Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Ышанасым килә...

Ышанасым килә синең миңа Киләчәктә терәк буласыңа. Килер көннәремне нурга күмеп, Якты кояш булып янасыңа.

Ышанасым килә синең миңа
Киләчәктә терәк буласыңа.
Килер көннәремне нурга күмеп,
Якты кояш булып янасыңа.
Ышанасым килә йөрәгеңә
Олы серләремнең сыясына.
Меңнәр арасында берәү генә,
Бердәнберең генә буласыма.
Ышанасым килә шатлыкларны,
Кайгыларны тигез бүләсеңә.
Бүләк итеп ихлас сөюеңне,
Кадер-хөрмәтеңә күмәсеңә.
Ышанасым килә минем – синсез,
Синең минсез яши алмавыңа.
Күңел сырхаулаган чакларымда
Дәва булырыңа җаннарыма.

Г Ү З Ә Л  Х Ә Б И Б У Л Л И Н А

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев