Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Ятмады... Тернәкләнү үзәгеннән өч хәрбине Петербург госпиталенә озаттылар. Бәлки анда абыйның тән ярасы белән җан ярасы да төзәлер. Ул кабат тормыш атының ялына чатырдап ябышса, без нинди бәхетле булыр идек! Ходаем, сиңа ялварам, кайтар аны элеккеге халәтенә! Көч-дәрт өстә, караңгы дөньясына яктылык сирпеп, хыял белән бает! Күргән мәхшәрләреннән арындыр!
2
Ятмады... Тернәкләнү үзәгеннән өч хәрбине Петербург госпиталенә
озаттылар. Бәлки анда абыйның тән ярасы белән җан ярасы да төзәлер.
Ул кабат тормыш атының ялына чатырдап ябышса, без нинди бәхетле
булыр идек! Ходаем, сиңа ялварам, кайтар аны элеккеге халәтенә!
Көч-дәрт өстә, караңгы дөньясына яктылык сирпеп, хыял белән бает!
Күргән мәхшәрләреннән арындыр!
Зөһрә апа килде. Йомышы ни икән? Моңарчы хатын иске генә машинада йөрсә, бүген фил анасы хәтле чит ил «арбасы» иярләгән.
Өстендә дә соңгы мода белән тегелгән костюм-итәк. Димәк, затлы
бутиктан киенгән! (Колхоз базары чүпрәге түгел!) Илбашының
инаугурациясендә бер атаклы рус артисткасы нәкъ шундый киемнән
иде. (Телевизордан гына күрдем, билгеле, мине чакырмадылар.)
Зөһрә ападагы зәвыксызлык шаккатарлык иде: колагында икешәр
алка, муенында калын алтын чылбыр, беләгендә – беләзек, һәр
бармагында чәпәк-чәпәк йөзек. Кыскасы, Яңа ел чыршысы! Көлке!
Әмма көлдерми, абыйның әрнеп-әрнеп: «Якыннары мәрхүмнәрнең
миллионнарын сөенә-сөенә туздыра», – диюе йөрәккә кан саудыра
иде. Бәлки туганым кара буяуны артык куертадыр, бәлки ул кыр-
далаларда ятып калганнар исеменнән каһәрлидер. Дамир абый белән
Зөһрә ханым (ханым инде бу хәзер!) безнең гаиләдә иң кадерле
кунаклар иде. Нинди контраст: кичәге бизәнмәгән гап-гади бичәкәй
бүген табигый кыяфәтен нык үзгәрткән фифа! Муен чокырына
төйнәлгән чәчләре иңнәренә тузгытылган, керфекләр озынайтылган,
иреннәр кып-кызыл... Юк, гаепләмим! Хатын-кыз ничә яшьтә дә
матур булырга тиеш. Ирен югалткан толлар бигрәк тә. Алар җем-
җем җемелдәп, әллә кайдан капма-каршы җенесен кызыктырсын.
Табигатьтә генә үзгәрәк ул, ата кош-кортның төс-бизәкләре анасына
караганда күбрәк ялтырый.
– Рамил өйдәме? – диде чакырылмаган кунак.
– Керегез, кер, – дидем. Абый өнәми дип, бусагадан кире
борыйммыни. Олылап-хөрмәтләп кочагымны җәймәдем, әлбәттә. Бу
хатынга карата күңелдә рәнҗү кузгалды. Иренең кабер туфрагы да
иңмәгән, ә ул ясана-бизәнә, имеш. Дамир абый илләрендә бер асыл
кеше иде! Их, әрәм...
– Абый Питерга китте, Зөһрә апа.
– Әһә, юлы озын, рәхәтләнде телефоннан сүгеп. Тутырды
тутырмамны! Рамил әүвәле бик тыныч иде, хәзер холыксызланган!
Моңарчы да мине өнәмәде, хәзер инде... – Хатын нервыланып,
маңгай чәчен бөтәрләде. – ... кан дошманы күрә. Җирне ник саттың,
имеш. Ха-ха, ул минем балама арналган участок штули?! Беренче
хатыныннан туган күсәккә симез калҗа каптырырга дүрәк штули
мин?! Абыеңның акыл шөрепләре бушаган штули? Нәстә, Дамир
артыннан егылып үләргә кушамы ул?
– Үлмәгез, яшәгез. – Баягы рәнҗү көчәйгән саен көчәя иде.
Кешенең чын йөзе көтелмәгәндә ачыла икән. Хәер, аның чын дигәне
дә битлек астындагы ясалма сурәт!
– Җирне кемгә аткардыгыз соң? – Хәйләкәр сорау, югыйсә аның
яңа хуҗасы – һавалы Челән. Зөһрә апа мин белгәннәргә тагын ниләр
өстәр икән?
– Риелтор ялладым. Миңа ни, кемгә сатылса да, ике табак – бер кәнди. Банкир малае, ди. Замана яшьләре бик ушлы, акчасын күчемсез
милеккә тыга. Киләчәктә капитал! Йә, хуш, кызый. Абыеңа әйт,
бүтәнчәли телефоннан мине таламасын!
– Таламас, ул сиңа эт түгел, – дидем.
Хатын бусагадан атлар-атламас:
– Эттән дә хужы, – диде. Миңа да эләктерде. – Усал син, кызый,
шуңа сиңа егетләр дә өйләнми!
Усал белән юаш җитәкләшеп сәяхәт итәләр, ди. Соңгы ноктага
барып җитә алмаган болар: даулашып ярты юлдан борылган, ди.
Миндә алар һәрдаим көрәшә: усалы тешләшеп, юашы – сыктап...
Тышта ыгы-зыгы купты, гүя күк галиҗәнабы ташларын укмаштырып,
уптым безнең өй турысына тондырды. Өч машина аллы-артлы капка
төбенә кирпеч бушатканда өнсез калдым. Ни бу, ни?! Алма исе
аңкыган чирәмдә таш өеме?! Минталип агалар йорты янында да тау
калыкты. Уф, Аллам, Челәннең хыялы чынбарлык белән тоташа,
ахрысы: уртадагы бушлыкта бульдозер җир казый. Тиз, бигрәк тиз!
Тел сөйли, кул эшли, димәк. Һәм безне мыскыллап алдыбызга ук
төзелеш материалларын өйдерттерә! Нишлим? Усал дигән исемемне
аклап, кәттә хуҗага йодрык күрсәтимме? Яисә якасына ябышыйммы?
Аяк астына бүкән куеп, билгеле. Болай ни хәтле генә үрелсәм дә, буем
җитмәячәк. Юл кырыенда Кәримә түтинең оныклары чабышты.
– Анда песи баласы таптала! – дип еламсырады кечкенәсе.
Челән туфрак актарган «тимер аждаһа»га ымлады да бакча буйлап
иелә-бөгелә песине эзләргә тотынды. Кылана гына дисәм, бер
кулына «тере йомгак», икенче кулына чәчәк тотып, һәркайсыбызга
«бүләк» тапшырды. Малайга – мәче, миңа... (ул да тере!) миңа зәңгәр
кыңгыраулар! Минем өчен генә үләннәр арасына качып үскәннәрме
соң? «Юаш»ны кысрыклаган «усал» чәчәкләрне аяк астына атты.
– Башбаштак син, егет! Сорамый-нитми капка төбенә кирпеч
аударттың. Йөрергә сукмак та юк, безгә нишләргә хәзер?! – дигәч,
гафу үтенмәде, дорфа гына:
– Берни эшләмәскә, түзәргә, – диде.
Кара нинди «акыллы» киңәш! Битеңә төкерсәләр – түз, кыйнасалар
– түз! Түземле дә халык инде без! Шөкер, абый читтә, шуңа куанам.
Менә кемнең түземлеге төкәнер иде. Ходаем, рәхмәт сиңа, вакытында
аны ерак-еракларга озаттың! Көндезге мәхшәр төн белән ялганды.
Машиналарның фара яктысында эшләгән бульдозер колак пәрдәсен
ертып үкерде. Тәрәзә пәрдәсен яптым, күземә кара чүпрәк бәйләдем,
әмма җүнләп йоклап булмады. Банкир малае, ди. Акча байларны
сикертә дә, кикертә дә! Миллионнар Галәветдин шешәсендәге җен,
хуҗасының теләсә кайсы боерыгына «баш өсте» диячәк. Көт тә тор,
Челәннең йорты, әкияттәге кебек, атна-ун көндә калкыр да менә.
Әйле-шәйле килеш ишегалдына чыктым. Капка шыр ачык!
Кичә артык ярсыган идем, күрәсең, ябарга онытылган. Йа Рабби,
бу нинди күренеш?! Җиргә сибелгән кыңгырауларның яфрагында
чык тамчылары җемелди. Табигать шиңмәсеннәр дип чәчәкләрне
юындыргандыр, ә мин – «усал», алай гынамы, мәрхәмәтсез,
аларны үлемгә дучар иттем. Бәй, болар миңа атап өзелгән ләса. Чү,
саташтырма сана, узгынчы хыял! Син дә, беркатлы җан, чеметем
генә игътибардан йомшарма. Шуны исеңдә тот: беренче күрүдә үк
гайрәтеңне чигергән тупас бәндә – дошманга тиң.
Кыңгырауларны сулы савытка утырттым. Алар чыңладымы,
иләсләнгән күңелме – аермадым. Акыл һәрвакыт уяу иде: «Хисләнмә,
туташ. Басыл!»
Иртәнге ризык тамактан үтмәде, әйтерсең һава белән туенган идем.
«Миңа атап өзелгән» дигән хисси уй бөтен булмышымны биләп,
«басыл!» дип үгетләгән акыл белән тарткалаша иде. Җил кайсы якка
иссә, шунда авышкан тотрыксызмы соң әллә мин?! Куам, ә кайсысын
– белмим... Икесе дә тигезләште шикелле.
Өлкән күршеләремнең дә хәле минеке белән бер чама: төнлә йокы
әсәре күрмәгәннәр, икесенең дә башына сөлге чорналган.
– Полиция чакыртыйк ди бабаң. – Кәримә түти өзек-өзек
ыңгырашты. – Шуннан ни, аккошым? Акча төртеп, ярты юлдан ук
бора бит теге, кем әле?
– Кабахәт, – диде нәфрәтеннән күркә сыман кабарынган Минталип
ага. – Төн ката чокыр казыдылар. Астан безнең өйгә дә тишек
тиштеләр ахры, идән тактасы селкенде. Трактор блоклар ташыды,
җирнең бите суелгандыр аларны сөйрәткәндә. Каһәр суккырылар!
– Карганма әле, бабасы, эшченең ни гаебе: йорт төзегәндә тавышы
булыр инде аның, түлке төнлә бимазаламасыннар иде.
– Тимер вагонын коймага ук терәттерде, кабахәт! – Артист
агаем канатын җилпи-җилпи тиргәнде. – Кул-аягы коргыры! Безне
санламый, имештер, бездән өстен, имештер. Ходайның андыйларга
җәзасы бар, наным, маңгаен канатырлык итеп чиертер әле Ходай.
Йомгак кебек тәгәрәр, кабахәт!
– Ярар инде, бабасы, сүзеңне үлчәп сөйлә. Менә Айбикә белән
киңәш-табыш итешик. – Кәримә түти башындагы сөлгесен боргычлап
тыгызлады. – Нишләргә, аккошым?
Челәннең җавабын кабатладым:
– Түзәргә!
– Да-а, һәрбер гаделсезлеккә түзәргә, корткам! – диде Минталип
ага, минем белән килешеп түгел, үртәлеп. – Бәяләр арта – түзәргә!
Дарулар кыйммәтләнә – түзәргә! Без – чыдам, безнең тиребез җиде
катлы. Беренче катын тунасалар – алтысы, алтынчысын тунасалар
– бишенче кала. Аннан дүртесе, өчесе, икесе. Соңгысын тунаганда
без инде «умираллар киртәсе»нә олагырбыз. Вәт!
– Иптәш Зәкиевич, зинһар, сәхнәдән төшегез! – дидем.
Чүмәлә өстенә чүмәлә дигәндәй, иртәдән бирле күңелсез хәбәрләр.
Абый да шалтыратмый, аны илтә киткән Сәлим дә дәшми. Әзрәк
пошаманда иде егет, чөнки безнең туй көне һаман чигерелә. Әгәр
абый сугыштан яраланып кайтмаса, мин Казан шәһәренең тар гына
фатирында иртән, йомырка тәбәсеме, сөтле боткамы пешереп, иремне
эшкә озатасы хатын идем. Сәлим белән без – сабакташлар, мәктәптән
бирле аралашабыз. Аның ихлас яратуын тоям, ләкин бу нибарысы
хиссез коры ярату, ә миндә корысы да, юеше дә юк, миндә ияләшү
генә. Абый яшь дустын күкләргә чөеп мактый: «Тырыш, булдыклы,
үз көче белән дөнья көтә», – ди. Их, сөйгән ярым дип өзелсәң иде ул!
Миңа егетнең дикъкате дә җитмидер. Хатын-кызның колагы назлы
сүзләргә мохтаҗ. Сәлим исә бу мәсьәләдә бик саран! Ул үз гомерендә
сыңар чәчәк тә бүләк итмәде. Ә бит теге зәңгәр кыңгырауларны
«киявем» җыеп бирергә тиеш иде. Бер шакшыга – бер яхшы, анысы:
Сәлим кеше санламаган тупас Челәннән йөз кәррә тәрбиялерәк!
Мин боеккач, Зәкиевич җил юнәлешен үзгәртте. Диванга сузылгач:
– Әйдә, көлдерим сәнә үзеңне, – диде. – Советлар Союзында
без артистлар – тансык затлар идек. Агитбригада белән алтышар-
җидешәр көн сала клубларында концерт куябыз. Авылдан авылга
күчә-күчә. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан дигәндәй, халык сыйлый
инде безне. Колхоз рәисе хәллерәк йортта ашау ягын җайлаттыра.
И-и, бер йортта табын әзерләгәннәр. Табак-табак майлы ит, эре-эре
бәрәңгеләр, токмачлы аш. Ачыккан идек, иптәшләрем сыпыра гына,
ә миндә кашык юк. Хуҗабикә: «И җаныкаем, хәзер-хәзер, – дип,
кулындагы нәрсәдер бутаган кашыгын лач-лоч ялап итәгенә сөртте
дә, миңа сузды. – Мә!»
Күңелсезгә күлмәк кигезмиләр, ди, дөрес икән. Кашык маҗарасы
көлдертмәде. Канәгатьсезлек маңгаема язылгандыр, артист
икенчесенә күчте. Монысы да мәзәк, ләкин кызганыч мәзәк иде.
– Төн кунарга да төрле йортларга тараталар. Сиртмәле карават,
йомшак түшәк. Май кебек эрисең. Фатир хуҗасы кырыклар
тирәсендәге апай иде. Ирсез, ялгыз. Күзендә пәриләр тыпыр-тыпыр
биешә моның. Унике елдан соң тагын шушы авылда без. Клуб мөдире
Фәйзулла: «Бездә сиңа охшаган бер почык борын үсә», – ди. Койма
башыннан күзләдем, тач минем малай чактагы сурәтем! Суйган да
каплаган. Түтәгездән яшереп, ай саен акча юлладым әнкәсенә. Балам
өлеше, мәйтәм.
Аяк очына гына басып, залга Кәримә түти керде. Диварларның
да колагы бар шул.
– Яшереп дисеңме, карт төлке? – Ул иренең йөзенә иелде. – Акча
җибәргәнне раслаган квитанцияләрне гараждагы тартмадан табып,
адрес буенча бардым ул авылга мин. Малай син инде, син, бур төлке! Әрләшмәдем көндәшем белән. Синең ише шыр сөякнең кай төшен
кимерәсең! Икәүләшеп кочаклашып елаштык та, вәссәлам.
– Изге хатын син, корткам. Рәхмәт үзеңә! – диде агарып-күгәргән
Минталип ага, җиңел сулап.
– Сиңа да рәхмәт, карт төлке, малаеңны ярдәмеңнән ташламагансың.
Апай белән әле дә хәбәрләшәбез. Инсафың өйләнгән, өч кыз үстерә.
Җә, тозсыз хикәятләрең белән Айбикәнең башын катырма, тик кенә
ят, даруың тамырларыңнан телеңә акмасын.
Урамдагы тынлыкка сәерсендем. Трактор гөрелдәми, төзүчеләр
аты-юлы белән сүгенми. Мактанчыкның акчасы нигез корырлык
кынамы икәнни? Байларның да тавыгы көн саен алтын күкәй
салмыйдыр. Чамаңны исәпләмичә нигә: «Мин, мин!» – дип
кәперәергә икән.
Кәримә түти чигәсен кызарткан сөлгесен чиште.
– Аллага шөкер, туктадылар. Оныкларны уятам, иркенләп ашасын,
бәбкәчләрем.
Актарылган тузанлы-балчыклы мәйданда Челәнне унлап ир-ат
ураткан иде. Бай әфәнде батракларына әмер бирә. «Акча капчыгы»
мине күргәч төркемнән аерылып, каршыма килде.
– О, Айбикә апасы! Иртүк чирләшкәләрне дәвалыйсыңмы? – Егетнең
кулында катыргы стакан иде. – Кофе. Татарчасы – каһвә. Әнинең әнисе
Гайшәбикә әби балачакта көн саен татар сүзләре ятлаттырды. Бер сүзгә –
илле, ике сүзгә – йөз, бишесенә биш йөз тәңкә! Акчага кызыгып өйрәндем
тәки. Чиста сөйләшәм, әме? Күзең кызарган, йокламадыңмы? Мә, эч!
– Үзең эч, «әме»? Гайшәбикә әбиең шунда бер очтан өлкәннәрне
дә хөрмәт итәргә кирәк дип колагыңа тукыса икән. Ник күршеләрне
тынычсызлап, бригадаңны төнлә эшләтәсең? Закон буенча кеше
йоклаганда шауларга ярамый.
Кызам, әмма ялкынымны тиз сүндерәләр.
– Ул законнар миңа кагылмый, алар сезнең кебек мескеннәр өчен
языла.
Мин мескен, димәк. Мин генәме, без – илебез белән мескеннәр!
Менә, «Күрше туганыңнан да якынрак», дип куан.
Челән ялагайлангандай:
– Кызарса да, күзләрең матур синең! – диде.
Хатын-кыз, бүлмә диварларына ничә көзге эленсә, һәркайсы
алдында тукталып уза. Мин дә мондый комплименттан соң сыңар
көзгедәге сурәтемә «сокланып» әйләним-тулганыйм дисәм, сулаган
сулышына буылып, Минталип ага керде.
– Сафуан үлә, коткар, наным!
Сафуан абыйлар аның сул як күршесе, без бер-беребезгә
йөрешмәсәк тә якын урамдашлар идек. Хаҗлы тартмамны эләктереп
ярдәмгә чаптым. Үкчәмә басып артист агаем теркелдәде.
Капка төбендә безне көткән Зәйтүнә апа сытылып-сытылып елый:
– Абзагызның йөрәк! Инсульт!
Бездә халык зерә «белемле», шартлатып диагнозны үзе куя.
Хатынны «үлми-үлми» дип юатып торсам, вакыт югалтам, безнең
һәр минут исәптә. Тизрәк чарасын күрсәң – тибүдән туктаган йөрәкне
дә кузгаталар. «Ашыгыч ярдәм» чакыртсак, ул ихтимал чокырлы-
чакырлы бистә юлларыннан ике-өч сәгатьтән генә килеп җитәр.
Челән кузгалып маташа иде, йөгереп барып машинасының ишегенә
тотындым.
– Сафуан абыйны тиз арада унынчы хастаханәгә илтергә кирәк.
Зинһар, булыш!
– Син дигәндә – аяк идәндә. Әби сүзләре, – диде егет.
Янымда булса, билгесез Гайшәбикә карчыкны яратып кочаклар
идем, әй!
Минталип ага белән белгән догаларыбызны укып калдык. Мин
бүлектәге кызларга шалтыраттым, көтәләр.
– Сафуан энекәшнең йөрәге таза иде, олы малае Сибай өйләнгәч,
йортыннан бәрәкәт качты, – диде, өлкән күршем. – Килен – рус
милләтеннән. Онык туды. Кода-кодагый «Николай» дип исем
куштырмакчы, Сафуан үзебезчә – татарча Кадыйр, ди. Киленнең
әнкәсе каршы, баланы кызы тапкан, янәсе. Беркөнне аталы-уллы
эштә чакта кодагый поп ияртеп килә боларга. Ишегалдындагы
кисмәктә чумырып малайны чукындырмакчылар икән. Зәйтүнәне
мунча өйалдына бикләп. Ходай сиздерткәндер, Сафуан кайтып керә
бит өсләренә. Сарай нүешендә сәнәк икән, шуның белән кодагыйның
аркасына чәнчә. Поп урамга чыгып кача, килен өйгә шыла. Өч ай суд
юлын таптады җегет! Шушы мәрәкәләр генә йөрәгенә бәрде аның.
Әллә син бу гауга турында ишетмәгән идеңме, наным?
Ишетмәдем... Хәзер дә ишетмим. Кара төстәге машина юлдан
«оча». Сафуан абый исән калачак. Рәхмәт, Челә... Рамил! Ник
үзалдыма кызарам икән? Әллә?.. Минме? Аңамы? Аллам сакласын!
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев