Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сагыну

Үзәннәргә чыксам, тукранбашлар Каршылыйлар иеп башларын. Мин киләсен белеп, йөг(е)рек чишмә Юып куйган ап-ак ташларын.

Үзәннәргә чыксам, тукранбашлар
Каршылыйлар иеп башларын.
Мин киләсен белеп, йөг(е)рек чишмә
Юып куйган ап-ак ташларын.
Мөлдерәшеп карый бөрлегәннәр,
Җир җиләге пешкән кай ара?
Маңгай чәчләремне сыйпый-сыйпый,
Яр өстендә җилләр шаяра.
Гөлләр керфегендә көмеш чыклар,
Гүя алар әнкәм күзләре,
Бик якын да алар күңелемә,
Сагышлы да кебек үзләре.
Киткән чакта манаралы чишмә
Пышылдаган сыман колакка
Барлап кит, дип, кайтыр сукмакларның
Онытма, дип, кыйблаң бу якта.
Туган җирем бары синдә генә
Күңелем нечкә, сизгер йөрәгем.
Якты үзән, тәмле сулы чишмә,
Сафланырга сезгә киләмен.


Тәслимә КӘРИМОВА

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев