Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ястүен көтә мәчетләр

Казага калды ахшам. Ястүен көтә мәчетләр Бүген дә яңабаштан.

Ястүен көтә мәчетләр,

Ишек ачучыларын.

Ишекне ачып керергә

Көчен табучыларын.

Җәннәткә барыр юлларның

Тарая барулары,

Эх тормыш, тормыш туганым.

Мең дә бер сәбәпләр табып,

Еракка агуларым.

Бәхеткә кыска юл эзләп,

Тапталып калган башлар. 
Ялгыштан сагышлар туган,

Ә сагыштан – каргышлар.

Җәһәннәм уты телләре

Кул сузым гына ара.

Яндырып ала да җанны,

Кабат суларга сала...

Кояш баткан, ай калыккан.

Казага калды ахшам.

Ястүен көтә мәчетләр

Бүген дә яңабаштан.
 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев