ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның ахыры)
– Печән әзерләвеңә рәхмәт, улым, кыш корсагы озын ул! Акмөгезнең бозавы сиңа буласы бит! Дустыңнан бүләк булыр ул сиңа! Малайның йөзенә аптыраулы елмаю җәелде. Әпүшнең дә күңел күге яктырып китте. ...Кошлар агачка сыена. Ә кеше – бер-берсенә. Яшисе дә яшисе әле!
***
Язмышта шулай язылгандырмы, болын кадәр йорт берзаман бушап
калды. Кайсы кая таралышып бетте. Маһинур карчык алъяпкычына
төреп, үзе күтәреп кайткан, җил-яңгыр тидерми яратып карап
үстергән оныгы – Гөлчәчәк белән генә торып калды. Авылдан укырга
чыгып киткәнче икәү шул нигездә бергә гомер иттеләр.
Әпүш белән Гөлсар тагын ике кыз, бер улга гомер бирде.
Төпчекләре июнь башында – чәчәкле-гөлле җәй тантана итә торган
чакта дөньяга килде.
Туган-тумача, күрше-күлән бәби ашына – тыйнак кына исем кушу
мәҗлесенә җыелган иде. Кунакларга җәй җимешен авыз иттерәсе
килеп, хуҗа янбакчада кызарган җиләк күзләп йөри иде. Баш очында
гөжелдәгән тавышка сискәнеп, күтәрелеп өскә караса, өнсез калды.
Җыйнак кына, түгәрәк кенә болыт, кунар урын эзләгәндәй, баш
очында әйләнә. Җанлы кара болыт дигәне, адашып, бу тирәгә килеп
чыккан бал кортларының зур бер күче икәнен төшенеп алды әти
булган ир. Корт күче безелди-гөжли, баягынак хуҗа кызарган җиләк
күзләгән куралар тирәли әйләнә-тулгана.
Кунакларны сискәндереп, яшен ташыдай атылып өйгә керде
дә, ишек катында утырган әбинең башыннан ак яулыгын сыдырып
алды. Чыгып та чапты. Хикмәти Хода, умартадан бүленеп, аерылып
чыккан корт күче, кунар урын табалмыйча, һаман әйләнгәләп-очып
йөри икән.
Аяк очларына гына басып килде дә, ни булса, шул дип, эскәтер кадәр
яулыкны куралар өстенә җәеп салды. Корт күче ерактан килә-килә
йончыган иде, шуны гына көткәндәй, яулыкны сырып алды. Гөжелдәү
басылды, бакча тып-тын калды. Куркыныч тоелды бу тынлык. Фронтта
да шулай, бертуктаусыз бомбалар ярылуга, снарядлар сызгыруга күнә
колак: атышлар, шартлау тынуга, бермәл өнсез каласың: исәнме соң
үзе? Сугыш кыры түгел бу. Әмма озак уйланып торырга вакыт юк. Ана
корт хәл җыяр да, юлын дәвам итәр күч!
Җыярга да алырга! Тик ничек? Буш җиң селтәп кенә йөрмәде, бер
эштән дә курыкмый, гомер буе эшләде ул. Ә хәзер, көтелмәгән хәлдән каушап, тәмам югалып калды. Күчнең кузгалып, очып киткәнен
көтәме?
Хәзинә күз алдында, яулыкның дүрт почмагын берьюлы, тигез
тотып эләктерәсе дә җыеп кына аласы! Әмма ничек? Хәрабәләр
астында кысылып, өзелеп калган сыңар кулын жәлләп елаганы юк
иде моңарчы...
Маһинур карчык – яулык аныкы булган – сәерсенеп, кияү артыннан
чыкты. Табылдыкны урнаштырырга ул булышты.
Ике ана корт бер умартада тыныч яши алмый. Берсе, гадәттә,
яше, үз ишләрен – корт күчен артыннан ияртеп, аерылып чыгу җаен
карый. Башка чыга ягъни. Бүтән ояда үрчи. Кеше акыллары бар шул
аларда да.
Бөек Идарәче – күкләр бүләге идеме бу гаиләгә, очраклы туры
килүме, беркем белми. Гөманларга гына кала. Һәм ышанырга:
галәмдә адәм ялгыз түгел! Күзәтүче, Язмышларны үзгәртүче бар!
Хәтта кортларның язмыш-кыланмышы адәмнәрнекенә охшаш,
кошларныкын әйтәсе дә юк.
***
...«Шыгырдаган агач озак яши!» Гөлсарын да, үзен дә юатырга
теләп ничә кабатласа да, өметләре акланмады шул. Кыска гомер
язган сөйгән ярына. Окоп казудан ияреп кайткан чирләре һич тынгы
бирмәде аңа: буыннарны ялый, йөрәкне ашый ул чир, диюләре хак
икән. Газап-михнәтләргә күнегеп килгән олы йөрәк туздымы – туктап
калды...
Яшәү мәгънәсен җуйды фронтовик, Әҗәл агайның ашыгып килүе
гаделсезлек булып тоелды! «Туйганчы ипи ашый башлагач кына
бит!»
Таза, кыю-батыр яшьтиләренең үлеме тетрәндерде. Сугыш иде
анысы! Адәм баласы белгән, җир йөзендәге иң кабахәт, коточкыч
әшәке нәрсә сугыш иде ул! Ә монда... Бергә утырткан алмагачлар
алма бирә башлагач, ипигә туйгач китте Гөлсар. Якты дөнья тараеп,
бушап калды…
***
– Әткәй! Кил, рәхәтләнеп бездә тор, зинһар! Үзеңә бер бүлмә,
үзең теләгәнчә яшә, – диде, әбисе иркәләп-назлап үстергән, әнкәсе
Гөлсар сыман киң күңелле кызы. Атасы гомерендә башыннан сыйпап,
күкрәгенә кысып сөймәгән, моңарчы «әтәй» дип йөргән кызы әйтте.
Кошлар да җирсеп, океан-дәрьялар, таулар кичеп, туган якка кайта.
Юлны ничек табалардыр, ярсый-ярсый канат кагынып, арып-талып
кайтып җитүгә сыерчыклар, тургайлар өздереп сайрарга тотына.
Туган җирдә оя корып, бала чыгарырга дип кайта алар. Салкын кышны чыгарга янә җылы якларга кузгалалар. Төркем-төркем булып очкан
кошларны күзәтеп, хәерле юл теләп, күп тапкырлар озатып калганы
бар аның. Торналар өчпочмак ясап, ә киек казлар – почмак яки кыек
сызык сызып, җәя булып тезелеп очалар икән. Әгәр куркыныч янаса,
мылтыктан атсалар, өерелешеп өскә күтәреләләр. Хәвеф-хәтәр узуга,
үз урыннарын табып, янә чылбыр булып тезеләләр. Шунысы гаҗәп,
җылы якта өздереп сандугач сайравын да, тургай моңын да ишетүче
юк, анда кошлар оя кормый, бала чыгармыйлар, сайрамыйлар икән
хәтта ки.
Әйе шул, кошларда да кеше язмышлары...
Кошлар дигәннән... Ата сандугач кына сайрый, имеш, әни буласы
яры күкәй салганын, ояда басылып утырып, бала чыгарганын көтеп,
җим ташып, сакта тора икән, дигәнен дә ишеткәне бар.. Булыр да!
Өздереп-өздереп сайраган кошның җенесен, нигә шулай шашынып
моңаюын кем генә белеп бетерсен. Гөлсар юк, сорар кеше дә калмады.
Хәер, ул да белеп бетермәгәндер фани дөнья хикмәтләрен. Назлы
елмаюы, йомшак сүзе, иренең җанын җылытып, яшәү дәрте өстәп
торганын сизендеме икән? Сизмиме соң, зирәк, акыллы, олы йөрәкле
иде бит ул. Барысын-барысын җанына якын алганга шулай иртә туза
торгандыр да Дәүйөрәк!
Гөлсар кебек изге җаннар сирәк шул дөньяда. Соң аңлады ул моны.
***
«Кошларда да кеше язмышлары...» Алай гына түгел, кешеләргә дә
кош язмышы юраган бугай Тәкъдир... Юк, китсә дә, озак яши алмас
ул калада. Авылдан башка яши алмавын аңлады бугай кызы да...
Үзгәрергә соң инде аңа. Шушы җир тарта, җибәрми гүя.
– Ниятең изге, кызым, – дигән иде аның белән саубуллашканда.
Сугыш кырыннан да туган туфрак тартып кайтарды аны. Шунда
ятып ял итәр инде...
Әйе, дәрья-таулар кичеп, ярсый-ярсый канат кагынып, ерак юллар
үтеп бала чыгарырга туган җиргә кайткан кошлар кебек сугыштан
исән кайтты Әпүш. Кендек каны тамган газиз туган җирен сагынып
кайтты.
...Менә бүген дә күршесе Гамиләгә дулкынлануын белгертәсе
килми, беркавым уйланып утырды карт.
– «Әйтәм» дип уйлап та, әйтәлми йөргән сүзем бар. Үпкәләштән
булмасын, Акмөгезне алып чыгам мин! – Картның тавышы үзенеке
түгел гүя, калтыранып чыкты.
Гамилә телсез калды. «Ничек инде, вәгъдә – иман, биргәнне
кире аласыңмы?» дияргә теле әйләнмәде. Ире Әчтиннең: «Күҗем
арларына бура бурыйбыз. Төшемле эш таптым. Сәмәне кулга
кергәч тә, тиенен-тиенгә түлим!» дип, сандугач булып сайравы күз буяу, шыр ялган икәненә ул үзе дә, Акмөгезнең хуҗасы да күптән
төшенгән иде инде.
Гамилә юләр түгел, белә: сыер кадәр сыерны тота-каба кем бушка
бирсен? Чапырыш күршесен үз малының нигъмәтләре – атнага бер-
ике кертә торган сөт, каймак, катык илә генә бәхилләтеп булмасын да
белә! Әчтиннең холык-фигылен дә ятлап бетергән: бура бурап, акча
эшләп йөрми, типтереп калмакчы рәхәт яшәргә күнеккән ир кәмәше.
Яшәделәр инде! Җәй буе кайтып та күренмәгән ирдән ни көтәсең?
Мөгезле эре терлеккә тиенгәннәренә әле кайчан гына дисәң дә
арттыру булмас. Сыерлы булу куанычыннан гарип улы чалгы тотарга
өйрәнде. Ызан-сызаларны кырып-себереп кышлык печән әзерләп
йөрде, тырыша бахыр. Ияләшкән иде Акмөгезгә, үзебезнеке дип
белеп, сөенеп йөри иде.
Күршесенең кышка кызына Казанга китәргә җыенуы Гамиләнең
күңеленә өмет чаткысы сирпеп торуы хак. Калага сыер җитәкләп
китмәс бит агай олыгайган көнендә, дип уйлый иде. «Бурычлы
үлмәс, хаста көн күрмәс» дип юанырга сәбәп бар иде. Юаныч таба
алганда яши әле кеше! Сыер сөтле, ипле, тибенеп-сөзеп интектерми.
Савып бетергәнне юаш кына көтеп тора, рәхмәт әйткәндәй башын
чайкап куя. Адәм акыллары бар хайванда, дип сокланган чаклары...
сагындырыр инде!
Акмөгезен ияртеп, үзләренә таба юнәлгәндә Гамиләнең баскыч
төбенә чыгып баскан улын күргәч, йөрәге өшеп киткәндәй булды
Әпүшнең. Күзләрен мөлдерәтеп, берни дә аңламыйча карап тора
бахыр. Карт тукталды, әкрен генә атлап, малай каршына килде,
калтырана төшкән сыңар кулы белән аның башыннан сыйпагандай
итте.
– Печән әзерләвеңә рәхмәт, улым, кыш корсагы озын ул!
Акмөгезнең бозавы сиңа буласы бит! Дустыңнан бүләк булыр ул сиңа!
Малайның йөзенә аптыраулы елмаю җәелде. Әпүшнең дә күңел
күге яктырып китте.
...Кошлар агачка сыена. Ә кеше – бер-берсенә. Яшисе дә яшисе әле!
Тәмам.
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев