05 (май), 2026
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Кабахәтне дә яраталар. Повесть. .................3
Ренат ХАРИС. И Туган тел. Поэма. ............................................................42
Роза МУЛЛАНУРОВА. Ярсый-ярсый канат кагынып... Повесть. ..............48
Рәзинә МӨХИЯР. Шигъри очкын һаман талпына... Шигырьләр. .............92
Венера МАКАРОВА. Ут. Хикәя. ..................................................................96
Гөлназ НУРИЕВА. Җир сеңдерә бит ул барын да... Шигырьләр. ..........115
Гомәр ДАУТОВ. Олы юл буйлап. Документаль повесть. ........................119
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА. Килер көннәремне нурга күмеп... Шигырьләр. ...........146
Марсель БАКИРОВ. Татар барда хәтәр бар. (Марсель Галиевның «Рух» китабына бәяләмә). ...149
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. ХХ гасыр башы журналларында татар дөньяви фәлсәфи фикере
формалашу («Шура» һәм «Аң» мисалында). ...............................................161
«Чулман» балкышы. Алабуга районы иҗатчыларының шигырьләре.
(Тәҗрия Җәләеваның кереш сүзе белән). ..................................................170
Айгөл СОФИЙСКАЯ. Галиҗәнап моң сакчысы. ..........................................176
Г.Тукайның Мәскәүдәге һәйкәле. Сәхифәне Ландыш ӘБҮДӘРОВА әзерләде ........................179
Фотоархив: «Казан утлары» архивыннан. ..................................................180
Эльмира ЗАКИРОВА. Болар бар да Зөлфәт абый инде!.. ......................182
Шаян сәхифә: Гүзәл СӨНГАТУЛЛИНА. Юморескалар. ...........................185
Көлдереп уйга салды. (Гамил Афзалның тууына – 105 ел). ..................188
Йөрткән аны язмышлар. (Тәүфикъ Әйдинең тууына – 85 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ...................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. Сәхифәне Вакыйф НУРИЕВ әзерләде. ......................190
-
Ил чакырса
Сынатмаган безнең көчле затлар, Авырлыкта булган рухы сау. Исән-имин җиңеп кайтыгыз! Сезне көтә туган йортыгыз. -
Күңелем эзли...
Сандугачлы җәйге бу кичләр Ялгыз башка авыр тоела. Ялгыз чакта авыр узалар Сагыну белән тулы таңнарым. -
ГАЛИҖӘНАП МОҢ САКЧЫСЫ
2026 елның 1 маенда Солтан Габәшинең тууына 135 ел тула. «Казан утлары» журналының март-апрель саннарында соңгы елларда әдәбият сөючеләрне халкыбызның күренекле шәхесләре турында әсәрләр белән сөендергән язучы Рафис Корбанның мәшһүр якташы турында «Саташкан кәккүк» дигән романын укыдык. Бу әсәр халкыбызның беренче профессиональ композиторын яңадан халыкка кайтару юлында икенче зур хезмәт булып тора. -
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повесть)
Ел фасылы гына димә, гомернең дә көзе җиткән икән шул. Урам тып-тын. Машина гөрелтесе колакка чалынмады... «Кайтмадылар! – дип куйды ул үзалдына. – Бүген дә кайтмадылар». -
Мин үткәннән
Тыпырчына торган йөрәк барда чаптар рухы яши минем кызу канда. Сәгать телен ияремә алам, көн туздырып, үткәннәргә таба чабам... -
Таң сылуы булам
Югалалмам тузан бөртегедәй, өермәле җил күтәрәм дисә. Таң сылуы булам үз илемдә, мең ярсудан туган җаным исән. -
Апрель аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Мин – май кызы!
Мин – яз кызы! Бик еш үзгәрүчән, Назлы да мин, көйсез, ярсу да. Салкын да мин, кайчак артык кайнар, Яз кызы бит, бардыр бар(ы)сы да. -
Дөнья тәме – әрем. Зәһәр әче
Яраларым тамырына сибәм, учта уып, киптерелгән әрем. -
Сагыну
Үзәннәргә чыксам, тукранбашлар Каршылыйлар иеп башларын. Мин киләсен белеп, йөг(е)рек чишмә Юып куйган ап-ак ташларын. -
Кабахәтне дә яраталар (повесть)
Челәннең күзендә кабынган ут чаткысы миңа да чәчрәде. Яратам да соң хыялыйларны! Кайчакта алар канатсыз кошка охшый. Күкләр иңлим дип, әй, талпына мескенем, әй, талпына, әмма җирдән ары китә алмый. Ә күңел биек-биектә, аңа канатлар кирәкми, аны хыял күтәреп менгезә. Артык очынсаң кояш Икарныкы кебек каурыйларыңны көйдерер-яндырыр да бәлки. Азагы ни белән бетәр дип уйласаң, хыялланма гына инде син! -
9 май - Җиңү бәйрәме белән!
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 81 ел тулу белән тәбрик итәбез! -
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Ятмады... Тернәкләнү үзәгеннән өч хәрбине Петербург госпиталенә озаттылар. Бәлки анда абыйның тән ярасы белән җан ярасы да төзәлер. Ул кабат тормыш атының ялына чатырдап ябышса, без нинди бәхетле булыр идек! Ходаем, сиңа ялварам, кайтар аны элеккеге халәтенә! Көч-дәрт өстә, караңгы дөньясына яктылык сирпеп, хыял белән бает! Күргән мәхшәрләреннән арындыр! -
Балкып яшә, Татарстан!
Тыныч булсын күгең һәрвакыт. Киләчәккә якты өмет белән Яши алсын синдә бар халык. -
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
...Гөлсәрия, Гөлсар! Мәңгелек моң, сагыш булып кына яшисең! Сүнсә дә яктысын, нурын җуймас йолдыз булдың син Әпүшнең күңел күгендә! Яшь аралары байтак булса да, бер авылда туып, шул җирнең хәтфә чирәменә тәпи баскан, бер чишмә суын эчеп үскән күршеләр иде алар. -
Май җәй белән тоташа
Май ае бик купшы ай, Көязлекне ул сөя. -
Кояш яна, кичке учак төсле...
Сер яшерә кебек кичке урам: төн йотарга әзер тәрәз утын. -
ТАТАР БАРДА ХӘТӘР БАР
МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВНЫҢ «РУХ» КИТАБЫНА БӘЯЛӘМӘ -
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары оештырылды
Казанның 9нчы гимназиясендә Киров-Мәскәү районнарында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының районара семинары узды. -
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Бу кыз бала синең сабакларыңны онытмады, укытучым. Дәресләрең миндә яши, кайчакта үкенү хисе уятып, йөрәкне чеметә. Мендәрне астан сак кына күтәреп, балкашык белән сырхауның авызына су тамыздым. Эчте, Аллага шөкер. – Вәт бәхетле карт, кызы тәрбияли, – диде яңа гына палатага урнашкан ир-ат. -
Яңгыр астында
Яратам! Шул язгы ләйсәннең Иләсләп, җыр җырлап явуын. -
Олы юл буйлап (Документаль повесть)
– Әйдә, су керергә, – диде. – Кая? – Линарның күзләре үк зураеп китте. Абый кешенең бөтен нәрсәне дә белүенә, бар нәрсәне дә җиңүенә, урмандагы иң усал бүредән дә, түбән очтагы ташландык мунчада яшәүче җеннән дә курыкмавына чын күңелдән ышанган малай берсүзсез аңа иярде. -
ХХ гасыр башы журналларында татар дөньяви фәлсәфи фикере формалашу
(«Шура» һәм «Аң» мисалында) -
Алиһә
Яшәү язы, тормыш назы – хатын-кызда. Чын алиһә булсын һәрчак яныгызда. -
«Яңа шигырь» сораучыларга
«Бар да үтә» – дигән бер пәйгамбәр, Үтә икән, ага сулары... -
Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)
Барысы да әйбәт, дөнья матур, дөнья киң. Мәктәп гөрли, укучылар абыйлары өчен үлеп торалар, кесәдә акча кыштырдый. Әмма Линарның эче поша: егетләр армиягә китә башладылар. -
Мин – туган телнең сакчысы
Мин – туган телнең сакчысы, Һәр көнне сакта торам. Аллаһым шундый язмышны Биргәнгә шөкер кылам. -
Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)
Урамда инде җәй. Хәрби шәһәрчек артыннан ук башланган карсак агачлы урман да яшелләнеп, яктырып китте. Юлларны, плацны себереп кенә торалар, клумбалардагы төрле төстәге гөлләр хәрби шәһәрчеккә, бөтенесе бер төстә киенгән солдатлар фонында караңгы төндә күккә чәчрәгән чаткылар кебек, соры тормышка ямь биреп утыралар. -
БОЛАР БАР ДА ЗӨЛФӘТ АБЫЙ ИНДЕ!
Без Зөлфәт дигән шагыйрь барын унынчы класста укыганда белә башладык. «Һаман яратам» дигән җыр сүзләре белән безне яулады бугай ул. -
Котлыйбыз!
Социаль челтәрләр редакторы Алинә Хәбибуллинаны һәм аның гаиләсен чын күңелдән сабыйлары туу белән тәбрик итәбез! -
Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)
Аннан соң күп сулар акты, җилләр исте, комнар күчте… Әйе, дөньяга килгәнсең икән, төрлечә яшәп, гомер юлын төрлечә үтеп була. Гомер буе авылда гади шофёр булып эшләгән Гыймазетдин ага да бик матур үтте тормыш юлын, тәрбияле балалар үстерде, халык күңелендә якты эз калдырды, авылдагы күперне бүген дә «Гыймазетдин күпере» дип йөртәләр һәм авыл яшәгән дәвердә ул шул исемдә сакланачак. -
Ышанасым килә...
Ышанасым килә синең миңа Киләчәктә терәк буласыңа. Килер көннәремне нурга күмеп, Якты кояш булып янасыңа. -
ГОМЕРЕН ТУГАН ТЕЛГӘ БАГЫШЛАГАН ГАЛИМ
Күренекле тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Вәли Хангильдинның (1891–1971) тууына – 135 ел. -
АКТАНЫШНЫҢ МОҢЛЫ КАМЫШЫ
Затлы каләм иясе, шагыйрә Роза Хәлиуллинаның (1931–2014) тууына 95 ел -
Әни килде
Әни килгән. Барлык эшен ташлап, Күпкә түгел. Тик бер сәгатькә! -
Бар кеше дә айга сыеп бетми
Бар кеше дә айга сыеп бетми, Иза чиккән Зөһрә – бердәнбер. -
Ут (хикәя)
Миномёт батареясе идарәсенең артиллерия разведкасы взводы бүлеге командиры Илдар очкыч дроннар белән идарә итеп, кирәкле мәгълүмат җыя, дошман тупланган урыннарның координата- нокталарын миномётчикларга җибәреп тора, кирәк булса, төзәтмә кертә. Миномёт батальоны аны төгәл мәгълүмат өчен һәрчак мактый, ә Илдар аларга вакытында өлгереп, эшне төгәлләп куйганнары өчен рәхмәтле. Әллә нинди гаҗәеп батырлыклар эшләмәсә дә, ул үз бурычын намус белән үти. -
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
«Дөньяны матурлык коткара...» Кайсыдыр чит телдән тәрҗемә. Татар алай әйтмәс, чөнки ул «эш аты», эш коткара дияр. Күңелемдәге бушлыкны биләргә маташкан дошмани адәм турында уйламас өчен бакчада җир казыйм. Эш белән юанам, янәсе. Гомердә дә көрәк тотмаган Айбикә югыйсә үзем. Чөнки табиблар өчен язылмаган кагыйдә бар: кулны нәфис килеш сакларга. Мин, шәфкать туташы, кытыршы һәм ямьсез бармакларым белән ничек авыруларның тәненә орыныйм, ди -
Сары чәчәк җыйдым
Кеп-кечкенә кояш, ул – хозур! -
Язучы, журналист һәм педагог Закир Әкбәров вафат
Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз! -
Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкиле Светлана Захарованың котлавы
Сезне 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм. Бу якты бәйрәм безгә иң мөһим нәрсәне искә төшерә: һәр бала кайгыртуга, куркынычсызлыкка, сәламәтлеккә һәм бәхетле балачакка хокуклы. -
Таң кошы булып кояшка
Таң кошы булып кояшка Үрелергә – күңел җитсен. -
ТАБИБТА
Чирләп киттем. Рәхмәт интернетка! Ничек дәваланырга икәнен шуннан гына карап, шунда киңәш ителгән даруларны эчтем. Файдасы гына сизелмәде. -
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Бәлки җырлар! Аның өчен! Җан яраткан, фронт юллары буйлап җитәкләп йөрткән, үзенә иярткән шул көйне тыңлау үзе бәхет булыр иде! Көне буе егетнең уен-хәтерен бимазалап торды шул фараз. -
Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Кич яңа күршебез парктагы дуслары белән йортында «өй туе» оештырды. Бөтен Казан кибетләрен бушатканнар диярсең, алты машинадан төргәк-төргәк әйбер ташыдылар. Бер шәүлә пәрдә читеннән генә күзәтте. -
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Сабый хакы дөнья мәшәкатеннән, үпкә-рәнҗешләрдән өстен. Йөрәк тибешен тыңлап, аның өчен яшәр ул. Рәйсә рәнҗесә-рәнҗемәсә дә ир әйткәнчә булыр. Гөлсар түгел, ул килде көндәш өстенә! Никадәр аяусыз, ачы булса да, хакыйкать шул: сугыш чарасыз итте, бутады язмышларны. Сүнмәгән өмет бар: калганы – үтәр! -
Г.Тукайның Мәскәүдәге һәйкәле
Габдулла Тукайга Мәскәүдә һәйкәл кую идеясен андагы татарлар күтәреп чыга. -
Кабахәтне дә яраталар (повестьның ахыры)
– Калтыранасың, кил, җылытам, – диде Сәлим. – Җылыт әле, җылыт, – дип, егеткә сыендым. Шунда әллә мин, әллә күкләр пышылдады: – Йөзек кесәңдәме? Мин риза… -
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Ачлык үзәкләргә үтте. Беркөн ир түзмәде, балага изеп ашатырга дип, сандыкта саклап торган соңгы бәрәңгене көлгә күмеп, пешереп ашады. Тамагы туймады, әмма даны... -
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның ахыры)
– Печән әзерләвеңә рәхмәт, улым, кыш корсагы озын ул! Акмөгезнең бозавы сиңа буласы бит! Дустыңнан бүләк булыр ул сиңа! Малайның йөзенә аптыраулы елмаю җәелде. Әпүшнең дә күңел күге яктырып китте. ...Кошлар агачка сыена. Ә кеше – бер-берсенә. Яшисе дә яшисе әле!