Логотип Казан Утлары
Шигърият

Таң кошы булып кояшка

Таң кошы булып кояшка Үрелергә – күңел җитсен.

Таң кошы булып кояшка
Үрелергә – күңел җитсен.
Тамырларда яңа көннең
җаны тибә – тере җепсел.
Ургыла җан, болгана кан,
Тән чемерди – яшәү көче.
Канатлардан ут коела
җирдә ятып калмас өчен.
Ут коела миләшләргә,
ялкыннары тәлгәш-тәлгәш.
«Дөр» кабынып янган калеб –
таң кошына әверелеш.

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев