ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (роман)
– Әй, син, Салам торхан! Бергә-бер алышны синең кебек аркан ташлап уздыралармыни? Йөзгә-йөз килеп орышырга кодрәтең җитмиме? – дип оран салды Теләкәй ул чагында.
Беренче бәйләм
1
Теләкәй морза нәни Акайны мыек очы белән кытыклап уятты.
– Кояш өй түбәсенә менеп җитте бит инде, күзеңне ач, олан. Бүген зур-зур кунаклар каршылыйсы бар, синең очлым1-көбәләреңне мин киярменмени? Алай бик юмарт кылансаң, Наяныңның биленә дә мин сикереп атланырмын әле.
Арада «Наян» дигән сүз нәни Акайның йөзенә су бөркегәндәй тәэсир итте ахры, икенче мизгелдә үк ул бабасының муенын кочып алды.
– Мин юри генә йоклаганга сабышып яттым, бабакай. Наянны да, көбәмне дә бирмим. Минем көбә синең терсәгеңә кияргә дә ярамый ла ул. Син имән агачы сыман алагаем дәү бит.
Теләкәй оныгын күкрәгенә кочты. Акай да ялындырып тормады, күз ачып йомганчы, бабасының кочагына томырылып, кул-аяклары белән үк кочаклап та алды.
– Син, чынлап та, бүген матур көбәңне дә ки, очлымыңны да эләктер, балакаем. Кунакларым бик күп булачак бит. Пәнҗәрдәге Гайни, Әгерҗедәге Халик старшиналарны чакырдым. Аллаһ боерса, Бакалы кирмәне янындагы Ногай бәк тә килми калмам, дигән хәбәр салды.
Тагын Минзәлә ягыннан да килеп җитәчәкләр. Cөн буендагы Байсар белән Кыргыз, Ык вә Агыйдел ягыннан Мөшегә һәм Өшәр хуҗалары – берсе-бер килми калмас. Әйдә әле, без синең белән аларны җиренә җиткереп каршы ала белик, шулаймы, балакаем? – Шулай, бабам, син тотынсаң, иң карт наратны да тамыры белән йолкып аласың бит.
-------------
1 Очлым – шлем.
– И-и, арттырасың инде, арттырасың.
– Һи, үзең дә очлымыңны киям, Наянымны үзеңә алам, дип арттырасың ласа.
Кочакларыннан аерылмаган килеш көлешә-көлешә, бабай белән онык олы якка чыкты, ә анда Күчем морза елмаеп тик тора.
– Болай иркәли-иркәли, валлаһидыр, минем улымны бозып бетерәсең инде, әткәй.
– Бәла юк, улыкаем. Бабай куенында үскән затлы оланны зәмһәрир салкыннарда да кырау суга алмас. Бәхете белән камил зиһенле вә исән-сау үссен.
Акай атасы Күчем кочагына күчкәч, Теләкәй кырысланып калгандай тоелды, йөзенә төбәлмичә генә улы белән киңәшкәндәй итте.
– Без Тәтеш күле буендагы Гайзетдин, Табын авылындагы Киек морзаларга да чапкын куган идек бит, берсе – малайны сөннәткә утыртам, икенчесе билемне кузгаттым, дип хәйлә тапкан. Алдан көйләнгән каекка тиешле сандагы ишкәкчеләр кереп утырмаса, каекның бер якка каерып йә салулап хәрәкәт итүе дә бар. Каегыбыз барыбер дә капланмас, ярга да борыны белән төртелеп тукталмас. Иллә мәгәр һәр адәмнең урында булуы күпкә хәерлерәк.
– Кайгырма, әткәй, чакырган вакытка килеп җитми калмаслар. Сылтау табулары да үзләренең бәясен күтәрү генә булмагае.
– Әкәмәт, шул хәчтерүшләр дә Теләкәй морза белән бил алышмакчымы?
– Алай түгел инде. Шөлләмичә, синең белән кайсы сантый гына бил алышсын?
Берникадәр дәшми басып торгач, барыбер дә ата кеше иң беренче дәште.
– Әйдә, кунакларны каршы алырга әзер торыйк, улым...
Ваемсыз рәвештә кеткелдәп куярга да өлгерә алмый калдылар, утар капкасы янында әүвәл ат пошкырган, аның артыннан ук сөрән салган аваз ишетелде.
– Теләкәй бәк! Ваевуда-баяр Коркытдиныф хәзрәтләренең шәхси чапкыны мин. Ул үзенең кул астындагы барча ыстаршиналарны да Казый мәчете янына дәшә. Мәскәүдә Иван белән Пётр патша җәнаплары яңа фәрман чыгарган, ул тәү чиратта Теләкәй кеби морзаларга кагыла, андый олуг фәрман игълан ителүне барча ил агалары да килеп тыңларга тиешле, ди...
Ялан якка чыгып, Күчем капканы ачып куярга өлгергән иде инде, йөгән очын капкадагы тимер ыргакларга да эләктереп тормыйча, ихатага сакал-мыеклары бик үк чалармаган чапкын узды. Шактый озак һәм каударланып чапкандыр, чалбар балаклары урыны-урыны белән тозланып ук тора. Куллар биреп сәламләшүгә үк, лапас ягында аунаган бүкәннәргә тезелеп утырдылар.
– Мәркәздә Фёдор падишаһ берничә көн элек кенә дөнья куйган, дигәннәр иде бит, – дип көрсенгәндәй тавыш чыгарып, сүзне, әлбәттә, Теләкәй хуҗа үзе башлап китте.
– Әле яңа падишаһларны антка китерү, аларга таҗ кидерү турында бер хәбәр дә килеп ирешмәде, ә җиһанның яңа кендекләре кай арада гына фәрман чыгарырлык зиһен җыеп өлгерде икән соң?
Билгеле ки, улы Күчем дә, чапкын ир-егет тә бертөрле дә җавап кайтармады. Ничарадан бичара рәвештә Теләкәй морза һаман үзе тезде.
– Ул Каркадин воевода эргәсендә дә яңа фәрман турында сыңар гына да сүз булмадымыни? Безнең халыкка ниндидер ташлама ясардай вә тураеп басардай фәрман булуы бик тә икеледер. Шулай булгач, мотлак, мөселманга зыян-зәүрәт салырдай фәрман гына яңгыравы мөмкин. Мотлак, хәвефледер...
Воевода чапкыны аталы-уллы морзаларны юатырдай мәгълүматка ия түгел иде, кул да бирешмичә сүзсез генә хушлаштылар.
2
Бәрсуан елгасы буендагы Казый мәчете – Агыйдел, Өфе, Дим вә Әй елгалары буенда яшәгән барча мөселман өчен истәлекле һәм дә изге урын. Уфа, Минзәлә, Бөре вә Бәләбәй тирәләрендә, яисә Уфа белән Казан арасындагы барча олысларда яшәүче, авыллар тотучы барча старшиналар вә ил агалары һәр ел саен диярлек шунда җыела торган изге бер гадәт бар. Анда иң танылган сәет вә ишаннарның Коръән шәрифтән сүрә вә вәгазь укуларын гына тыңлап калмыйлар, мөселман халкына падишаһ галиҗәнаплары төшергән фәрманнарны, алдагы мәгыйшәттә булачак үзгәрешләр белән дә танышалар иде. Шунда ук барча олысларга җиткерелгән салым күләме дә тикшерелә, хөкүмәт ниндидер елга өстендә күпер төзү, кайсы кирмәннәр арасында киңәйтелгән юллар күтәрү өчен ирләр вә олаулар, гаскәргә дип сайланган яу атлары, көбә яисә шайман2 таләп итсә, андый йөкнең барчасын старшиналар арасында бүлешәләр иде. Кайсыбер елларда Уфа белән Казан арасындагы авыллардан җыеп, аерым алай вә нөгәрләр3 озату турында да фәрман төшерделәр. Шундый бер фәрманнан соң Теләкәй морзаның да ун ел чамасы элек кырым татарларына каршы яуга китеп, андагы бер кылыч орышында сыңар күзле пәһлеван белән алышка чыкканы да булды...
Көтмәгәндә килеп чыкты ул хәл. Теләкәй үзе белән алган өч аргамагының берсе янында буталып калган иде. Атның бәкәл асты юлда ниндидер ярык таш яисә такта арасына сыдырылып шешкән дә үлекли үк башлаган. Көтүче һәм пешекчеләренә генә ышанмыйча, Теләкәй шул аргамакны чатырлар корылган аланлыктан читкә алып чыкты да, туснаклар4 йөгән вә ялларыннан тотып торган чакта, пычак белән сызып, бәкәл астындагы шешне ярып җибәрде, ә аннары инде атны биетә-биетә, җыелган бар үлеген тышка сытып чыгарды. Соңыннан җәрәхәт өстенә күп итеп көл сипте, аю мае сөртте. Менә шушы бәладән котылганнан соң гына ул алыш булачак мәйдан түренә атлап узган иде. Караса, сыңар күзле пәһлеван ниндидер рус укчысын аркан ташлап, кармакка эләктергән дә, ияренә таккан корбанын үкертә-чината, үз гаскәре ягына өстерәп бара.
– Әй, син, Салам торхан! Бергә-бер алышны синең кебек аркан ташлап уздыралармыни? Йөзгә-йөз килеп орышырга кодрәтең җитмиме? – дип оран салды Теләкәй ул чагында.
Тугандаш халык морзасының гөбедән чыккандай яңгыравык тавышын сыңар күзле пәһлеван да ишетми калмады. Ул, кырт борылып, әрсез дошман ягына исән калган күзен төбәде дә, ихахайлап көлә-көлә, Теләкәй өстенә үт әчесен койды.
– Ә син, кәрлә, мине акылга утыртырга җөрьәт итәсеңме?
– Син чебеш кебек өтек рус укчысын түгел, менә миндәй карт имәнне тамырыннан кымшатып кара, – дип, Теләкәй инде мәйдан уртасына атылып та чыкты.
Кырым пәһлеваны кулындагы арканны ычкындыруга ук әсир рус укчысы тиен кебек кенә итеп элмәктән ычкынды да күз ачып йомган арада үз сугышчылары арасына чумып юк булды. Җирле пәһлеван «кәрлә» дип кимсетергә маташса да, Теләкәй буйга чынында да әлләни зур түгел, әмма җиргә йөзәрләгән тамыры белән ябышкан имәндәй нык иде. Җайдаклар бер-берсенә каршы чаба башлауга ук Теләкәй кулындагы имән чукмар белән сугып, Кырым пәһлеванын ияреннән очырып төшерде. Теге исзиһенен җыйган арада Теләкәй аның бугазына кыска саплы сөңге угын китереп терәде, аннары шук малайга сабак биргән хәлфә тавышы белән соңгы сүзен әйтте.
– Мин монда үз туганымның башына җитәргә дип килмәдем. Мине яу сәфәреннән котылып кала алмау мескенлеге, чарасызлык куып китерде. Кырымлыларның бездәге татарга да, башкорт илә чирмешкә дә зыян салганы юк, мин дә зәүрәт салмыйм. Иллә мәгәр орыш-яулар кузгаласы булса, миндәй кәрләдән ерактарак йөр, яме, туган...
Молоствов атлы полк башлыгы мондый сатлык орыш остасын соңыннан үз янына чакырып пешермәкче булган иде дә, каршында ике як җилкәсенә дәү-дәү ирләрне утыртып әйләндерердәй Теләкәйне күргәч, кул гына селтәде.
– Русского стрельца спас от неминуемой смерти, за это тебе огромная благодарность...
Соңыннан теге рус укчысы аны үзе эзләп килде.
– Ул сукыр төрек мине үз лагерьларына алып чыгуга ук суеп үтерер дип, шыр җибәргән идем, ярый син коткардың.
– Каян килгән төрек икән соң ул, ничек уйлап таптың, кем котыртты? – дип, Теләкәй бар ачуы белән инде моның өстенә ябырылган иде, бичара укчы аптыраудан үзе дә җебеп төште.
– Соң, монда бөтен бояр вә кенәзләр безне «кырымлылар төрек янычарларын яллаган, алар үзләре генә безнең өч-дүрт полкка да каршы тора алмый», дип, гел-гел котырта бит. Чынлыкта мин төрек белән кырым татарын да, хәтта сине дә кырымлылардан һич аера алмыйм.
Беркадәр тын алганнан соң гына янә кулын сузды.
– Миңа үз укчыларым янына кайтырга вакыт. Алай-болай булса, ярдәмгә атлыгу өчен хәзер минем чират.
Аннан өстәп куйды:
– Коры кул белән килгәнгә гаепләмә инде. Мөгаен, кирәгем дә чыкмас. Әмма барыбер белеп кал, минем исемем Фёдор.
Теләкәй кул сузды.
– Ә мин – Теләкәй морза. Хәер, синең өчен морза түгел инде... Гаҗәп, ул чакта яу сәфәрендә шактый озак айлар йөрделәр, ә укчы Фёдор бүтәнчә бер дә күзгә чалынмады...
-------------
2 Шайман – сугыш киеме. Шул ук вакытта хәрби коралларны да элек шундый ук бер сүз белән атаганнар.
3 Алай вә нөгәр – полк һәм отряд.
4 Туснак – шыр хәерче, ялланып көн күрүче.
(Дәвамы бар)
"КУ" 10, 2023
Фото:unsplash
Теги: проза тарихи роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев