Логотип Казан Утлары
Хикәя

РАННУР (хикәя)

Шул көннән башлап, тәүлегенә биш мәртәбә Раннур әйтүендә «Рамай», «Шахта», «Галиябану», «Иске Кара урман», «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк» көйләрен хәтерләткән азан яңгырый башлады. Шулай ярты ел үтеп китте. Раннурның җырга булган мәхәббәте аны Аллаһы Тәгаләгә якынайта, аның белән бәйләп тота кебек тоела башлады.

Мәдәният йортыннан эштән куып чыгарылганнан соң, Раннурның яшәү мәгънәсе калмады.

Раннур унсигез яшеннән сәнгать җитәкчесе булып хезмәт итте. Баянда уйный, спектакльләр куя, бәйрәм концертлары оештыра, ә иң мөһиме, җырлый иде! Ул сәгатьләр буе җырлый ала. Бернинди һөнәри белеме юк, әмма һәрбер халык җырындагы борманы белә, тавышын бөдрәләтеп, чигү чиккән сыман җырлый иде. Озын җырларны сузып җибәрсә, залдагы бөтен әбиләр яшьләрен тыя алмыйча, күзләрен сөрткәлиләр иде. Раннур аларның елаганнарын белеп, күңелләренә тагы да тирәнрәк үтеп керер өчен пышылдап диярлек җырлый башлый иде. Җырның аеруча хисле җирләре шулай иткәндә отышлырак яңгырый дип саный иде ул. Әмма аның тавышы көр. Шуңа ул нечкә пышылдауны көчле яңгыраш белән чиратлаштырып барды – бертөрлелектән качып, тамашачыга йоклап китәргә сәбәп бирми иде. Шаян җырларны да ул бик оста башкарды. Андый җырларны башкарганда, ул бик оста итеп кашларын сикерткәли, мут кына күз кыса һәм шундый самими чырай ясый иде, моны күргән һәрбер авыл хатын-кызы аңа һичшиксез гашыйк була. Кыскасы, сәхнәгә Раннур хуҗа иде.

Аны эштән куганнан соң ул сәхнәдән җиргә төште дә өенә кайтып китте.

Беркем белән бер сүз сөйләшмәде – бер атна ябылып эчте. Мунчада. Каршына баянын куеп. Ничек кенә уйныйсы килсә дә, ул кулына баянын алырга кыймады. Кырык сигез яшендә аны маңкасы да кипмәгән бер малай-шалайга алыштырырлар дип уйлый ала идеме соң ул? Ул малайның кулындагы кәгазь кисәге (диплом) аңарда булмаганга гына, Раннур кадәр Раннурның профессионал түгеллеген күз алдына китерү мөмкинме?!

Бер атнадан мәдәният йортында концерт булачагы турында игълан чыгарып элделәр. Раннур ахыргача карышты, чөнки мәдәният йортына ике аягымның берсен дә атламаячакмын дип әйтеп ташлаган иде.

Әлбәттә, ул концертка барды. Иң соңгы булып килде. Соңгы рәткә кереп утырды да утыргычына сеңде. Утыз елга беренче тапкыр ул биредә тамашачы ролендә иде. Тамашачының колакларын ярырлык итеп музыканы кычкыртып куюларын, аны кисәк өзүләрен, атлаган саен микрофон чинавын күзәтеп, ул үлә язды. Яңа гына табадан төшкән дипломлы «профессионал»ның фонограммага бик зәвыксыз итеп җырлавы соңгы тамчы булды. Моны күзәткәндә, Раннурның йөрәге җилдә бәргәләнгә көзге яфрак хәлендә иде. Менә өзеләм, менә өзеләм дип типте аның йөрәге. Ул сөйрәлеп кенә, өенә кайтып китте һәм кабат бер атна тоташтан эчте. Мунчасына бикләнеп эчте һәм җырлады. Әби-карчыклар мунча артындагы эскәмиягә җыелып, Раннурның күкрәген чәрдәкләгән моңнан күз яшьләренә буылып, көнбагыш чиртә-чиртә, аның җырлавын тыңладылар.

Ә төн белән таң арасында, җирдән куе томан күтәрелгәндә, ул авыл урамнарын урап йөри, тәрәзәләргә озаклап карап тора башлады. Һәрбер тәрәзә артында ким дигәндә ике-өч кеше – Раннур аларга шундый матур итеп җырлый алган булыр иде. Бары бер тәрәзәдә генә ут эленгән, ул да булса мәчет иде. Ул һәр иртәне мәчет каршына басып, мәзиннең азан әйткәнен көтә башлады. Мәчеттә бик әйбәт тавыш аппаратурасы. Иганәчеләр бүләк иткән иде. Раннур әле ул чакларда шундый әйбәт аппаратураны аңа клубка түгел, мәчеткә бүләк иткәнгә рәнҗеп йөрде.

Шундый иртәләрнең берсендә азан әйткәнне көтеп торган Раннур каршына мәзин карт килеп басты. Ике кулын сузып күреште. Күзләренә карап торды да:

– Иртәгә кил. Аек булсаң, азан әйтерсең, – диде.

– Хәзер менә... – дип уйлап куйды да, кабаланып, өенә атлады Раннур. Ә аны куып барган сыман аркасына таушалган картның яхшы аппаратурадан яңгыраган азаны бәрелә иде.

Раннур мәчеткә барырга җыенмаса да, иртәгесе көнне тамчы да эчмәде. Эчү дә туйдырды дип уйлады ул.

Көн бик озын, киче чиксез, ә төн – мәңгелек булып тоелды.

Ә таң беленер алдыннан ул, әлбәттә, авылны урап кайтырга чыкты. Аяклары аны үзләреннән-үзләре мәчет каршысына китереп бастырдылар. Мәзин карт гаҗәпләнү сиздермәде, аның артыннан барырга кушып, мәчеткә кереп китте, Раннур аның артыннан иярде.

Озак еллар дәвамында авыл мәзин картның азанына изрәп йоклый бирә иде. Бу иртәне исә авылдашлар урыннарында кыбырсыды, кайберәүләр исә, үзләре дә аңышмыйча, гадәттән тыш иртә уяндылар.

Манарага беркетелгән репродуктордан Раннур башкаруында азан яңгырый иде. Моны беренче ишеткән кешеләр Раннур азанының сәер яңгырашын аңламый тордылар. Ә очлы колаклылары исә, бу азанда «Әллүки» көен ишетеп алдылар. Шул көннән башлап, тәүлегенә биш мәртәбә Раннур әйтүендә «Рамай», «Шахта», «Галиябану», «Иске Кара урман», «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк» көйләрен хәтерләткән азан яңгырый башлады. Раннур азан сүзләрен бик оста итеп халык көйләренең бормаларына салып әйтә иде. Ул бик тырышып, бөтен авыл тыңлаганын аңлап башкара иде бу эшне. Әйбәт микрофон, яхшы тавыш аппаратурасы аңа җан рәхәте бирә иде.

Шулай ярты ел үтеп китте. Раннурның җырга булган мәхәббәте аны Аллаһы Тәгаләгә якынайта, аның белән бәйләп тота кебек тоела башлады. Ул намаз тәртипләрен өйрәнергә тотынды. Һәм шуннан соң гына чын күңелдән Аллага ышана башлады!   

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин!!! Шәп, мәгънәле!