләм фикер йөрткәндә, мәңгелек дөнья драматургиясе үрнәкләрен сәхнәләштерү тәҗрибәсенә таянсак, дөрес булыр. Режиссёр Сабир Өметбаев әлеге хакыйкатьне яшьтән үк үзләштергән була. Шуңа күрәдер дә, аның режиссёр буларак, тәүге эшләре бүген милли драматургиябезнең алтын  үрнәкләреннән саналган Ш.Камалның «Козгыннар оясында», М.Фәйзинең «Галиябану», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» әсәрләренә нигезләнгән. 

Бу нисбәттән С.Өметбаев нигез салган Минзәлә колхоз-совхоз театрының тәүге адымнарын искә алып китү урынлы булыр. 1935 елның март аенда Чистай шәһәрендә эшләп килгән театр труппасына директор һәм баш режиссёр итеп С.Өметбаев билгеләнә. 16 артист һәм артисткадан торган коллективка махсус белемле яшьләр җитешми. Шуңа күрә дә режиссёр Татар дәүләт академия театрында эшләгәндә, үзе җитәкләгән Казан кооперация клубы каршындагы театр студиясен тәмамлаган бер төркем яшьләрне Чистайга чакыра. Алар белән һәм элек эшләп килгән өлкән артистлар катнашында ул студиядә чакта куелган «Зәңгәр шәл», «Галиябану», бераз соңрак «Козгыннар оясында» әсәрләрен сәхнәләштерә. Художнигы Галимов, музыка бизәлешен баянчы Рокыя Ибраһимова, скрипкачы Габдулла Хуҗиәхмәтов, гармунчы Шамил Вәлиев составындагы инструменталь трио алып барган әлеге спектакльләрдә төп рольләрне Хәдичә Сәлимова (Мәйсәрә, Галиябану, Фәизә), Сафин (Булат), Г.Казанский (Хәлил), Мәсрүр Арсланов (Ишан, Исмәгыйль) һ.б. артист һәм артисткалар башкара. Ул елларда С.Өметбаев үзе дә уйный. Мәсәлән, ул «Галиябану»да – Бәдри, «Козгыннар оясында» драмасында Насрыйны  уйный һәм шактый уңыш казана. 

Милли драматургиянең классик үрнәкләре булган әлеге өч әсәр буенча куелган спектакльләр режиссёр С.Өметбаевның иҗат принципларын ачыклый һәм шул ук вакытта Минзәлә театрының үсеш юнәлешен билгели. Репертуар сәясәтендә – милли классикага сүрелмәс, даими игътибар. Сәхнә бизәлешендә – тормыш-көнкүреш дөреслеге. Актёрлар уенында – психологик хаклык һәм хис, кичереш тирәнлеге. Болардан тыш, ул тудырган сәхнә композицияләре җыр-моңга байлыгы, музыканың спектакль тукымасында мөһим урын тотуы белән аерылып тора. Режиссёрның музыкага, тамашаларда сурәтләнгән вакыйгаларны моңга төреп бирүгә омтылышы театрның репертуарын билгеләгәндә чагылыш таба. 

Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты каршындагы Театр-тамашалар оешмалары идарәсенең 1936 ел 23 март карары белән яшь коллектив Чистайдан Минзәлә шәһәренә күчерелә һәм «Минзәлә татар колхоз-совхоз театры» дип атала башлый. Хезмәт күрсәтү өчен аңа Минзәлә, Красный Бор, Яр Чаллы, Актаныш районнары беркетелә. Яңа урында да С.Өметбаев эшен алда билгеләнгән юнәлештә дәвам итә. Элекке репертуар тулысынча саклана. Труппага Казан театр техникумыннан, башка коллективлардан яңа кешеләр килеп кушыла. 

Бөек Ватан сугышы алды елларында да С.Өметбаев иҗади эзләнүләрен дәвам итә. Хәзер инде аның диапазоны киңәя, милли классика белән беррәттән, игътибар үзәгенә рус, дөнья классик драматургия үрнәкләре дә алына. Репертуарда Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр», Г.Камалның «Банкрот», «Беренче театр», Т.Гыйззәтнең «Чаткылар», «Ташкыннар» әсәрләре белән беррәттән Л.Толстой прозасы буенча эшләнгән «Альбина Мигурская», М.Горькийның «Васса Железнова», Т.Шевченконың «Назар Стодоля», Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» спектакльләре дә лаеклы урын ала. Бу әсәрләрдә актёрлар коллективының осталыгы чарлана, иҗат мөмкинлекләре ачыла, ә режиссёр С.Өметбаев үзен Россия, бөтен дөнья күләмендә танылган пьесаларда сынап карый. 

1939 елда Мәскәүдә колхоз-совхоз театрларының Бөтенсоюз фестивале уздырыла. Анда баштагы ике турда җиңүче булган Татарстан, Башкортстан, Удмуртиянең 15 театры арасында Минзәлә театры да катнаша. С.Өметбаев тарафыннан Т.Гыйззәтнең «Чаткылар», Г.Камалның «Беренче театр» әсәрләре буенча куелган спектакльләрне фестиваль жюрие югары бәяли. Коллектив диплом һәм йөк машинасы белән бүләкләнә. Әлеге уңышлар, әлбәттә, күктән төшми. Алар баш режиссёрның тәүге адымнардан ук алган дөрес юнәлеше нәтиҗәсе, милли классиканы сәхнәләштерү өлкәсендә максатчан эзләнү җимеше. Сәнгать өлкәсендә илнең иң дәрәҗәле «Театр» журналының 1939 елгы 11-12 нче саннарында С.Өметбаев куйган әлеге спектакльләргә шактый күп урын бирелә. Анда режиссёрның уңышлы хезмәте белән бергә Г.Мөхәммәдиев (Рамай), Г.Сәетова (Маһисәрвәр), Х.Сәлимова (Гыйльмениса), М.Кичубаев (Гаяз) кебек артистартисткалар тудырган образлар уңай бәяләнә. 

Гитлерчы илбасарлар кинәт башлаган сугыш театрның үсешен шактый вакытка тоткарлый. Ирләр составы тулысы белән фронтка китә. Сабир Өметбаев та, иҗат планнарын билгесез вакытка кичектереп, хәрби диңгезче сыйфатында утка керергә тиеш була. Лейтенант С.Өметбаев узган авыр фронт юллары бары 1946 елның гыйнвар аенда гына тәмамлана.

Үзе төзегән театрга яңадан әйләнеп кайткан режиссёрның тәүге спектакльләре үк классик драматургия үрнәкләре нигезендә куела. Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә», Ж.Б.Мольерның «Ирексездән табиб», Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт», М.Горькийның «Васса Железнова», Х.Ибраһимовның «Башмагым» әсәрләре була алар. Монда инде иҗатка сусаган художникның бай фантазиясе, тәҗрибәсе өстенә тирән белем, дөнья мәдәниятен иңләрлек фикер киңлеге дә кирәк була. Бер-бер артлы дөнья күргән әлеге спектакльләр С.Өметбаевта саналган сыйфатларның җитәрлек булуын раслый. Бигрәк тә Германиядәге «давыл һәм кысрыклау» чорының ялкынлы вәкиле Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» романтик трагедиясе тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Мәхәббәт хисләренең бөеклеген дәлилләгән, шәхес иреген, азатлыгын буарга азапланган тираннарга каршы юнәлтелгән әсәр төп рольләрдә артистлар Г.Сәетова (Луиза), Т.Кичубаев (Фердинанд) башкаруында аеруча көчле яңгыраш ала. Шулай ук М.Горькийның баш рольләрдә артисткалар Х.Сәлимова (Васса), Р.Шакирова (Рашель), М.Кичубаев (Прохор) уйнаган «Васса Железнова» спектакле дә халыкта тирән тәэсир калдыра. Рус классик драматургиясенә игътибар алга таба да кимеми. С.Өметбаевның тынгысыз эзләнүләре нәтиҗәсендә сугыштан соңгы унъеллыкта әле моңа кадәр татар сәхнәсендә бөтенләй күрелмәгән Н.Гогольнең «Өйләнү», А.Островскийның «Бирнәсез кыз», «Тиенгә тилмергәндә – көтелмәгән байлык», «Кичеккән мәхәббәт», сирәк куелган «Гаепсез гаеплеләр» әсәрләре уңыш казана. Бу елларда Минзәлә театрының репертуарында Г.Камал, М.Фәйзи, Ш.Камал кебек классик драматургларыбызның «Банкрот», «Кызганыч», «Козгыннар оясында» кебек җитди социаль проблемалар күтәргән әсәрләре мөһим урын тоталар. Ә инде җиңел юмор, кайвакытта әче сатира алымнары кулланылган «Хаҗи әфәнде өйләнә», халкыбызның сүрелмәс моңына, традицияләренә нигезләнгән Х.Ибраһимовның «Башмагым» комедияләре Минзәлә театрының беренче адымнарыннан ук С.Өметбаев тарафыннан билгеләнгән музыкаль юнәлешне дәвам иттерәләр. 

Гомумән алганда, музыкальлек – теге яки бу дәрәҗәдә Минзәлә театрында С.Өметбаев куйган һәр спектакльгә диярлек хас сыйфат. Бу турыда театр белгечләре дә, сәнгать эшлеклеләре дә даими рәвештә әйтә киләләр. Мәсәлән, илленче еллар башында Казанда Г.Насрый һәм Җ.Фәйзинең «Идел буенда» музыкаль комедиясен карагач, халкыбызның яраткан композиторы С.Сәйдәшев болай ди: «Музыкаль әсәрләрне Академия театрында да болай уйный алмыйлар иде. Сездә музыка көчләре әйбәт икән. Мин дә сезнең театрга «Наёмщик»ны әзерләп бирәм әле». 

Кызганыч, бөек композиторыбыз вакытсыз вафат була, теләген тормышка ашыра алмый кала. Әмма аның театрга биргән югары бәясе әле дә игътибарга лаек. С.Өметбаевның милли классик драматургиябездәге «Зәңгәр шәл», «Галиябану», «Башмагым» кебек әсәрләргә кат-кат мөрәҗәгать иткәне мәгълүм. Бу эш илленче, алтмышынчы елларда да дәвам итә. 

1956 елда илдәге тоталитар режим фаш ителеп, гаепсезгә репрессиягә эләккән К.Тинчуринның иҗади мирасы халыкка кире кайтарыла. Шул ук елны аның «Зәңгәр шәл» мелодрамасы берьюлы ике театрда – режиссёр Ш.Сарымсаков тарафыннан Г.Камал һәм Минзәлә театрларында С.Өметбаев тарафыннан сәхнәгә куела. Көтмәгәндә иҗади ярышка чыккан коллективларның мөмкинлекләре, әлбәттә, икесенеке ике төрле. Шулай булса да, ике театр да 20 ел дәвамында сәхнәгә куелмый торган бу әсәрне кую, уйнау традицияләрен яңартырга, заман өзгән җепләрне ялгарга омтыла. Минзәлә театры спектаклендә традицион рухта чишелгән Булат, Мәйсәрә образларыннан тыш, артист М.Кичубаевның Ишан образы аеруча хәтердә кала. Режиссёр С.Өметбаев һәм М.Кичубаев шәрехләвендә ул диннең бәясен бик яхшы аңлый һәм халыкның ышанычын үзенең азгын теләкләрен тормышка ашыру өчен бик оста куллана белә торган хәйләкәр кеше буларак гәүдәләнә. Моның өстенә ул – ярлыларны гына түгел, авыл байларын да, Җиһанша кебек намуслары чиста булмаганнарны да кулда тота, үз максатларына буйсындыра белә торган нык холыклы, астыртын шәхес тә.
 

Ишан образы С.Өметбаевның «Зәңгәр шәл»не 1968 елда М.Мостафин белән бергә куйган спектаклендә тагын да баетыла. Тамашага традицияләргә тугрылыклы булган хәлдә, халык уеннары, җыр, бию, музыка күпләп кертелә. Тормыш-көнкүреш сәхнәләре күп кеше катнашкан эпизодлар белән аралаша. Драматик моментлар көлкеле күренешләр белән чиратлашып килә. Художник К.Камалетдиновның Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылы күренешләре – Җиһаншаның йорт-каралтылары, ерактан күренеп торган мәчет манарасы, урман күренеше. Ишанның бай ихатасы – тамашага өстәмә эстетик кыйммәт өсти, вакыйгалар урыныннан спектакльнең актив компонентына әверелә. Режиссёрлар актёрлар уенында бербөтен ансамбль тудыруга ирешәләр. Биредә М.Кичубаев, Х.Сәлимова, Р.Шакирова, М.Зәйнуллин кебек өлкәннәр белән бергә Мәйсәрә һәм Булат рольләрендә театрда әле чагыштырмача күптән түгел эшләгән А.Фәттахова һәм Р.Сабировлар зур уңыш казаналар. Аларның уенына эчке шигърият, беренче саф хисләр аһәңе, йөрәктән чыга торган музыкальлек хас була. 

«Зәңгәр шәл»дәге күп кенә сыйфатларны С.Өметбаевның Минзәләдәге иң соңгы саубуллашу җыры – Хәбибулла Ибраһимовның «Башмагым» музыкаль комедиясенә дә күчереп әйтеп булыр иде. Ике гашыйкның күрешүе, танышуы, кавышу өчен көрәше – үзәккә куелган гади тарих – режиссёр һәм иҗат коллективы тарафыннан үтә күренмәле, бәллүрдәй чиста, саф, шигъри поэмага әверелдерелә. Сәрвәр һәм Галимҗан рольләрен гаҗәеп нечкә, үзара аңлашып башкарган Ания һәм Мәүҗит Фәттаховлар дуэты чын мәгънәсендә спектакльнең затлы бизәгенә әйләнә. Ә аларга каршы көчне гәүдәләндерүче Кәрим исә М.Кичубаев башкаруында башкаларга өстән караучы, үзен бик белдекле, эшлекле санаучы, ләкин гаять надан һәм тупас, кара татар бае була. Актёр, тормыш-көнкүреш дөреслегенә тугрылык саклаган хәлдә беркадәр арттыру, купайту алымнарын да куллана һәм бу тамаша тукымасында бик урынлы тоела. 

Халкыбызның талантлы улы режиссёр Сабир Өметбаевның тууына 115 ел тулган көннәрдә, аның иҗатын янә бер кат барлап, кайбер нәтиҗәләр дә ясау зарур. Кырык елга якын гомерен иҗатка багышлаган күренекле сәхнә остасы сиксәнгә якын (төгәлрәк – 76) спектакльне сәхнәгә куйган. Куелган әсәрләрнең яртысы диярлек (32) – татар, рус һәм дөнья классикасы. Бу сан үзе генә дә режиссёрның киң иҗат диапазоны, югары профессиональлеге, фикер киңлеге турында сөйли. Әлеге спектакльләрдә никадәр актёрның осталыгы үскән, белеме тирәнәйгән, никадәр тамашачының дөньяга карашы киңәйгән, зәвыгы тәрбияләнгән дигән сүз.

Әле күптән түгел генә Минзәлә татар дәүләт драма театры тантаналы рәвештә үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Димәк, нигезенә тәүге ташларны  салган, театрны төзегән, үстергән режиссёр Сабир Өметбаевның традицияләр чишмәсе әле тибә, алдагы иҗат планнарын сугара дияргә була.

 

Гали АРСЛАНОВ,

Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев