Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бар кеше дә айга сыеп бетми

Бар кеше дә айга сыеп бетми, Иза чиккән Зөһрә – бердәнбер.

Бар кеше дә айга сыеп бетми,
Иза чиккән Зөһрә – бердәнбер.
Җирдән торып, зарын айга сөйли
Йөзгә түгел, унга берәүдер.
Ай талпына, мескен, таңга кадәр,
Үз-үзенә күктә урын тапмый.
Күрер күзгә тонык шәүләсе дә
Кеше зарларыннан торган тапмы?
Калкуы да аның һәр төн – дәва җанга,
Адашучы ай күрергә тели.
Кабатламас беркем Зөһрә юлын,
Бар кеше дә айга сыеп бетми.

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исем китә, бу кешегә, йә, ни җитми? ............Бар кеше дә, имеш, айга сыеп бетми... .............. ...Соң ул айга менеп нинди файда безгә? ............. Чуртым калган мени шып- шыр айда безгә? ........... ...Кемдер он(ы)та, Ходай барсын уйлаганны,- ............Җир сыйдыра хәтта Җиргә сыймаганны... .............. ... Сәйлән