Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)

...Гөлсәрия, Гөлсар! Мәңгелек моң, сагыш булып кына яшисең! Сүнсә дә яктысын, нурын җуймас йолдыз булдың син Әпүшнең күңел күгендә! Яшь аралары байтак булса да, бер авылда туып, шул җирнең хәтфә чирәменә тәпи баскан, бер чишмә суын эчеп үскән күршеләр иде алар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
...Гөлсәрия, Гөлсар! Мәңгелек моң, сагыш булып кына яшисең!
Сүнсә дә яктысын, нурын җуймас йолдыз булдың син Әпүшнең
күңел күгендә!
Яшь аралары байтак булса да, бер авылда туып, шул җирнең хәтфә
чирәменә тәпи баскан, бер чишмә суын эчеп үскән күршеләр иде алар.
Утызынчы еллар башында бер аймактан унлап гаилә, өр-яңа
авылга нигез салырга ниятләп, туып-үскән салаларыннан унбиш
чакрымнар ары, кара урман белән уратылган чит-ят җиргә күченеп
китмәк булды. Чынлыкта, билгесез юлга – урман төпләп, яңа
тормыш башларга егәрле-хәлле ир-атлар баш булган ишле гаиләләр
кузгалырга җөрьәт иткән иде.
Ни-нәрсә мәҗбүр иткәндер аларны ияләнгән ипле тормышларын
тузгытып, удмурт авыллары арасындагы ят җирдә сыену эзләргә?
Ышна җирләренең ераклыгы, чәчүлек аз булумы? Дөнья болганып,
хәллерәк хуҗалар өстендә кара болытлар куера башлауда идеме хикмәт? Югыйсә, авылда аларны күпсенгән, өнәмәгән кемсәләр юк
та иде шикелле.
Яңа авыл калкасы җирнең матурлыгы: чикләвекле сызалары,
балан-миләшле аланнары, гөлдерәп аккан, гаҗәеп сер тулы
чишмәләре, очлары күкне терәтердәй биек, озын-төз булып үскән
чыршы-наратлары, ымсындыргыч табигате күңелләрен әсир иттеме?
Тәвәккәл ирләрнең кыю адымы бала-чага өчен сер булып калды.
Шуңа күрәдер, Шиһабныкылар да, Шәйдулла нәселе дәвамчылары
да ник, нигә болай кебек сораулар белән баш катыруны кирәксенмәде.
Андый четерекле мәсьәлә үсмерләргә кызык та түгел бит. Офыкларга
тоташкан кара урманда куян-төлке, боланнар яшиме?! Өлкәннәр
кисәтеп тора, югыйсә: аргы якка – удмуртлар җиренә борын сузмаска,
чикне бозмаска. Кем белеп бетерә ят кавемнең яшәү рәвешен, уй-
хыялын, холык-фигылен?! Әнә, кирәмәтләре генә дә ни тора! Әгәр
эләктерә калсалар, бала-чаганы утта кыздырып... Тфү-тфү, Ходай
сакланганны саклармын дигәнме?!
Гөлсәриягә ул чакта унике яшьләр тирәсе, ә Әпүш кушаматлы,
яшен ташыдай елгыр, тиктормас күршесенә җиде-сигез яшь кенә
булгандыр. Әмма маҗаралы сәяхәтләр бөтен вөҗүден биләп, күңелен
җилкендереп торган малай тик утыруны белми. Ни аяныч, агым
сулы, балыклы Иж ерак калды. Колач салып йөзү түгел, кармак
салып юанырлык елга-күл дә юк ыру сайлаган ят җирнең тирә-
юнендә, фәкать чишмәләр генә. Чишмәгә кытлык юк, әмма биш-алты
чишмәдән гөрләп аккан сулар коргаксыган җиргә сеңә дә бетә. Инеш
дигәннәре чыпчык тезеннән кала!
Хәер, моңаеп утырыр ара юк. Балта-пычкы зыңгылдавы көн-төн
тынып тормый. Ирләр төз, озын наратларны кисеп аудара, турый,
юна, бүрәнә ышкылап бура бурыйлар. Кемдер ботак-сатак чаба. Бер
җәйдә таза-юан бүрәнәләрдән әллә ничә гаилә йорт күтәреп керде.
Эш һәркемгә җитә, бала-чагага да шөгыль табыла, кем йомычка, кем
самавыр кайнатырга кипкән нарат, чыршы күркәсе җыя. Бушаган
җирдәге агачларны төпләп, кайсы берсен яндырып, чәчүлек җирне
киңәйтергә ымсынучылар да бар.
Үтсә, унбиш ел үткәндер... «Кара да гынай урман, караңгы төн»
җыр булып, «бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй шул без»,
дип әрнеп, сагынып сөйләргә генә калды. Урман кадерен белмәделәр:
кисеп, кара күмергә калдырып яндырдылар, әрәм була, дигән уй ерак
йөрде.
Гөлсәриянең нечкә билләре, калку күкрәкләре беленә башлаганда
күрше кызыннан нәкъ биш яшькә яшьрәк Әпүш борынын тартып
торган малай гына кебек иде әле. Үсмернең күз алмый, ымсынып,
кызыгыпмы, үзгә бер дикъкать белән үзенә текәлеп караганын
кайчан искәрде икән кыз? Мөгаен, яланда җырлы-биюле уен уйнап, күңел ачкандадыр. Ә бәлки, кызның бәләкәй генә клуб сәхнәсендә
җырлавын ишетеп әсәрләнгәндер малай. Җыр тәэсирендә иләсләнеп,
калкынып-талпынып куюы да истә икән әле.
«Яшел күзле матур малай» – Гөлсәрия хәтеренә шулай уелып
калды ул! Кыз-хатын күңелендә бәләкәйдән ана хисе яралуы, ярату
яшәве сер түгел бит!
Гөлсәриянең тавышы моңлы. «Сандугач моңы биргән Ходай
моңа, өзә үзәкләрне!» дип, кичә-концертларда җырлаталар аны.
Концертларга укучылар кертелми, дигән кагыйдәгә буйсынмый,
эскәмиягә тезелешеп утырган туганнары арасыннан баш сузып
тамаша карарга хәвәс үткен-чая бала-чага мич арасына качып та
җыр тыңлау мизгелен ычкындырмау җаен таба. Җыр дәрт, көч бирә.
Илаһи моң булып тамырларга тоташа.
Әпүш бәләкәйдән үк гаярь, тәвәккәл иде. Ат сыртыннан төшми егет
чорына керде. Укырга хирыслыгы чамалы булдымы, никтер белем
җыю нисбәтеннән әллә ни алдырып китә алмады. Җанавыл юньлерәк
мәктәпкә тиенмәгән иде әле. Хәер, теләге булганнар аръяк авылга
йөреп тә гыйлем эстәде. Гарәп, аннан латин, күп тә үтми, кириллица
графикасын кертү дә күпләрнең башын бутады. Табаныннан ут чәчеп
чабарга хирыс тиктормас үсмергә партага ябышып хәреф ятлау авыр
йөк булып тоелгандыр дисәң... Әтиләре лесник, урманнан кайтып
керми, «блач»ка да, авылдашларга да ярарга тырышып куна-төнә
урман саклады.
Җитмәсә, ахирәте Әхми дә: «Укып мулла, чукып карга буласыбыз
юк, әйдә, яланга! Колыннар янына!» – дип күңелен алгысыта. Ә
яланда, колын кебек ирекле алар. Әхмиләр бакчасында «самосад» –
ачы үлән үсә. Атасы күрмәгәндә чәлдергән үләннән Әхми иптәшенә
дә өлеш чыгара. Төреп җибәрәләр, төтенгә тончыга-тончыга көйрәтә
торгач, буйга әллә ни калкына алмаган Әхми белән Әпүш үзләрен
бер карыш үсеп киткәндәй тоя. Укуга күңел салмаганы, шул чактагы
шаянлык-шуклыгы өчен гомер буе үкенәчәк әле Әпүш. Терсәк якын
да, тешләп булмый.
Моңлы тавышы әсир итсә дә, Гөлсәриянең буй җитмәслек хыял
икәнен аңламаслык түгел лә ул. Янәшәсендә бөтерелгән малай-
шалайга исе китми кызның. Аны гашыйк иткән егет озын буйлы,
күрекле, чибәр! Язмышларны сугыш дигән афәт өтмәсә, бер-беренә
тиң, бәхетле яр булып гомер иткән булырлар иде алар да. Адәм юрый,
ә язмыш көлә...
Авылның беренче чибәре мин, дип мактанып йөрмәсә дә, Гөлсәрия
әдәпле, абруйлы иде. Ак йөзе, җырларда җырланган карлыгандай
кара күзләре, куе-калын толымы, сихерле тавышы аны башкалардан
аерып, бер башка өстен итеп күрсәтә. Сөйкемле, шуңа сөекле! Буйга
җыйнак, чишмәдән чиләкләр белән унар көянтә су ташып үскән кыз сураеп үсәлмидер. Аңа күз атучы егет-җилән аз түгел, әмма
җан сөйгәне бер була, дип ышанган ул. Сөйгәне белән кавышыр көн
киләсенә өметләнә. Ә Әпүш кебек малай мөкиббән икән аңа – булсын!
Ул да табар үз тиңен!

***
Сугыш... Каһәрле гарасат өермәдәй бөтерелде дә, кеше язмышларын
бутап, дөньяның астын өскә әйләндерде. Буй җиткергән Гөлсәрия
кебек чибәр кызларга күз атып, сүз катып йөргән егетләр фронтка
китте. Җан сөйгәннән бер хат та килмәде кызга. Хәбәрсез югалды
лачындай ир-егет.
Әпүшне, яшьрәк булганга, соңрак алдылар фронтка. Китәсе көнне
кыюланып Гөлсәрия янына килде ул. Яшькелт-зәңгәр күзләрен
тутырып карады да, батырлыгын җыеп: «Мин кайтырмын! Көт,
яме!» – дип куйды.
Әйтерсең, вәгъдәләшкән егете иде ул аның: «Көтәрсеңме?» дип
түгел, «Көт!» дип, өзеп, икесе арасында мәхәббәт җепләре сузылганга
инангандай, исән кайтасына чын йөрәктән ышанып әйтте. Кыз
үзалдына елмаеп куйды: көтәр кешесе син түгел дә, тик... Ут-гарасат
эченә керәчәк егетнең күңелен китеп, өметен өзү гаделсезлек булыр
иде. Елмаеп баш каккан булды, «кайт кына, риза, көтәрмен!» янәсе.
Кемнәрне кемнәр көтмәгәндер ул сугыштан. Һәммәсенә исән кайту
гына насыйп булмады.
Ә ул кайтты. Яралы аягын көчкә сөйрәп, кулын калдырып... Якты
өметне сүндерми ут-һәлакәт эченнән исән чыгу үзе могҗиза икәнен
тоемлап!
«Ничек яшәргә», дигән уй үзәк-бәгырьне көйдермәгән иде әле.
Сизә, сыңар кул белән тормыш йөген сөйрәү җиңел булмас. Көче
җитәрме? Өмет! Өмет яшәтә бит кешене! Туып-үскән җире исән!
Тереләр яши бит. Яралар җөйләнер, елап утырыр чакмыни? Илгә
кайтып җитәлсә, яшәр!
Юл газабы гүр газабына тиң диюләре хак. Өметсез шайтан гына,
диләр бит. Бар авырлыкны җилкәсендә күтәреп кайтып та керер ул!
Ниһаять, мең бәлале юл кичеп, исән кайтты солдат. Каршы алыгыз!
Шыңгырдап торган ырыс капка эчтән бикле, ишегалдына караган
ике тәрәзә генә ачык. Мыдыр-мыдыр сөйләшкәннәре колакка
чалына. Капканы дөбердәтеп, шакып торуын ишетмиләрме әллә?
Түр тәрәзәдән ак яулык бөркәнгән хатын-кыз башы күренде, үрелеп
карады да югалды.
– Әнәй! Бу мин! Ачыгыз!
Капка ачылуга, солдат дертләп китте. Әнкәсе түгел, күршеләре
Наһар түтәй бу.
– Улым! Кайткансың! Исәннәр кайта, – карчык, сыктап, юлчының кочагына ташланасы иде, солдат чигенеп өлгерде. Яралары җөйләнеп
бетмәгән, сызлый әле, сакланырга кирәклеген искәртә.
– Ипләп, түтәй! Әнәй дип торам сине. Аңа охшаттым. Кайда ул?
– И, улым, көтте, бик көтте сине! «Хат-хәбәре юк, әрәм иттеләр
төпчегемне дә!» – дип би-ик елады. Нигә язып салмадың бер мәктүп
тә?
Фронт юлларының буталчык, урау сукмаклары, чолганышта калу,
партизаннарга кушылу, хатлар барып җитмәс сазлыкларны ерып
чыгу, һәр мизгел Әҗәл агай сагалап йөрүе хакында сөйләп торудан ни
мәгънә? Йә булмаса, «Әнәй – укый, мин яза белмәгәнгә», дип акланып
маташсынмы? Уку-язуга күңел салмавы хак анысы. Мәктәптән качу
җаен табып, болында атлар көтүне артыграк күрүе, рәтле-башлы
язарга өйрәнә алмавы үкендергән мизгелләр күп булды... Фронтта
кулдан мылтык төшмәде. Госпитальдән-госпитальгә күченеп
йөргәндә хат язып саласы килгән чаклар бихисап иде дә, кулсыз көе
чит кешегә кушып яздырасы, наданлыгын белгертәсе килмәве дә
булгандыр? Үкенечләр...
– Бала хәсрәте бетерә ананы. Безнеке кайтмады! Әйдә, кер, торма
катып! – Наһар түтинең туктарга исәбе юк иде, әкрен генә әйтә куйды:
– Төнәген кырыгы ие әнкәң – Мәрьям абыстайның... – Әтәгез яшь бер
нәмәрсә алып кайтты. Никах укытып яталар! Җеназаны ашыктыру,
никахны кичектерү хәерле, дисәм дә, тыңламады шул.
Көтмәгәннәр... Исән кайтканына сөенүче булмады бугай. Кулсыз,
чатан. Бер имгәк артмагае! Телдән әйтмәсә дә, өнәмәүләрен сиздерде
үгие. Атасының яшь хатын көен көйләве, үгиенең аны үз итмәве
йөрәгенә җәрәхәт өстәсә дә, түзәргә кирәк. Ана – казна, ата – җизнә
диюләре хак! Булган хәл, шул вәзгыять белән килешми чара юк:
шушы нигездә төпләнәм дип кайтты бит ул. Сүзгә килеп, даулашып
йөреп булмый. Шиһабныкылар кире, әтәсе дә үз сүзен сүз итәчәк.
Йомшак күңелле, шәфкатьле әнкәсе сагынып кайткан улын көтеп ала
алмаган. Җыяр ризыгы беткәндерме? Их, исән булсае!
Җимерелгән, яндырылган авыл-калалар, гыйбрәт алырлык хәлләр
күреп тетрәнүләре мәңге истән чыкмас! Күмер-кисәүләр өстендә
бөкрәеп-тырпаеп торган мичләр, кара көеп, иңрәп, хәлсезләнеп яткан
җирләр. Ә кеше нишли ала? Мең яралы җир өстендә бер бөҗәк кебек
кенә бит адәм баласы. Әгәр җирне дәваламасаң, тәрбияләмәсәң, мал-
туар асрап, чәчеп, урып, агач утыртып үстермәсәң, ничек яшәмәк
кирәк... Яшәү буламыни ул?
Гармунчы да, шәп тимерче дә чыкмас инде аннан. Сыңар кул белән
әллә ни кыйрата алмас! Әмма ут-ялкын эчендә кайнап, имгәнеп-янып
та исән калгансың икән, җиңеңне сызган! Яшисең килсә, эшкә башла!
Ачы хакыйкать шундый. Әзергә – бәзер булып яшәргә килмәгән
ул дөньяга, эшләп ашарга кирәк аңа! Тырнагың белән җир тырнап, ашлык чәчеп, үстереп, иген урып-җыеп... Һич булмаса, кар-яңгыр
астында көтү көтеп!
Яшим дигән ир-егеткә башлы-күзле булу, өйләнү зарурдыр да...
Өйләнү уе баш калкыткангамы, нигәдер балачактан көй-моңнары
белән күңелен әсир иткән Гөлсәрия – Гөлсарны исенә төшерде ул.
Ә Гөлсәриядә егет кайгысы юк, үз хәсрәте баштан ашкан, гарык
булганчы чүмергән иде газап-михнәтне. Тәнендә чыкмаган җаны
гына...
Сугыш ир-ат затын суыра торды. Ирләр яуга китте. Колхоз эше,
бар авырлык карт-коры, кыз-хатын җилкәсенә өелеп калды. Язмыш
җиткән кызларга аеруча аяусыз булды. Яшь кызларны, ирсез
хатыннарны оборона эшенә – Идел ярларына, немец танкларына
каршы чокырлар, окоплар казырга җибәрделәр. Авылдан алар икәү
– күрше Гөлниса белән чыгып киткәннәр иде. Икесе бер бригадада
тир түкте.
Гөлниса сугыш башланыр алдыннан гына Шиап Муллаяны белән
никахлашып өлгергән иде. «Батырларча сугышып һәлак булды»,
дигән тетрәндергеч хәбәрне дә иң беренче булып ул алды. Канлы яшен
түгеп аз еламагандыр, берзаман тынычланды. «Башсыз, үзен саклый
белмәгән, ут эченә барып кергән! Миңа, ялгыз башыма нишләргә
хәзер?» дип, япь-яшь көе һәлак булган ир-егеткә үпкә белдергәндәй
сөйләнә башлады.
Гөлсәрия кызгана аны, әмма арып-талып, туңып эштән кайткач,
ятып йоклыйсы урынга кайбер кыз-кыркынның биләмгә чыгып
китүен өнәми. Дустының да шул әрсез алабайларга иярүен аңлый
алмый интегә.
Ә бер кичне кемдер аның итеген киеп чыгып киткән. Таң алдыннан
гына кайтып яткан биләмче, кибәргә өлгермәс, дипме, итекне
юллыкка кыстырган. Иртүк торып мичкә яккан әби исә искәрмәгән
дә, киез итекне ут ялмап, бер мизгелдә кара күмергә әйләндергән.
Гаеплене тапмадылар, хәер, эзләүче дә булмады. Заманы нинди бит,
янган итек кайгысымыни! Авыл-калалар, басу-кырлар, ил яна! Мең
бәла илә чабата юнәтү – чит җирдә яланаяк калган Гөлсәрия өчен
генә хәл ителмәслек мәшәкать бит!
Кыш буе ломнар белән туң җирне чокып, оек-чабатадан, юка өс-
баш белән өшеп, хәлдән тайганчы эшләделәр. Баракта җил улый.
Әле дә ис китәрлек: үзәк-бәгыренә суык үтеп, тиф эләктереп, бетләп,
туган йортка ничек кайтып егылды кыз?! Чир белән көрәшеп урын
өстендә байтак аунады. Әнкәсенең догалары, әрем, гөлҗимеш, үлән
суларының файдасы тидеме, ачлык-фәкыйрьлеккә чыдап, аякка
басты, таякны юлдаш итеп йөри башлады. Йөрү генәме, ферма кадәр
ферманы өстери: ай-ваена карамый, мөдир итеп куйдылар. Нинди көч
ул Адәмне яшәткән, дәрт-дәрман биргән? Язмыштан узмыш юк, диләр дә, Язмыш кайчак үзе Адәм артыннан өстерәлә. Көчле рухлылар аны
үзләре язадыр бәлки?!
Сугыш гөрелтесе тынмаган, фронттан әйләнеп кайтучы сирәк
әле. «Борынгыдан килгән йола – алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш
яшәр күрешә килер» дип, олысы-кечесе солдатны күрергә теләве
табигый да...
Шиһабныкылар өч ир-егет үстереп фронтка озаткан, гомер-
гомергә нык тормышлы нәсел, мал-туар асрап, җир кадерен белеп,
җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, электән үк иркен-мул яшәде. Йортка
үги хуҗа булгач, вазгыять үзгәрде: амбар-келәткә йозак, капкага да
бик эленде.
Фронтовик авылдашларының хәл белешергә килүен көтеп тормый,
аксый-туксый үзе разведкага, тау башындагы сыер фермасына
юнәлде.
– Әпүш кайткан, Әпүш! – дип гөжләде кызлар, сөенешеп. – Төкле
аягың белән! Көн нигә нурлы бүген, дисәк, син кайтканга ямьләнгән
бит!
– Кемне бәхетле итәр икән? – дип пышан-пышан гөрләште кияүгә
чыгу өметен җуя башлаган, ягъни яшьләре узып бара торган кызлар
да.
Гөлсәрия дә шундыйлар рәтендә: яше утызга таба авышкан иде
инде. Вәгъдәләшкән егете хәбәрсез югалды. Өмет киселер өчен шул
азмыни? Яшьләр көлешеп, бер-берсен үртәшеп юана, хыял, өмет
юлдаш әле аларга. Әмма ир-ат заты санаулы икәнен аңламаслык
түгел берсе дә.
Кайгы ишек какмаган йорт, ирен яки улын, туганын югалтмаган
гаилә калмады ахры. Ил өстенә килгән кайгы, дип юансаң гына...
Әмма һәркемнең үзенеке үзенә: әтиең дә бердәнбер, ирең, газиз улың
да якын. Кемнәрнеңдер бердәнбере – ир-атның күпмесе ятып калды,
хәбәрсез югалды. Кайтканнарын да Ходай бар итсен: кем аяксыз,
кем ярты кеше...
Кызлар арасында күренмәгәч, Гөлсәрияне очратудан өмет өзгән
иде егет. Сораштырырга базмады: кияүгә чыккандыр, бала-чагасы
бардыр!
Фермаларны әйләнеп йөргәннең икенче көнендә, чишмә буенда
очратты ул аны. Суга төшкән, иелеп су ала иде кыз. Сәламләштеләр.
– Исән йөреп кайткансың, рәхмәт! Әнкәң генә көтеп алалмады.
Изге җаннардан иде, урыны оҗмахта булсын! – диде кыз моңсу гына.
Фронтовик, көрсенеп, буш җиңен селтәп куйган булды. Янәсе,
ярты кеше инде ул да хәзер. Кош-корт куркытырга гына ярый буш
җиң белән.
– Алай димә, ул мәхшәрдән исән чыгу үзе бәхет түгелмени?!
«Үзең нихәл? Бәхетлеме?» – дип сорамакчы иде, теле бәйләнде.

– Ә син мине... көттеңме? – дип сорап куйды кинәт. Кыз кызарды,
дәшмәде. – Мин синең җырыңны сагынып кайттым, – диде егет,
каушап.
Һаваларда очкан кошлар кебек,
Ярсый-ярсый канат кагынып,
Туган җирем, кайттым мин талпынып,
Дус-ишләрем, сезне сагынып...
Чынлыгына кыз ышанса-ышанмаса да, ул үзе кичергәнне бәян итә,
алдашмый иде. Сугыш дигән бу мәхшәрдән исән-имин чыгарына
өмет калмады дигәндә дә шушы җырның өзек-өзек сүзләре искә
төшә: «Кайттым... талпынып» яки «Ярсый-ярсый... канат кагынып...
сагынып».
Гүяки шул җыр озатып, арттан калмый ияреп йөргәндәй, ник
нәкъ менә шул җырның сүзе-көе гел тел очында торгандыр, моның
сәбәбен аңлый алмаудан гаҗиз иде ул. Сагыну сагышы идеме бу,
күңелнең моң-җырларга сусавы яки җирсүме? Үзе дә белми нинди
хис-тойгы икәнен! Аңлатып та бирә алмас иде. Кычкырып җырлыйсы
килгәндә дә эчтән генә шул көйне көйләү белән чикләнде: ни хикмәт,
моң дигән тылсымны яңгырата алудан мәхрүм шул ул. Эчтә, бик
тирәндә иде ул моң, ә сусау шулкадәр көчле, саф чишмә суыдай
якын да кебек... Әмма нидер җитми, үрелеп, чумырып алырга чара
юк. Җанга якын җыр-моңнарның биниһая зур көч, ләззәт, шашкын
дәрткә дәрман икәнен аңлар өчен озын гомер юлын җыр иясе белән
бергә үтү кирәктер. Ә бәлки... Сагыш та, дәрт тә түгел, җанның бер
ташуы, газаптан котылырга теләп бушануыдыр бу?..
Әгәр... хәрабәләр арасында, көек исе килгән, ташландык баз сыман
салкын блиндажда шул җыр тормышка кайтарды дисә... Кем ышаныр?
...Коточкыч шартлау, күкне, кояшны томалаган кап-кара сөрем...
Үзәк-бәгырьләргә үтәрлек авырту, ыңгырашу... Бу – сугыш, бу
һөҗүм – һәлакәт. Әле генә син бар идең, инде син юк, син җир корты,
беркем түгел. Әмма, хикмәти Хода, бер рәхимлесе, бәлки берәү генә
дә түгел, шул мәхшәрдә яраланган иптәшләрен аркаларына салып
уттан алып чыга. Кыр госпиталенә озата. Ә анда – чират. Синең кебек
үзен-үзе белештермичә, саташып, аңсыз ятучысы да, яраларыннан
кан саркып торганнары да бихисап. Мәрхәмәт сине эзләп таба алмас,
шәфкать килеп җитә алмас кебек. Хирург арган-талган... Синең
ачыргалануларыңа битараф. Чөнки сез күп, ул – берүзе. Өмет уты
пылт-пылт килә дә сүнә.
Өстән киек казлар очып уза. Кая? Безнең якларга түгелме юлы?
Сәлам илтсен... Шулчак ерактан, әллә күктән, әллә җир астыннан
өн, юк, бер аваз килә: «Кайт!» Сине көтәләр! Моңлы аһәң: һаваларда очкан кошлар кебек, ярсый-ярсый канат кагынып... Баш очында
очып әйләнгән кошлар төркеме китердеме сагышлы, моңлы авазны?
Күкләрдән иңдеме? Чакыру, сагыну, өмет яңарумы бу? Ымсындыргыч,
сихерле тылсыммы?
Шул көйне күрше кызы – авылдашы авызыннан бер ишетер
өчен дә кайтыр, кайтып җитә алыр кебек ул. Мондый хәлнең булуы
хыялдыр да!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев