Роза Мулланурова автор яңалыклары
-
10 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Ачлык үзәкләргә үтте. Беркөн ир түзмәде, балага изеп ашатырга дип, сандыкта саклап торган соңгы бәрәңгене көлгә күмеп, пешереп ашады. Тамагы туймады, әмма даны... -
5 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Сабый хакы дөнья мәшәкатеннән, үпкә-рәнҗешләрдән өстен. Йөрәк тибешен тыңлап, аның өчен яшәр ул. Рәйсә рәнҗесә-рәнҗемәсә дә ир әйткәнчә булыр. Гөлсар түгел, ул килде көндәш өстенә! Никадәр аяусыз, ачы булса да, хакыйкать шул: сугыш чарасыз итте, бутады язмышларны. Сүнмәгән өмет бар: калганы – үтәр! -
3 июнь 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Бәлки җырлар! Аның өчен! Җан яраткан, фронт юллары буйлап җитәкләп йөрткән, үзенә иярткән шул көйне тыңлау үзе бәхет булыр иде! Көне буе егетнең уен-хәтерен бимазалап торды шул фараз. -
13 май 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
...Гөлсәрия, Гөлсар! Мәңгелек моң, сагыш булып кына яшисең! Сүнсә дә яктысын, нурын җуймас йолдыз булдың син Әпүшнең күңел күгендә! Яшь аралары байтак булса да, бер авылда туып, шул җирнең хәтфә чирәменә тәпи баскан, бер чишмә суын эчеп үскән күршеләр иде алар. -
6 май 2026 - 09:00
ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повесть)
Ел фасылы гына димә, гомернең дә көзе җиткән икән шул. Урам тып-тын. Машина гөрелтесе колакка чалынмады... «Кайтмадылар! – дип куйды ул үзалдына. – Бүген дә кайтмадылар». -
30 август 2025 - 09:00
Әләк (хикәя)
– Чык миңа кияүгә! – Ничек? Ә Фәрит? Югыйсә, Фәритнең өйләнеп, чибәр хохлушканы ияртеп кайтканын белә иде. Баштарак бу хәбәр аңа җир тетрәгән кебегрәк тәэсир итте. Яшәүнең яме, кызыгы бетте, гүя. Сагыныр-көтәр кешең булмагач, ничек яшәргә кирәк бу дөньяда? – Мин... Мин бит сине... яратмыйм... -
22 август 2025 - 11:00
Гамәл дәфтәре (хикәя)
Газизъяр! Бүтәннәр сиңа Газыймҗан, дип дәшә. Ә минем өчен син бик-бик газиз идең. Насыйп булмаган яр булгангадыр бәлки! Мин сиңа үпкәләмим. Хәер, үпкәләргә хакым да юктыр. Син карынымда яралачак газиз балама тормыш бүләк иттең, әмма безне җаныңа, күңел түреңә уздырмадың. Хыялым, сагышым-өметем, җанымның яртысы идең...