Яңгыр астында
Яратам! Шул язгы ләйсәннең Иләсләп, җыр җырлап явуын.
Яратам! Шул язгы ләйсәннең
Иләсләп, җыр җырлап явуын.
Керфегем, битемне чылатып,
Иркәләп иренгә тамуын.
Яратам! Шомыртлы, чияле, юкәле,
Хуш исле һаваны суларга;
Тамчылар биюен карарга
Төбәлә карашым юлларга.
Яратам! Назлы җил көенә
Болытлар йөзгәнен күзләргә,
Еракка юл тоткан болытка
«Сәлам» дип, кулларым изәргә.
Яратам! Җил тынган арада
Тыңларга кошларның җырларын:
Бер сузып, бер тынып сайрыйлар,
Нечкәртеп күңелем кылларын.
Яратам! Кошларга кушылып
Үзем дә җырларым сузарга,
Юлларда биешкән тамчыга
Кушылып бер биеп узарга.
Яратам! Шул яңгыр астында
Ихластан теләкләр теләргә.
Теләкләр шундый күп. Мөһиме –
тынычлык киләчәк көннәргә!
...Яратам яңгырлы көннәрне!
Аларда серлелек, матурлык.
Керфеккә эленгән тамчылар
Күңелне җылытып торырлык!
Гүзәл Хәбибуллина
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев