ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Теләкәй морза утардагы зур йорт эчендә аранга ябылган айгыр шикелле әрле-бирле йөренә, кайчагында ике як чигәсен кысып, сындай катып кала. Ни эшләргә, нинди генә гамәл кылырга соң?
3
Уфага төбәп юлга чыгуга ук, Чәрмәсән елгасы буенда төн кунарга тукталгач, Теләкәй морза җитәкләгән нөгәргә Чакмагыш, Бүздәк белән Тәтешле яугирләре килеп кушылды.
– Нинди җәдид фәрман икән соң ул, берәр озынколак аның турында хәбәр китереп ирештермәдеме? – дип сорашырга ябыштылар.
– Без дә сезнең кеби гади инсаннар шул, – дип, гәрәйлеләр дә иңбашларын сикертеп куярга мәҗбүр булды...
Казый мәчете Уфага җитәргә ике фәрсах ара якынрак урнашкан. Гәрәй, Елан, Байлар олысларыннан кузгалган җайдаклар килеп җиткәндә, Бәрсуан елгасы буендагы уйсулыкны дистәләгән чатыр каплап алган иде. Гади яугирләр һәм туснак көтүчеләр хуҗалар өчен чатыр кора башлады, ә Теләкәй морза камчысын итек кунычына кыстырып кына, өлгеррәк аксакаллар белән күрешергә китте. Себер юлындагы Бүләкәй олысыннан ук кузгалган ахун Сәгыйт Җәгъфәр хәзрәтне Теләкәйнең инде дүрт-биш ел чамасы күргәне юк иде, билгеле, янына килеп җитүгә үк аны кочагына алды.
– Ихтирамым чиксез сиңа, шанлы Җәгъфәр углы. Аллаһы Тәгалә үзеңне ярдәменнән генә аермасын.
Сәгыйт хәзрәт Теләкәй белән бергә теге вакытта Кырым походына да барган иде. Анда ахун булып йөрде, әмма төнге учак тирәсендә моңланып утырган чагында тезгән сүзләре үтә сәер вә әрнүле иде.
– Казан каласын аяк астына салып, барча болгар-татар җирләренә хуҗа булып алгач, мин ошбу кяферләрне безнең халыкны талаудан туктар, адым саен күзебезгә төртеп, ата-бабаларыбыз үз иреге хакына алып барган җан саклау яулары өчен үч алмас, динебезне рәнҗетмәс, тулаем әйткәндә, безне үз тиңедәй күреп гомер итәсенә өмет баглый идем. Безне, болгар-татар халкын, шулар «бүре баласын бүреккә салсаң да, ул урман ягына карый», дип мыскыл иткән була. Ә үзләре чүл бүресеннән дә гоҗрак, тиреңне генә түгел, сөякләреңне дә калдырмый...
Казый мәчетендә уздырылган намазларның берсен шушы Сәгыйт хәзрәткә тапшырдылар. Ә мәчеттән чыксалар, Уфа каласыннан инде дворяннар да килеп җиткән. Арада Теләкәйгә бик күптәннән таныш бояр Молоствов та бар. Ун ел элек Кырым походына шуның кул астына басып барганнар иде бит, бернинди җиңүгә дә ирешә алмыйча, көзге яңгыр астына эләккән чебеш көтүе урынына куып кайтардылар. Ә хәзер, әнә, Молоствов түрә койма өстенә менеп кунаклаган күркәгә тиң. Якасы чәшке тиреләре белән каймаланган затлы җиләнгә төренгән. Кулында – ап-ак бишбармаклар, асылташлар белән бизәлгән көмеш таяк. Аягы тузанга батмасын йә таеп китмәсен, дигәннәрдер инде, ул килеп туктаган көймәле арба белән калкулыктагы биек мөнбәр арасына кызыл келәм дә җәеп куйганнар.
Молоствов – воевода түгел, аның төп ярдәмчесе генә. Воевода үзе вакланмаган. Ул юк икән, димәк, мөселман старшиналары һәм морзалар алдында Молоствов – иң зур түмгәк. Ниндидер бер укчылар сибае5 мөселманнарны кисәткәннән соң гына, җыен мөнбәренә шушы түрәне чакырып чыгардылар.
– Мин сезнең бик күбегез белән Кырымга кадәр сузылган яу походын кичтем, сезнең нинди батырлар токымыннан икәнлекне үз күзләрем белән күреп беләм, – дип, татар, башкорт, мари, чуваш старшиналарының салпы ягына салам кыстырудан башлап җибәрде ул. – Менә өч ай элек илнең мәркәзендә бөек падишаһыбыз Алексей Михайловичтан соң аның урынына тәхеткә утыртылган угылы Фёдор Алексеевич та көтмәгәндә, егерме яшендә вафат булып куйды. Мәрәсим атналарыннан соң боярлар думасы тәхетне мәрхүм Фёдор Алексеевичның бертуган энекәшләре Иван белән Пётр Алексеевичларга тапшырырга карар кылды. Ошбу тарихи җиде мең дә өч йөз туксанынчы елның6 егерме алтынчы июнь көнендә генә, менә, бертуганнарның икесенә дә Мәскәү Кремленең Успенья соборында изге таҗ кидерделәр. Падишаһларыбызның икесе тиң рус дәүләтенә тугры хезмәт итәргә ант китерде.
--------------
5 Сибай – офицер яисә хәрби төркем башлыгы.
– Нишләп бер тәхеттә ике патша соң ул? Ошбу гамәл бер хатынның күңелен ике ир чиратлап күргән шикелле була лабаса ул, – дип, Йәнәй олысыннан килгән старшина үзалдына сөйләнгәндәй кыбырсып алган иде дә, тавышының гайрәтен чамалап өлгермәгән, ахры, сүзләре дилбегә буе ераклыкта торган ирләргә дә ишетелерлек булып яңгырады. Байтак ирләр җиң очларына гына пырхылдап көлеп алды, мөнбәрдәге хуҗа үз тавышын яман кырыслатты.
– Мәрхүм падишаһыбыз Фёдор Алексеевич гел-гел чирләп торгач, авыр туфрагы җиңел булсын, яңа җирләр яулау ниятеннән бер генә әрсез күршебезгә каршы да сугыш алып барырга җөрьәт итмәде, нәтиҗәдә ил казнасы таба өстедәй такыр хәлдә торып калды. Шул сәбәпле яңа падишаһларыбыз олы гамәлләргә кузгалырдай мая туплау өчен иксезчиксез илебез биләмәләренең бер өлешен чиркәү вә монастырьлар карамагына бүлеп бирергә мәҗбүр булды. Иван Алексеевич белән Пётр Алексеевич галиҗәнапларының изге фәрманы Казан илә Уфа воеводалыкларын да урап үтә алмый. Ошбу олуг фәрман буенча, Чулман белән Агыйдел буенда да яңа монастырьлар барлыкка киләчәк, моңарчы падишаһларның кулы килеп җитә алмаган берничә салада изге чиркәүләребез калкып чыгачак...
– Монысы ни дигән сүз тагын? Боярлар хөкүмәте Әләкси патшаның кырык-илле санә элек олуг фәрман белән беркеткән безнең кануни биләмәләребезне чиркәүләргә саткан булып акча сугамыни? Әләкси патша безгә биргән фәрманнарга борын аслары да кипмәгән ике малай ант иткән буламы? Уң кул ни кылганны сулы белми, ниткән уен соң бу? – дип, инде артык түзеп тора алмыйча, Теләкәй морза да үз сүзен кистереп әйтте.
Аны шундук башка старшиналар да эләктереп алды.
– Мөселманнар җиренә китереп, чиркәү илә монастырлар салырга, безне яңа кирмәннәр илә уратып алырга җыенасызмы әллә?
– Мөселманны талап, һаман да шул нәсара7 атакайларын баету гына бит бу!
– Тәхеткә яңа падишаһлар менде дигәч тә, алар үз аталары язып калдырган фәрманнарны, аның антын аяк астына салып таптый икән!
– Бүгенге падишаһларның ошбу гамәле мөселман халкына бирелгән биләмәләр хисабына боярлар кесәсен генә баету була лабаса! Кайсы яклап борып карасаң да, бу бит безне, мөселманны талау!..
-------------
6 Христос туудан башлап саналган 7390 ел Юлианча 1682 елга туры килә.
7 Нәсара – татарлар христиан дине вәкилләрен элек шулай атаган.
Воевода ярдәмчесе Молоствов старшиналарның дәһшәт тулы йөзен, йодрык болгауларын күреп алуга ук өшәнеп калган иде, куркуын сиздермәс өчен янындарак басып торган бер офицер белән ни турындадыр пышылдашкан булды. Аннары Уфа каласы ягына борылды, көмеш таягын югары күтәреп, кемгәдер хәбәр салды, берникадәр мизгелдән соң ук Бәрсуан елгасы ярында бер йөз чамасы укчы пәйда булды. Аларның кулында утчагыр мылтыклар шәйләүгә, янә Теләкәй морза корычтай аваз салды.
– Без ваевуда Каркадин чакырган җыенга коралларсыз килдек, иллә мәгәр ялчы Молоствов ише боярны гына бөгәрлек егәребез бардыр.
Теләкәй икенче мизгелдә үк сикереп кузгалды да, бер кулы белән Молоствовны үзенең кочагына сосып алды, аннары итек кунычыннан ялтырап торган хәнҗәр тартып чыгарды һәм аны боярның бугазына илтеп терәде.
– Сак көчекләреңә кире чигенергә әмер бир, югыйсә иң әүвәл үзеңне суячакмын!
– Укчылар, чигенегез, чиген! Ялгыш ут ачмагыз! Старшиналар коралсыз килгән булган...
Ике-өч минуттан соң Молоствов көймәле арбасына кереп утырды да, ике пар ат җигелгән олы олау Уфа каласы ягына чабып китеп барды. Теләкәй морза әүвәл ым кагып кына үз янына Сәгыйт хәзрәтне чакырып алды да башка старшиналарның һәммәсенә ишетелерлек итеп, соңгы сүзен әйтте.
– Боярларның этлегенә барчагыз да шаһит булдыгыз. Без – коралсыз килгән халык, заяга кан түкмәс өчен бүген таралабыз. Ләкин тиз арада кара тунга төренгән, җирән сакаллы атакайлар килеп җитми калмас, шул чагында морзалар да үз авазын салыр. Моннан ары Казый мәчете янында түгел, шаукымлырак җирдә тупланырбыз...
4
Теләкәй морза су өстенә карап, үз йөзен күргәндәй белеп торган икән. Шәбез буендагы утарына кайтып, атна-ун көн чамасы да вакыт узмагандыр, Чулман ярындагы Сарапул ягыннан хәбәр килеп җитте.
«Пермь каласыннан ун баркаска утырган укчылар вә поплар килеп төште. Аларның бер кыйсеме Зыязетдин морза биләмәсендәге җирләрне казып, баганалар утырта башлады, анда ирләр монастыре төзеләчәк икән. Калган икенче зур нөгәр Ижау янәшәсендәге Пәрәү бистәсенә таба төбәп китте, алары Яуш морза биләмәсендә хатыннар монастыре төзергә ният итә икән...»
Янә бер атнадан тагын яңа хәбәр:
«Пәнҗәр авылында Талби морза биләмәсенең уртасында агач чиркәү төзи башлаганнар...»
Теләкәй морза утардагы зур йорт эчендә аранга ябылган айгыр шикелле әрле-бирле йөренә, кайчагында ике як чигәсен кысып, сындай катып кала. Ни эшләргә, нинди генә гамәл кылырга соң? Ул – Агыйдел буендагы иң зур җирбиләүче. Биләмәсенең мәйданы илле мең дисәтинә булып исәпләнә. Бер өлеше атасы Улакайдан ук мирас булып калды, аңа өстәп, әллә ни кадәр җирләрне туснаклардан, өлешенә тигән яланнарны да эшкәртмичә яткан эт борчасыдай ялкау кавемдәшләреннән сатып алды. Шул биләмәләрендә бүген гомум саны ун мең башка тулган елкы көтүләре утлап йөри. Аның байлыгыннан йөзәрләгән старшина һәм сәүдәгәрләр көнләшә. Ләкин нәкъ менә шулар Теләкәй морзадан иң беренче итеп сүз көтә бит. Чөнки иң саллы, иң гаярь үгез кузгалса гына, көтүдәге сыер, сарык-бәрән, инеш суына егылып төшкән йомычка шикелле, аның давылына сосылып иярәчәк. Әгәр инде син дә олы башың белән кузгалмыйсың икән, ярлы-ябагайлар, яртылаш җиргә сеңгән йорт аламасының түбәсе тишек булмаганга шөкранә кылып утыручы вак-төяк куркак җаннар да таяк күрсәтүгә кача торган эт өеренә иярәчәк түгел. Димәк, син әйдәүче, син әләмче булсаң, хуш, меңләгән елкы көтүләре, хуш, буйсынуны белмәс газиз башым!..
(Дәвамы бар)
"КУ" 10,2023
Фото: unsplash
Теги: проза роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев