Шигърият
Дөнья тәме – әрем. Зәһәр әче
Яраларым тамырына сибәм, учта уып, киптерелгән әрем.
Дөнья тәме – әрем. Зәһәр әче.
Тел очына тидерергә куркам.
Кыр читендә бүген иртә белән
әрем исле җилнең өне купкан.
Әрем тәмле дөнья. Әче, каһәр.
«Төнәтмәсен ясап эчсәң икән...»
Төнәтергә дөнья сутын җыйсам,
җан әрнүен баса алыр микән?
Кыр читеннән иртән әрем җыям,
Тын кысылган, җан буылган мәлем.
Яраларым тамырына сибәм,
учта уып, киптерелгән әрем.
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев