ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)
Ачлык үзәкләргә үтте. Беркөн ир түзмәде, балага изеп ашатырга дип, сандыкта саклап торган соңгы бәрәңгене көлгә күмеп, пешереп ашады. Тамагы туймады, әмма даны...
***
Атна буе давыл котырды. Җил бер тынды, янә көчәеп, күктәге
каракучкыл болытларны айкап, әрле-бирле куып йөртте. Ишегалдында
җәелеп үскән шомырт, миләшләрнең бүрткән бөреләрен йолыкты.
Мөкәррәмә апаларыннан калган ике тәрәзәле, бәләкәй йорт, «менә
авам, менә җимереләм» дигәндәй, шатыр-шотыр килде. Кар катыш
эре бөртекле яңгыр коелырга торган иске пыяланы төйде. Сыңар
куллы булса да, ир – ир инде: каяндыр бүрәнә юнәтеп, матчага терәү
куйдылар.
Гөлсәрия бәбәйгә авырый, тулгак ачысы көч-куәтен, хәлен
алган. Ярдәм итәр кеше юк. Өметен җуюдан чак тыелып тора.
Исән котылырмы? Абыйсы яңадан кушылуларына каршы иде. Ә ул
хыянәтче дип тормады, иренә иярде дә китте. Баласын җирләгән яшь
хатынны каената-каенана хозурында калдырып, башка чыгуларын
үзенекеләр дә хупламады. «Шәригатькә сыймаган гамәлдән тыелырга
кирәк!» дип, үгетләде әтисе дә. Ахырда, «киртәсенә керсен» дипме,
кеше-карага бик сиздерми-белдерми генә мулла булып йөргән Билал
абзыйны чакырып, никах укытуны тиеш тапты. Ә әнкәсе ничек кенә
өзгәләнсә дә, өйдәгеләрдән узып кызына ярдәм итә алмаудан гаҗиз
иде.
Алай да җаен тапты, тулгаклый башлавын сизенеп, күчтәнәчен
төйнәп, кече кызын кендек әбисе – Шәмсениса карчыкка йөгертте.
Төпчеге Түбән очтан әйләнеп кайтканны утлар йотып көтте: кызы
аңлата алырмы хәлне? Карчык киреләнмәсме? Ярдәм итәрме?
...Алмагачлар ул таңда купшы кәләш сыман ап-актан киенгән иде.
– Абау, җаным, бу ни хәл? – Кендек әбисе кулына алган җан иясен
– тере йомгакны чак төшереп җибәрмәде. Куркуы шулкадәр көчле,
кулы калтырана, тавышы карлыккан. – Күргән-белгән хәлмени,
ябышкан моңа нидер, кубарып булмый. Йөзлек белән – күлмәктән
туган дисәң дә...
Кендек әбисе Шәмсениса дин гыйлеменә дә, дөньяви хикмәтләргә
дә битараф түгел, шактый мәгълүматлы карчык – бер мәл аптырабрак
торды да, нидер исенә төшкәндәй җанланып, әйтеп куйды:
– Дөнья булгач, тәкый гаҗәп хәлләрне күрергә язган икән безләргә
дә! Моңа ябышкан нәрсә, белмим нәрсәдер, әллә акбур, әллә ни,
әмма…
Бәласез генә баладан котылдым, дип җиңел суларга өлгергән ана
тынсыз-өнсез калды: коты очты. Гөнаһысына күрә җәза шул микәнни?
– Тукта, тукта, хуштан язарга ашыкма! Сабыр, бер-бер хикмәт
бар бугай монда. – Кендек әбисе кечтекине сыйпый, әйләндерә-
кыландыра, ә иреннәре туктаусыз дога пышылдый. Бите буйлап тир
ага, үзе сөйләнә:
– Куба бу, куба! Күлмәктән туган, дигәнне ишеткәнең бар идеме
элегрәк?
«Юк!» дигәнен көтеп тормыйча, әзрәк тынычланганын күргәч,
үзенекен тезде:
– Сез, яшьләр белеп бетермисез, Кашгариның «Диване лөгатет-
төрк» сүзлегендә «каплыг огул», ягъни кап – сүрү эчендә туган
бала» дигән әйтелмә бар. Шул исемә төште бит, Ходайның хикмәте.
«Бәхетле» мәгънәсендә йөрүе хактыр, мөгаен. «Карындыгы белән
туган бала бәхетле була», ди бит безнең татар да. Йөзлек белән
туган дигәнен дә ишеткәнегез бардыр. Изге бәндәләрдән булмагае
бу гөнаһсыз сабый...
– Дүрт саны да төгәл, төзекме? – Сабырсызланып, кендек әбисенә
иң тәүдә яудырган соравы шул булды ананың. Хәвеф, шик, курку,
өмет – һәммәсе бер җепкә тезелгән, юк, укмашкан. Искә төшерү дә
куркыныч: яшәүдән ваз кичте, акташ эчте бит ул! Нарасыйны, Ходай
биргән йөрәк җимешен яралгы килеш юк итәргә, төшерергә маташкан
идеме? Якты дөньядан ваз кичәрдәй минутлары аз булмады шул...
Яшисе килмәде: гарип каласын уйламый, абзар түбәсеннән сикерде.
Амбарда капчык, утын, агач яркасы сөйрәү, потлы чиләкләр белән
су ташу да калмады. Кер уу, салкын чишмә суында чайкау, бөкерәеп
идән юуны әйтәсе дә юк.
«Болай да сәламәтлегең чамалы, ник шулкадәр мәрхәмәтсез син
үзеңә?» – дип аңга китерергә тырышты өлкән сеңлесе. Җавап бер иде:
ирсез бала табу оят-хурлык! Шул күзне томалады, җилдән туган дип
кимсетерләр дигән уй ялгыз ничек үстерәм дигәннән дә хәвефлерәк
тоелды. Шул фараз куркытты, коточкыч гаделсезлек булып тоелды.
Югыйсә, Ходай каршында алар никахлы ир вә хатын иде бит?
Әмма закон – канун буенча... Елга якын бергә яшәп тә, авыл советына
барып, язылышырга өлгермәделәр. Кирәксенмәделәрме? Мондый
хәл булырга мөмкин дигән уй башына килмәде. Ә Рәйсә нык торган:
язылышканнар!
Карындагы яралгыга җан кергәч, тибенә башлагач, сулкылдап,
күзе ачылды: Ходай биргән аны! Сөеп яраткан җан иясенә мәрхәмәтен
салыр!
«Кичер гөнаһлы бәндәңне, шәфкатьле Раббым! Киң рәхмәтең илә
ярлыка! Ташлама мәрхәмәтеңнән, үзең җан иңдергән нарасыйны
сау-сәламәт дөньяга китерергә насыйп ит!» Көн-төн ялварды Гөлсар, чит-ятларга белдерми, теләк тели-тели, биш вакыт намаз укырга
хирысланды.
Йөрәк авазын ишетте Раббысы! Ана булды. Сабые ни хәлдәдер?
– Кыз малай! – диде Шәмсениса карчык.
– Ничек инде? Кызмы, малаймы?
– Кыз инде, кыз бала! Менә, күзеңне ачыбрак үзең кара!
Ир дә сынатмады, «малай кирәк!» дип өзгәләнүләрен оныткандай:
– Кем булса да, риза! Икегез дә исән-сау! – дию белән чикләнде.
Күзләрен ачып, яңгыр юган тәрәзәгә күз салса, шаккатты Гөлсәрия:
җил-давыл тынган, көн аязган, офыкта нурланып, алсуланып кояш
көлә. Ә җир... ап-актан киенгән. Шомырт-чияләр ак күбеккә баткан.
Бөҗәк-күбәләкләр карт алмагач тирәли безелдәп оча, бөтерелә, туй
итә. Кәкре алмагач тураеп баскан, бөреләрен ачып, аксыл-шәмәхә
чәчкәләре белән дөньяны сөендерергә тели. Чыр-чу килеп кошлар
чыркылдаша, өздереп сандугач сайрый! Шатлык, куаныч, бәхет аһәңе
бар былбыл җырында!
– Бәбәйле йорт котлы булсын! Җирдән-күктән бәхет-шатлык иңсен!
– Рабига җиңгәсе кояштай балкып ишектә күренүгә елап җибәрде
Гөлсәрия, онытмаган, рәхмәт яугыры: бәйрәмгә дип, күз карасы күк
саклап торган оннан кош теле пешергән. Балан кайнатмасы, миләш
кагы, киптереп тарткан шомырт оныннан болгаткан тәм-том, чикмәнле
бәрәңге – бу заманда патшалар сыена тиң. Авыздан сулар килерлек.
Бәби чәенә күршеләр җыелды. Бәбидән котылган хатынны
котлап, хәзинәдә бары белән күчтәнәч-бүләген хәстәрләп, якын итеп
кергәннәр бит: арыш оныннан пешергән көлчә йә кабартма; кем
кипкән җиләк, карлыган, өч-дүрт чикләвек булса да тотып килгән.
Күрше Оркыяттәйнең алъяпкыч кесәсенә өч йомырка сыйган.
– Балалар авызыннан өзеп... – Сөенәсе иде дә, еларга тора
Гөлсәрия – теш кысып түзә торгач, сабыр савытлары тулып ташый
икән берзаман.
– Тернәкләнергә кирәк сиңа. Күзләрең утырып, шәүләң генә
калган, – дип ахылдый күршеләр. Әллә кем түгел инде берсе дә.
Сугыш еллары, михнәт һәммәсен бер төсле, кипкән балыктай коры
сөяккә калдырды.
Үзәге ныклар бирешми: сау әле, арык тәнгә ит кунар, исәнлек
кирәк, дип юанган көннәре. Күрмәгәнне күрсәтте заман: кар астында
кышлаган башак җыеп, шуны ашап, гаиләләре белән агуланып үлгән
авылдашлар өчен дә өзгәләнә җаннары. Хәер сорашып көн күргән,
ятим күрше малае Закирҗанның зәмһәрир суыкта, авылга кайтып
җитәм дигәндә, хәлсезләнеп, егылып, катып үлүе – берсе дә истән
чыкмый бит.
Абыстай, Коръән аятьләре укып, нәни кызчыкка игелекле, хәерле
гомер теләгәч, мәрхүмнәр рухына багышлап та дога кылдылар. Ә кояш аяусыз кыздыра. Җир такталанып каткан. Чәчкән иген
тишелеп чыга алмый. Бәрәңге утыртыр чак узып бара. Һәркемнең
уенда бер хәсрәт – орлыклык бәрәңге юнәтү. Авыл да, кешеләр дә
хәлсез шул.
Удмуртларныкы белән чиктәш аларның җирләре. Каенлык кына
аерып тора, арырак арлар басуы. Бу милләт эшкә татарлардан да
ныграк, үҗәтрәк, һавадагы торнага алданмый, җиргә карап, җир
эшкәртеп көн итә бугай. Алай да... Көзен кар иртә яуды, аргы якта
арларның бәрәңгесе җыелмый калган, диләр. Тылсымлы сүз булды
бу! Гөлсәрия дә ирен тыкырдатты: «Әйләнеп кайтыр идең... Бәлки...»
Кырда калып өшегән бәрәңге тансык ризыкка әйләнде. Кәлҗемә
дигәне, пешкәч, кайнар килеш тамак алдарга ярап куя. Бер барды
ир, ике-өч... Соңгысында юлы уңмады: атка атланып куа чыктылар,
күнитеге аяктан төшеп калды. Янды йөрәккәе! Иске булса да үзеңнеке
үзеңә ярый, яңасын каян табасы...
Башка чыкканда атасы белән үгиеннән аларга нибары бер бидерә
бәрәңге тиде. Аны да Рәйсә кеше күрмәгәндә, яшереп арбага чыгарып
салды. «Бәхетле булсыннар!» – диде дә, йөгерә-атлый өйгә кереп
китте. Яхшы күңелле хатын булып чыкты ул үзе, җаннар җанга
тартмадымы, бербөтен була алмадылар. Хәер, сере тирәндәрәк
булгандыр…
***
...Туңкаеп көннәр буе җирдә казынудан туя халык, җаны җыр-
моңга сусый, бәйрәм көтә. Сабан туен – бу якларда аны «җыен»
диләр – хәтта сугыш елларында да бәйрәм итәргә тырышты халык.
Тураеп кояшка багу, туган-тумача, дус-иш белән очрашу, аралашу
өчен бер сылтау бит ул? Көч сынашырга җыеламы гавам: үзеңне
күрсәтү, бүтәннәрне күреп гыйбрәт алу – шулдыр бәлки максаты?
Юктыр, борынгыдан килә торган йоланың мәгънәсе тирән вә киңдер:
«Җырлап ачыла күңел, җырлап ачылмаган күңел, мәңге ачылачак
түгел!» – дип тиккә әйтмиләр бит.
Сабан туенда олысы-кечесе уйнап-җырлап күңел ача! Милли рух
сагында тора Сабан туе! Аның бар яме – ат чабышы, диючеләр дә
хаклы.
Тирә-як авыллардан җыелган чабыш атлары арасында үзләренекен
күрергә дип кенә төшкән иде мәйданга Гөлсәрия дә. Күңел биреп,
күп көч куеп ире тәрбияләгән чабышкылар да бар бит араларында!
– Гомер эчендә бер сәхрәгә чыккач, рәхәтләнеп ял ит, апа. Бәбчеккә
үзем күз-колак булам. Кулымнан да төшермим! – Сеңлесе ялварып
сораганга гына калдырды сабыен. Имезлеккә ипи катысы чәйнәп
салды да, атлар узышы башланганчы мәйданны әйләнеп килмәкче
булды.
Малай-шалай көрәшеп маташа. Ябыктыр үзләре, зазурлык белән
генә алдырган, әүмәкләшкән булалар. Чын көрәшкә әле иртәрәк.
Көрәшердәй ирләр дә калмады шул, ир-ат сугышта кырылды. Капчык
киеп йөгерергә атлыгып торган тәвәккәл кыз-кыркын байтак күренә
үзе.
Гөлсәрия алгарак узды. Тузан болыты туздырып атлар чаба. Арттан
килгәненә бирергә дип тәгаенләгән яулыгы әзер аның да. Алдан
килүчесе бүләксез калмас, ә арттагысына... Нәүмиз булып калмасын,
анысына да бүләк тиеш!
Нигәдер күңеле тыныч түгел, йөрәк тарсылдап тибә. Чабыш
атларыныкы сыман! Кызын сагынырга да өлгерде инде әллә? Йөгерә-
атлап килеп җитсә, җәеп калдырган шакмаклы ашъяулык өстенә
ике әби таралып утырган. Бәби дә, бәби караучы да юк. Гөлсәрия:
«Кызлар кайда?» – дип сөрән салуга, җилкә сикертү белән генә
чикләнделәр. Ул арада бер малай белән җитәкләшеп сеңлесе килеп
җитте.
– Апа! Бәбчекне бер апа алып китте. Әнисенә илтеп бирәм, дип...
– Нинди апа? Кем ул?
– Теге... Ни... Рәйсә исемле мин, әнисен яхшы беләм, диде.
– Кайсы якка китте? – Гөлсәрия әллә тере, әллә һуштан язар хәлгә
җиткән, сүз әйтерлек, берни уйларлык хәлдә түгел.
– Әпүшнең яшь кәләшен әйтәсезме? Су буена, Шылалы чишмәсенә
таба ашыгуын күреп калдым. Төенчеге беләгендә иде, – дип, «сөенче»
алды бер ачыгавызы. Икенчесе, йөрәккә шом салып: «Суларга салды
микән?» – дип ахылдады. «Булыр, булыр!» – дип куәтләде тагын
берсе.
– Йөгердек! – Абына-сөртенә атлаган Гөлсәрияне кемдер җитәкләп,
яулыгын төзәткән булды. Минуты ай кебек тоелган мизгел исенә
төшеп, төн йокыларын бүлеп сикертеп торгызыр, мәңге онытылмас
хәл иде бу!
Рәйсә чишмә буенда, яшел чирәмдә биләүсәдәге нарасыйны
кочып, назлап утыра иде. Иркәли-сөя, күзеннән мөлдерәп яше ага.
Килүчеләрне күреп сискәнеп китте. Гөлсәрия тыны-көне бетеп,
чирәмгә ауды:
– Кузгалма! Егарсың! Мин үзем! – Калтыранып, баласына үрелде.
– Безнекенә охшаган! – Көндәше яшен сөртеп, гаепле сыман
көчәнеп кенә елмайды. – Карап кына тордым. Бәхете-тәүфыйгы
белән үссен, дип...
«Синең ни эшең бар минем баламда!» Алай да уен ярып салмады.
– Сихерләмәде микән? – Арттан ияреп килгән берәү пышылдап
әйткәнне ишетте. «Кит инде! Булмас! Юкны сөйләмә!», «Мескен!
Үзенекен сөеп туймаганга ымсынгандыр», «Ул да адәм баласы бит!» –
ише гөманлаулар, чыш-пыш бер минутка да тынып тормас кебек иде.
Гөлсәрия берәүне дә тыңламый, ишетми дә, ераккарак китеп,
агач ышыгында, аулак урын табып, баласына ими каптыру уен гына
уйлый. Күкрәк сөте шифалы, күз тиюгә, чир-чорларга да дәва икәнен
белә ул.
Ни хикмәттер, төшмәгәнме, беткәнме сөте, буш иде аның күкрәге...
Бала тапкач, кан яңара, көч арта, дигән булалар да, бер кабарлык
ипи булмаса, тәгам исе чыкмаса, каян артсын көч? Баладан котылгач,
аңарчы да юньле ризык күрмәү сәбәпче идеме, авырлы чакта борчу-
хәсрәт йоту хикмәтеме – юк бит сөте! Бик кыйммәт ирек хакы!
Югыйсә Шиһабныкылар запас белән яшәгән кавем, лар төпләре
әле коргаксып ук бетмәгәндер. Әпүшнең яшь хатынын ташлап башка
чыгуы җинаять итеп кабул ителде. Җинаятьчегә җәза тиеш! Йорттан
сукыр бер тиен дә тәтемәде Әпүшкә. Ачтан үлмәгәйләре? Теләсә
нишләсеннәр! Рәйсә киленнең, кача-поса, базга төшкәнен, бидерәне
чүмәкәй тутырып, бәрәңге алып менүен, ишегалдында торган җигүле
атның арба төбенә бушатуын, печән белән каплап куюын күрми-белми
калдылар. Мәрхүмә Мәрьям абыстайдан калган түшәк-ястыкны
да: «Көя төшкәнне көтеп ятмасын!» дигән булып, ялт кына арбага
чыгарып салды ул. Әпүш үзе, бу хәлләрдән бихәбәр булганга, аңа
рәхмәт әйтүне дә кирәксенмәде.
***
Ачлык үзәкләргә үтте. Беркөн ир түзмәде, балага изеп ашатырга
дип, сандыкта саклап торган соңгы бәрәңгене көлгә күмеп, пешереп
ашады. Тамагы туймады, әмма даны... Дуамалланып, ярсып чыгырдан
чыгардай булган бер мәлдә (андый гадәт тә ят түгел кызу канлы иргә),
Гөлсар аны бер җөмлә белән туктату әмәлен тапты: «Бала өлешен,
соңгы бәрәңгене урлап ашаган Әпүш син!» – дип, телсез итте. Гарчел
ирнең кикриге шиңеп, юашланып калды. Ирен тәрәзәдән карап калган
хатынның да күзенә яшь тулды. Йөгерә-атлый җилләнеп чаба ир,
буш җиңе талпынып-талпынып та оча алмаган кош сыман җилдә
җилферди. Cыңар канат белән бит аның газизе дә. Ник миһербансыз
кылана соң кайчак адәм баласы? Дөнья үзе мәрхәмәтсез булгач,
нишлисең дип юанасымы?!
Ир заты күтәрә алмастай сүз белән беркайчан да уйнарга ярамавын
аңлады хатын. Авыр тормыш изгән, хәерчелектә яшәргә дучар
ителгән адәмнәрнең кайчак ызгыш-талаштан, бер-берсен кимсетүдән
тыелып кала алмавын аклау кыен... Фәкать мәхәббәт, ярату гына
зилзиләләргә бирешмәслек көч бирәдер. Бәгырьне өтәрдәй саксыз
сүз тормышыңны җимермәсен дисәң, йөз кат үлчәп бер генә кисәргә
кирәген хәтергә төенләп кую зарур. Әмма ирнең мин-минлегенә тия
торган сүз – ачлык патшаның кыланмышы-сынавы булгандырмы ул,
хәтердән чыкмый, икесен дә озак хафаландырды. Дуамал, кайчак киребеткән, үзсүзле инде ул – нәселләре шундый! Үҗәт, әмма
җебегән дә, карак та түгел! Эшчән, тырыш, юмарт! Сабый өлешенә
керә торган ирмени ул...
Кулларында ут уйнатырдай егәрле чакта ут-гарасат эченә
барып керде. Сугыш имгәтте, ярты кеше итте, әмма горурлыгын,
тәвәккәллеген сындыра алмады. Меңнәр, миллионнар бит алар –
яралы җаннар. Очарга яралган кош шуышырга хөкем ителсә, яман.
Талпынса да күтәрелә алмый күккә, ярсый-ярсый канат кагына,
барыбер җиргә егыла. Җирнең тарту көче куәтле, димәк. Бер ул
гынамы сыңар канатлы, буш җиңен селтәп йөрүчеләр? Аксагы-
туксагы, хәмергә алданганы – бихисап!
Кендеге белән туган җиргә береккәне, колхоз эшен үзенеке итеп,
булсын дип тырышканы, аның сыман фидакаре санаулы бит алай да.
Әпүш дигәнгә кимсенми ул. Атлар да карады, ат җигеп төрле эшкә
дә йөрде. Дөрес, тормышлары әллә ни мантымады. Аптырагач, көтүче
булып ялланды, колхоз сыерларын көтәргә алынды. Кояш чыкканнан
алып, батканчы, кар, яңгыр астында, көн озын эссе-кызуга, кигәвен,
черки талаганга түзеп, мал-туар көтүләп, ялан-кырда чыбыркы
шартлатып кем йөри, дисәң? Ул! Алмашсыз, ялсыз! Түзсә, ул гына
түзә.
Гомер буе авыр эштә изелгән ир-атның күбесе язмыш сынавына
чыдамый: дөньясына кул селти дә эт ялкавына әйләнә. Эчүгә сабыша.
Ә ул яралардан сызланса да, сер бирми. Дөрес, судан саф, сөттән ак
түгел. Ярсып, кызып, чамасыз кыланган чаклары була. Хатын сабыр
булса, килешеп яшиләр. Дөнья булгач, савыт-саба шалтырамый
тормыйдыр. Кайчакта шалтырый да тына, ә кайчак... чыгырдан
чыгарырга бер сүз дә җитә. Сабыр, шәфкатьле Гөлсәрия кызу канлы
ирне тыю, ипкә кертү сере дип кагылдымы авырткан җиренә? Ир
сүз көрәштермәде. Хәтта айның да якты ягы да, караңгы ягы да бар,
диләр! Акылга утыртырга тырышуның да!
Хикмәт сүздә генә дә түгелдер. Кырык алтының язы зур сынаулар
узган авыл өчен аеруча мәрхәмәтсез булды: сугыш елларында
ачлы-туклы җан асраган халыкка җир сөрү, чәчү-утырту күтәргесез
йөк иде. Чәчәргә орлык, бәрәңгесе булсае! Сукага җигәргә аты юк,
үгез-сыерына хәтле күтәрәмгә калып бара. Җиңү килүгә куанып
туймадылар, олы афәт – корылык башка ишелде. Ашарга яраклы үлән,
кычыткан, балтырган, сәрдә, кузгалак, кәҗә сакалы, кукы калмады.
Ачлык теш ыржайтты.
Ач ананың күкрәгенә тамчы сөт төшмәгәнен белми, ими сорап
елый да елый сабые. «Эшкә! Эшкә!» – дип кычкырып уза бригадир.
Түләвен дә түләмәс колхоз, әмма кылны кырыкка ярырдай чакта
эшкә чыкмау да – җинаять. Яшь балаңның ачыргаланып елавы
эштән калырга сәбәп түгел. Сабагында көеп-корып беткәнче күтәрелеп килгән печән-үләнне чабып, киптереп, кибәнгә өясе.
Колхозның амбар-келәтендә дә эш бетми, яңа ашлык өлгергәнче,
ындырга кайтканчы, күгәрек каткан стеналарны кырып юасы, агулап,
чистартып куясы бар. Өмет яшәтә бит кешене.
Их, кәҗә булса да юнәтәсе иде! Әнкәсе Маһинур карчык чулпы,
затлы беләзек-йөзекләрен – каенанасы мирасын, кызының учына
сонды: «Әхмиләр Фәрдиясе базарга йөри. Аңа да әҗере булыр,
сатып, кәҗәгә тиендерсен сезне!» Эрләмәгән, сукмаган, Әхмигә –
ыштанлык! Нияте изге Гөлсәриянең дә – күзгә-башка күренмәгән
затка печән әзерләү иде.
Балага күз-колак булырга күрше кызларын ризалатты. Ә кызларга
уен тансык. «Киттекме су коенырга?» «Бу елакны нишләтәбез?»
«Әнә, базлары ачык, төшереп куй шунда! Тавышы ишетелмәсен!»
Берсе әйтте, икенчесе җөпләде. Матчага эленгән талбишек базга ук
төшеп утырды.
Бакча артлатып хәл белергә килгән Маһинур карчык телсез калды:
алачык кебек бәләкәй, ярлы өй буш. Хәлсез сыктау, ыңгырашуга
тартым аваз колакка чалынгандай булды. Бу ни? Каян килә бу аваз?
Баз капкачы ачык. Иелеп, үрелеп караса, төенчек! Шыңшып яткан
бала түгелме?!
Баз диярлеге юк, сай чокыр гына иде бу. Ялгыш егылып төшкәнме,
«теләсә нишләсен, тавышы чыкмасын» дип, берәрсе юри куйганмы?
Күлмәк итәген ыштан бөрмәсенә кыстырып, әби җәһәт кенә
чокырга иелде, төенчекне күтәреп алды: калтырана, тере! Туңган,
тәмам хәлдән тайган, бичара. Еларлык хәле калмаган, эт баласы күк
шыңшый! Шөкер, сабый исен әле ничек тычкан-күсе ише хәшәрәт
сизмәгән!
Келәне элеп тормады, ут капкандай ашыгып, бакча артлатып өенә
йөгерде. Әбисенең алъяпкыч итәгендә оеп, төп йортка кайтып барган
оныкны бакчада нидер караштырып йөргән күрше карчык абайлады.
Ахирәтенең алъяпкыч итәге буш түгелен күрде дә сораштыра
башлады:
– Нәстә таптың, Маһинурттәй? Хәзинәгә юлыктыңмы әллә?
– Хәзинә шул! – диде күршесе. – Күрсәтимме?!
Ике карчык, таң калып, иске чүпрәккә төргән, бөрешкән, бетәшкән,
әмма адәм баласына охшаган җанлы төргәккә бакты.
– Абау! – дип ахылдады күршесе. – Адәми затмы соң бу?
– Адәм заты булмыйча! Бәхете белән аяк бассын бабасы туфрагына!
– Куй, күрше! Бу да үссә... Туган бала үлә, дигәнгә мәңге ышанмам!
– Тиресе текмәгән, үсәр! – Хаклыгына инанып, кистереп әйтте
әби. Ләкәтә суктырып торырга вакыты юк, ашатасы, юындырасы бар
җан иясен! Бөрешкән уймак иренгә кәҗә сөтен тамчылап тамызып,
йотарга өйрәтәсе! Яшәр! Ун бала тапкан-баккан Ана сүзе булыр бу! Үстереп, кеше иткән алты баласыннан дүртесе исән әле. Монысын
да – кадерле, газиз оныгын аякка бастырып, кеше итәр ул. Сабый
хакына яшәр үзе дә.
Хәлсез кечтекинең аягы җиңел булды. «Үзем үстерәм! Бала төс
түгел икән сезгә!» дип дулаган Маһинур карчыкның ачуы тиз сүрелде.
Аның каравы, Гөлсәриягә төп йортка кайтып-китеп йөрергә юл
ачылды: имезү сылтавы белән чоланда сабыен кочып утырган анага
тамак ялгарлык ризык эләкми кала димени! Аз-маз сый да ярап куя
бу заманда!
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев