Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯРСЫЙ-ЯРСЫЙ КАНАТ КАГЫНЫП... (повестьның дәвамы)

Сабый хакы дөнья мәшәкатеннән, үпкә-рәнҗешләрдән өстен. Йөрәк тибешен тыңлап, аның өчен яшәр ул. Рәйсә рәнҗесә-рәнҗемәсә дә ир әйткәнчә булыр. Гөлсар түгел, ул килде көндәш өстенә! Никадәр аяусыз, ачы булса да, хакыйкать шул: сугыш чарасыз итте, бутады язмышларны. Сүнмәгән өмет бар: калганы – үтәр!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Кунактан алар өчәүләп – «очраклы гына юлда очраган» үгине дә
утыртып, авылга җилдереп кайтып керделәр.
Килен яшь, сөйкемле... Йөгереп йөри, өлгерә бөтен эшкә дә. Үги
белән җеннәре килеште, тавыш-тын юк. Әти кеше дә канәгать. Тик
нигә соң үзенең генә борып-борып эчеме, бәгыреме авырта, сызлый.
Эч пошуны эш белән басарга тырыша. Маллар карап, асларын
тазартып үтә көне. Төнге көтүче эзләп тә баш ватасы, кемгәдер
ялынасы юк. Үзе риза төннәрен атлар сакларга да! Учак ягып, очкыны
йолдызларга җитәрдәй булып дөрләгән ут-ялкынга карап торганда
күңеле утыргандай була да...
Очратасы, сөйләшәсе иде дә, Гөлсәрия аңа борылып та карамый
хәзер. Юллар ялгыш кисешсә дә күрмәмешкә салынып үтә. Хәер,
ни әйтергә тели ир аңа, үзе дә белми. Ни булганын аңлап-төшенеп
җитәлми. Йөриме? Йөри. Үртәлми дә кебек. Үзе гаепле бит. Пычак ике
яклы була, икесендә дә бар гаеп. Терсәк якын да, тешләп булмый. Соң!
Тешләк хатын икән, көмәнле икәнен дә сиздермәде. Иләмсез киң
күлмәк тектереп кигәч тә корсагы бүлтәеп чыгуын күрми дип беләдер!
Яшерерсең, бар! Ил-көннән яшерсәң дә Әпүштән яшерә алмыйсың!
Күзе очлы, күпме чибәрләр арасыннан бер аны, тик аны гына күрде,
сайлады!
Сайлады. Яратып алды. Һәм югалтты!
Шунысы искитмәле, яшь хатыны Рәйсә дә күзгә күренеп
түгәрәкләнеп килә. Пардан, икесе бервакытта ике малай алып
кайтсалар!
Никтер ашыкты малай, җитлекмичә, ашыгыбрак туды! Карусыз иде
яшь хатын, мин йөкле, авыр миңа димәде, бер эштән дә чирканмады,
һәммәсенә өлгерергә тырышып йөгерде дә йөгерде. Авырын да, үзен
дә саклый белмәде. Аяклары шешкән иде. Жәлләүче, кызганучы
булдымы аны? Хәер, һәммәсе бер иш бит, кемне кем жәлләп,
кызганып торсын…

***
Бәйрәм көн иде. Төш вакыты җитәрәк Шәйдуллиннарның капка
төбенә җигүле ат килеп туктады. Җирән кашканы Шиап Әпүше –
кайчандыр кияүләре саналган, байтактан бусагага аяк басмаган, якын
туганнар исемлегеннән сызып ташланган фронтовик җигеп йөри иде.
Гаилә көндәлек эш-мәшәкать белән яши. Кунак көтмиләр, Әпүшне
көтү түгел, өнәмиләр дә. Киленнәре Рабига гына үрелеп, тәрәзәгә
күз салды да, битараф чырай белән аш чүмеченә үрелде. Исегез
китмәсен, янәсе, һәркемгә ирек, турларында тукталган икән, торыр-
торыр да китәр.
Гадәти көн түгел иде бу: хәлле-хәленчә, бар булганын өстәлгә
тезеп, бәйрәм итәргә ымсына: өйгә тәмле аш исе таралган, мичтә
балан бәлеше пешә. Килен казаннан аш сосарга җыена, кашык-
тәлинкәне барлый. Ирләр ипле генә әңгәмә кора. Ашап-эчкәч, басу-
кырларны карап кайтырга исәпләре. Көн аязыр сыман, колхоз чәчүне
тәмамлаганчы, бакчаны ничек тә сукалатып, бәрәңге утыртырга иде.
Җир кипшергән, орлыклык бәрәңге исә көн дә кими! Тамак – бур, дип
тиккә әйтмиләр. Барын-югын белмидер, баллар тели нәфесем, дип
уфтанасың да, тагын чәчүлек бәрәңгене кымтырыклый башлыйсың.
Алдап булмый тамакны.
Бер-берсенә карашып алгач, әүвәл әткәләре Габдулла агай, аннан
фронттан аягын көчкә сөйрәп кайткан улы Лотфулла өстәл янына
күчеп утырды.
Урам якка күз салмаска тырышсалар да һәркайсы сизеп-тоеп тора:
җирән кашка баскан җирендә сабырсызланып таптана, әрсез чебен-
черкине куарга итенеп туктаусыз койрык болгый, хуҗасы рөхсәтеннән
башка кузгалып китәргә генә базмый. Иске сырма өстенә кырын яткан
ир исә кымшанмый да, әллә йоклаган, әллә һушсыз тагын?!
Пошынмаслыкмыни: күрше йорт тәрәзәләрендә пәрдәләр әледән-
әле тартылып-селкенеп куя, урамны күзәтүче алар гына түгелдер шул!
Ун минут, ярты сәгать үтте, мәмрәп пешкән бәлеш мичтән чыкмады.
Сагаеп, капка төбендәгеләрнең кузгалып киткәнен көтәләр. Ир-
аттан узып, йөгереп чыгып капка ачарга берсе дә җөрьәт итмәс иде
дә, әнкәләре Маһинур карчык түзмәде, ак яулыгы өстеннән юка шәл
бөркәнеп, ишек-капкаларны шыгырдатып ачып, урам якка аяк басты.
– Сиңа әйтәм, безнең турда туктап, нишләп торасың болай? Кемне
көтәсең? Кеше көлдереп нишләп йөрүең бу тагын? – Әкрен эндәште.
Күрше-күләннән уңайсызлана, тавыш-гауга чыгарырга теләми иде ул.
Арбадагы ир-ат башын чак күтәреп, әбигә туры карамыйча, чәйни
башлаган үлән сабагын теш арасында әвәрә китереп, иренгәндәй
әйтте:
– Көләсе килгәннәр күптән көлеп туйгандыр! Гөлсар чыксын!
– Үтенеп түгел, боерып әйткән була бит! Үзе чандыр, ә тавышы –бөердән чыккандай калын. Күрсәнә, әллә кем булып ничек сөйләшкән
була!
Хатынның мулла кушкан исеме Гөлсәрия булса да, авылдашлар
кайсы Сәрия, кемдер Сария дип йөртә аны. Фәкать ул – кинәт кенә
аралары өзелгән ире генә аңа Гөлсар дип эндәшә иде.
Югыйсә, әби хәбәрдар, уеннан уймак чыгардылар: юньле-башлы
талашып, кешечә аерылышып та өлгермәделәр. Юктан үпкәләшеп,
Гөлсәрия атасы йортына кайтып кергәнче, Әпүш – пырдымсыз – ат
җигеп, күрше авылга кәләш күзләргә чапкан, дип сөйләделәр.
«Кайтып-китеп йөрсәң, артыңнан ялынып йөрисем юк!» – дип
кисәткән булган, имештер. Күзгә-башка күренмәгәненә дә байтак
гомер узган иде инде, әнә, килгән бит. Ачу китереп нишләп йөри,
диген?!
– Якын киләсе булма, дидек бит сиңа? Өйләнгәнсең икән, тор яшь
бичәң белән ямьле генә! Баланың күңелен алгысытып, бимазалап
йөрмә!
– Баланың! Кем баласының? – диде элеккеге кияү, карчыкны
үртәгәндәй. – Балаңның баласын уйла! Минем дә баламдыр ул?!
Бәлки...
– Сөйләнеп тор тагын! Тумаган бала өчен кайгырган була бит!
Өеңдәгесенә, яңа туганына ата була бел! – «Әҗәткана!» дигәнен
кычкырып әйтмәсә дә арбага кырын яткан ир ишетте. Күзләреннән,
гүя, яшелле-зәңгәрле очкыннар чәчрәгәндәй булды. Тыныч сөйләнергә
тырышса да, усаллыгы тавышына ук чыккан иде.
– Үзем беләм! Булырмын! Кысылмагыз! – Әйт, Гөлсар чыксын!
Өегезнең астын-өскә китереп күтәреп алып чыкканны көтмәсен.
«Күтәргән диярләр, кендегең чишелер!» – Әйтәсе килгәнен дә
әйтмәде карчык. Сүзең көмеш булса да дәшмәвең алтынга тиң кайчак.
Авыл бит бу! Колактан-колакка һәр хәбәр яшен тизлегендә тарала.
Кызының көндәше кичәгенәк ир бала тапканын ишетсә дә хәбәрне
колак яныннан уздырды, Гөлсәриягә җиткерүне кирәксенмәде карчык.
Хода хикмәте, авырлы кызы да соңгы атнасын йөри торгандыр!
Күрәчәктер, йөккә калганын белмичә, ашыгып, ялгышып, кайтып
керде шул.
Озын телләргә тәмләп чәйнәрлек сүз булды: «Ник, ничек?»
тә, «Кайсы алдан бәбәйләр, өлкәнеме, яшьрәгеме?» «Әпүшнең
исәбе – ике хатын белән яшәүдер, мужыт?» Адәм сөйли, бүре йөри
торыр, дисәләр дә, һәр авызга мендәр түгел, кулъяулык та каплый
алмыйсың...
Каһәрле сугыш китергән бәхетсезлекләр, һәлакәт, үлем-җитем,
яралар хакында һаман-һаман уйлау-сөйләнүләр туйдырды адәм
баласын. Нидер чәйнәп-сөйләп юанасы киләдер. Кызык көтү дә
юаныч ич кайчак!

«Каян килгән буян! Хәер, булыр синнән!» – диясе килсә дә, сүз
озайтуның мәгънәсе юклыгын төшенә карчык. Вак-вак атлап өйгә
кереп китте.
Көттереп кенә Гөлсәрия чыкты. Карлыгандай кара күзләрендә
мөлдерәмә сагыш-моң, йөзе саргайган. Ябыккан, киң-озын күлмәк
кигән.
– Утыр! – дип боерды ир. – Сөйләшергә кирәк. Киттек!
– Монда гына әйтеп булмыйдыр, сүзең бик тә мөһимдер! – Киная
белән әйтсә дә, икеләнүе сизелә. Юллар чатында басып тора гүя.
«Кая киттек?» дип төпченми, «Утырмыйм!» дип киреләнми. Урам
капкалары шыгырдап ачыла, күрше Әчтин итагать саклап капка
төбендә таптана, бу якка түземсезләнеп күз аткалый. Гайбәт китәр,
сүзгә киртә коялмассың!
Гөлсәрия каушады, якынрак килүе булды, ир сыңар кулы белән
үрелеп, аны арбага суырып-тартып алды. Чак егылмады, әмма тавыш-
тын чыгармады. Берәгәйле булды шул ялгышы. Канатлар каерылгач,
очам дип хыялланма!
Аркага-арка терәп утырмаганга күпме гомер үткән! Ник чыкканын,
нигә утырганын төшенеп тә өлгермәде, таптанып-көтеп торудан
ялыккан Җирән кашка, хуҗасы дилбегә кагуга, койрык болгап,
юыртып, чабып та китте. Авыл урамын артта калдырып, шыгырдык
күпер аша җил кебек очып, Сабантуйлар үтә торган мәйданга –
үзәнлеккә төшеп җиттеләр.
Сүрән, болытлы көн. Яз белән җәй тартыша: эреп яткан кар көрте
күзне чагылдыра. Дөньяда әлегә яз хакимлек итә: бөрегә тулышкан
куак-агачлар чәчәк таҗлары ачылыр мизгелен көтә. Чирәм яшәреп-
яшелләнеп килә. Әнә, иртә уянган тузганак, үги ананың алтын-сары
таҗ чәчәге, күренеп, балкып куя. Сары чәчәк – җәй хәбәрчесе, сирәк
очраса да, җем-җем килеп җанны җылыта: күңелгә бетмәс-төкәнмәс
өмет, сөенеч тула.
Үз хәле – хәл, артык сөенерлек булмаса да, сәйранга чыгуына шат
Гөлсәрия. Иркенләп һава сулар, ичмаса. Өйдәгеләр борчылыр инде,
кеше күз алдында бит! Җыеп бетерә алмассың илгә-көнгә таралачак
сүзне!
– Бүген нинди көн икәнен беләсеңме? – Сорау гаҗәбрәк тоелдымы,
иргә сәерсенеп, аптырап карап куйды ул. Белмәскә! Белә, әлбәттә!
Тугызынчы май! Җиңү бәйрәме бүген! Гаҗизләнеп, өметләнеп,
дүрт ел тилмереп көткән Бөек Җиңү көнен быел икенче мәртәбә
кинәнеп бәйрәм итә халык. Меңнәр, миллионнар бу көнне күрә
алмады. Һәлак булганнарны искә алу, сагыш һәм юксынулар,
хатирәләр көне дә бу – күз яшьле көн! Иртәнге ыгы-зыгы тынган,
әмма бәйрәм дәрте сүрелмәгән, күңелдә тантана – әле дә булса
барабан кага сыман.

– Иркенләп сөйләшмәгәнгә дә күпме? Санаганың бармы аен-
көнен?
Ир арбада утырган хатынга якын килергә базмагандай камыт
бавын, ат чөлдереген тарткалап, рәтләгән булып маташа. Янәсе,
хәтерлиме Гөлсар: аерылышуларына нәкъ менә бүген сигез ай тулган
икән бит?!
– И-и Әпүш, Әпүш! Таптың сүз! – Гөлсәриянең аптыравы
йөзенә чыкты: шул да булдымы искә төшереп сөйләрлек вакыйга?
Кылануымы?
– Җүләрме син, җүләр булып кыланасың гынамы, диясең килә,
име? Җүләрлегем хак! Бел, син җүләрләндердең мине! Башны
югалттым.
– Ә бар идеме соң ул?
– Башмы? – Юри, киеренкелекне йомшартыр өчендер, башын
капшап, кашып торган булды. – Баш урынында. Акыл булмаган, акыл!
– Кылану... кирәкмәс иде! Гомергә җитәрлек сүз-гайбәт үрчетеп.
– Сөйләмәгәйләре, сөйләсеннәр! Бүгенге көн ифрат авыр миңа. Бер
көнгә туры килде барысы да: хәсрәт-шатлыгы. Хәлемне аңларсың
дисәм...
«Шатлыгы – Җиңү көне! Хәсрәте – югалтулар, ил өстенә килгән,
һәркайсыбызга уртак кайгы» дияргә теләсә дә, дәшмәде Гөлсар.
– Мин малайны җирләдем. – Ир уфтанып, авыр итеп, тирән сулады.
...
– Нинди малай? Ничек? Кайда?– Үзеннән-үзе сораулар яуды.
– Төнәген малай туды. Җитлекмичә, алдан туган, диде, кем әле,
кендек әбисе. Ике сәгать тә яшәмәде, өзелде бахыр. Гомерсез булды.
– Ир зират ягына ымлап, йөзен читкә борды. Керфегенә эленгән яшен
кайчандыр кадерле булган хатынга да күрсәтәсе килми иде аның.
Көндәшенең йөкле икәнен белә иде Гөлсәрия. Дөньясына үпкәләп-
рәнҗеп, ата йортына кайтып китәр алдыннан, үзенең авырга узганын
никтер сизенмәде. Гөнаһ шомлыгы, аңын-күзен кемдер-нидер
каплады гүяки. Йөкле икәнен төшенгәндә соң иде инде. Баштарак
мондый хәлнең чын булуына ышанасы килмәде хәтта...
«Кайчан бер малай апкайтасың инде миңа? Камыт бавын тартырга
малай кирәк бит!» – дип, ире сүз каткан саен, борчылуы йөзенә
чыга Гөлсәриянең, югыйсә, бергә яши башлауларына елга якын
вакыт узган иде. «Ходай кулында, сабыр итик!» – дип көрсенә.
Ризык-нигъмәт биреп сөендергән Раббысына мең рәхмәтле ул,
теләк, ялваруларны ишетми калмас. Әгәр дә юктан сүзгә килеп,
тормышлары җимерелмәсә, үпкәләшеп аерылышмасалар, Рәйсә
атлы көндәш керер идемени арага? Гөлсәрия дә йөген авырсынмый,
сөенеп күтәргән булыр иде.
Берсен-берсе тыңлап, аңлашып яшәү кирәк иде дә... Гаеп атта да, тәртәдә дә буладыр. «Үз оябызны корыйк, башка чыгыйк!» – диде
бит хатын. Ә ир: «Барына риза булып, шөкер итәргә кирәк. Безгә
шушы йортта яшисе, сабыр!» – диюдән узмады. Югыйсә, ул да
хаклы, заманасы авыр, сугыш имгәткән ир белән хатынга тормыш
көтү җиңелмени? Акылы белән аңлый. Тик эш узгач, үкенүдән файда
юк. Тәкъдирдә язылган сәгатьне көтеп, сабыен тигез канат белән
үстерерлек сабырлык-акыл җитмәдеме? Әллә газизенә алдан ук ятим
язмышы язылган булганмы?
...Шәйдуллиннар нәселе гомер-гомергә абруйлы, таза тормышлы
саналды. Әтиләре Габдулла агай эшчән, тырыш дүрт улы белән –
бишәү бер булып зур, иркен йорт җиткезде. «Бер нигездә, күмәк
яшәүгә ни җитә!» дия иде дә... «Рәхәтен күрергә язсын!» дип теләргә
онытылган, күрәсең; өмет-хыялларга сугыш чик куйды. Өч улы
җирнең өч читендә ятып калды. Төпчекләре – Лотфуллалары гына,
дошман белән алышның башыннан ахырынача сугышта йөреп,
култык таягы белән кайтып керде.
Дүрт елга сузылган афәт җилекләрне суырды. Кызларның олысы –
Гөлсәриягә төште бар авырлык. Үзгәрде дөнья, халык йончыды. Лар
төпләре коргаксыды, берәү өчен дә ят кунак түгел инде фәкыйрьлек.
Алга таба да ничек тәгәрәр тормыш тәгәрмәче? Билгесез! Кыз
язмышы ата-ананы битараф калдырамыни? Кияүнең пырдымсызлыгын
Габдулла карт авыр кичерде: гарьләнде, басынкыланды, олыгаюы да
хак. Әнкәсе түзә! Кая барсын? Абыйсы фронттан кайтуга чибәр,
чая Рабига белән танышты. Килен үткен, ирен дә үз ягына тартыр,
күрше авылга бригадирмы, председательме итеп чакыралар, диләр.
Сеңелләре яшь әле, укып йөриләр. Ирдән кайткан Гөлсәрия араларына
сыярмы? Икәү булгач, бигрәк тә! Артык кашыкка әйләнмәсләрме?
Берәүнең дә келәте буш түгел. Икмәк түгел, кайгы-борчу тулы шул.
Аерылган хатын белән ир ник очрашуларын онытып, бер-берсенә
карашып тора менә...
Көндәше Рәйсә, сигез ае тулар-тулмас дөньяга килгән улын
югалткан, әнә. Туасы җан ашыкканмы? Җиде айдан туган сабый
яши, тернәкләнә, сигез айлыгы авырлык белән мантый, диюләре
хакмы әллә?
Тәшвишләнеп шул чикне көтте бит ул үзе дә. Ә баштарак... Сират
күперен бер генә кичмәгәндер. Ир дигәненең хыянәте, аерылышу
ачысы!
Күрәчәк күз йомдырыр, диләрме?! Кем белә язмыш тактасына
ни язылганны? Сабырлык дигәнне мең кат кабатларга иде дә...
Түзәлмәде. Йөкле икәнен белсә, бала хакына чыдар, бу хәлгә дучар
булмас иде бәлки?
Күңелсез уйлардан арынып, тирә-якка күз салса... Ир, моңсуланып,
тау ягына – зират каеннарына төбәлгән. Җилкәсе салынган. Чәчләре җиткән, очлары һаман элеккечә бөдрәләнеп тора икән. Ат янында
әвәрә килгәндә искәрде: буйга да калкулана төшкәнме, гомер иткән
ирләр кыяфәте кергән үзенә. Камыт бавын бушатып, атның авызлыгын
салдырды, шытып кына килгән яшел чирәмгә борын төртсен малкай.
Сүз ялганмады. Йә, ни әйтсен аңа Гөлсар? Кайгыңны уртаклашам,
дисенме? Ясалма сүз басты дөньяны. Ихлас түгеллекне сизә бит ул.
– Исем кушарга да өлгермәдегезме? – Телгә килгән сүз шул булды.
– Бабасы исемен кушты. Зыя – Габделзыя атлы малай кереп ятты
җир куенына. – Зыя – заяга узган гомер дигәнне искәртә сыман. «Кем
кушты?» кебек сорау урынсыз. Ир-ат озаклап ләчтит сатарга яратмый.
Әмма адәмне дөнья үзгәртми калмый! Ничек кенә үзгәртә әле!
Сәхрәдә, яшел үлән өстендә Гөлсар белән истәлек яңартып утыру
түгел, исәбе бүтән иде аның. Уй-хатирәләр, ярларына сыя алмаган
иксез-чиксез дәрья сыман, күңелне актара. Ир үзенекен уйлый, ә
хатынның үз уе. Чынлап кызгана идеме ул көндәшен, аптыраганнан
гына сорадымы:
– Кем әле... Рәйсә бит! Бик елыймы? – дип куйды.
– Еламый, күңеле каткан! – Җавап катгый, көтелмәгәнчә булды.
«Менә мин елыйм!» – диясе килсә дә, ир телен тешләде. Ахыргача
чишелеп бетәсе түгел аңа да. Тел очына бүтән сүзләр килде:
– Беләм дип йөри идем, корсаклы икәнсең! – Учын сак кына
хатынның эченә тидерде. – Баштан ук әйтергә ярамагандыр шул!
Каян белим...
– Йә, әйт, нинди батырлык көттең миннән? Танк астына ташланыр
дипме? – Элекке Гөлсар түгел, усалланган, җебеп тормас. Мөлдерәмә
яшьле күзен, тәгәрәп төшәргә торган энҗе бөртекләрен күрсәтмәс
өчен керфекләрен челт-челт йомгалап күккә бакты. Болыт таралган.
Көн аяза.
– Йә инде. Үткәннәрне актарудан ни мәгънә? Дүрт аяклы ат та
абына. Без дә... үпкә-сапканы читкә куйыйк та алдагысын уйлыйк.
Хатын яшен йотарга өлгергән иде. Гүя битлек киеп куйды. Гамьсез.
– Шуннан... уйладык, ди. Ни-нәрсә үзгәрә? – Битараф иде чырае.
– Мин сине яратам икән. – Мондый ачыш көтмәгәнгә, ир үзе дә
сискәнеп куйды, ә хатынның исе китмәде. Салкын, битараф иде йөзе.
– Чынлапмы? Кайчаннан? Һәм кайчанга чаклы?
Хатынның төрттерүенә ир игътибар итмәде. Аның да көйсез чагы.
– Ипидер, валлаһи, дисәм, ышанырсыңмы?
– Ышанып буламы соң сиңа? Каян оттың дип тә сорамыйм.
– Сора! Йөрәктән, бәгырьдән чыккан сүз, диярмен! – Ир, сакланып
кына, хатынның кабарып торган корсагына орынды. Кыюланып, учын
эченә терәде. Эчтә сабый тибенә. Яктырып елмайды – таный әткәсен!
– Якты дөньяга чыгам дип талпына берәүләр! – Хатынның да күз
карашы яктырып, тавышы җылынып киткәндәй булды.

– Кайчан?
– Бер-ике атнадан, ә бәлки ике-өч көннән. Күрәзәче түгел бит мин.
– Алайса, ашыгырга кирәк. Зарыктырмыйк сабыйны!
– Шуннан ни?!
– Утырган да шуган. Киткәндә... белә торып ташлап киттеңме?
– Кем ат чаптырып Чулман ягына ыргылды? Син түгелме? Беренче
сикәлтәдә үк ташлап калдырасыңны белсәм... Чыгар идемме мин
сиңа?
– Туасы җан, язмыш кавыштырган, дисәм!
– Ә кем аерды? Рәйсәнең улы тумас борын очасы җан булганмы?
– Рәнҗемә аңа. Ул гаепле түгел. Мин гөнаһлы. Бармыйм хатын
өстенә, диде. Сине ничек яратуымны белсәм? Бүтән яр кирәк түгел
икән.
– Тукран тәүбәсе!
– Ихлас! Малайны зиратка илткәнче, иртә таңнан, Мөкәр апа
өен карап кайттым. Иске, әмма яшәмәслек түгел. Әкренләп рәткә
кертербез. Бәләкәч шунда кайтыр. Яшәрбез! Күрше кызлары
җыештырабыз, дип тора. Ижауда апаның фатиры бар. Җизни
сугыштан кайтмады.
– Син хәл итеп куйгансың да... Мин ризамы? Рәйсә ни әйтер?
– Борчылма аның өчен дә. Әйтелгән, ул барысын да белә.
– Авыз пешәр димисең, куырасың борчакны... Килештеме соң?
– Килешү-килешмәү аның ихтыярында. Анысы синең хәсрәт түгел.
– Кызык икән!
– Кемгә кызык, кем кызганыч... алары соңыннан! Озак юандык, ә
хәзер кайтабыз. Беркемгә берни сөйләмә, берәүдән дә киңәш-мазар
сорама. Берәү балта тоттырыр, берәү шөшле. Икебез генә хәл итәсе
моны... Йөрәгеңне тыңла. Әйбер-караңны төйнәп куйган бул!
Йөрәкне тыңларга?! Ә ул сине ишетәме? Хыянәт ачысы мәңге
юылырлык түгел кебек иде. Ничек гарьләнгәнен үзе генә белә:
иң әүвәл ачу, үпкә баш калкытты. Гарьләнмәслекмени, Чулман-су
аръягыннан, әллә каян килгән Рәйсә атлы чит-ят бер хатын, «син
минем язмышым!» дип антлар эчкән иргә сыенып, парлы булып
яшәсен дә, ә син ялгыз калып, ятим бала табып үстер! Хурлану
гынамы, егылып үләрлек бит!
Ни гаҗәп, егылмады да, үлмәде дә. Ә хата-ялгышлар, үкенечләрне
искә төшерү авыр. Хатын-кыз күңелен мыскалларга салып үлчәрлек,
акыл белән аңларлык түгел кайчакта. Шаша, әллә ниләр кылырдай була.
Аерылышу – канатың каерылу, оят-хурлыгы, ачысы күзне томалый.
Шик-шөбһә, шул чактагы икеләнүләре истән чыкмый, әле дә тәне
чымырдый! Ямьсез уйлар миен бораулаган, уйлый күңелем төрлесен,
дигән көннәре аз булдымыни: гомер буе рәнҗеп яшәсә...
«Җилдән туган» дигән җан өшеткеч сүз, гөнаһсыз, әтисез, ятим җан иясен гомер буе озатып йөрсә, нишләргә? Кимсенер. Аңа
үпкәләмәсме?
«Кеше-кара сизгәнче котылыргадыр, бәлки? Чүлмәк салдыр!» дип
киңәш бирде ахирәте. Җүләргә акыл кирәкме? Гөнаһысыннан курку
тотты кулын, киртә койды. Йөрәк астында йөрткән яралгының газиз,
кадерле икәнен аңлаганчы, хәер, аңлагач та, үзәк-бәгыре аз өзелдеме?!
Ә көннәрдән-беркөнне эчтә тибенгән нәни, күзгә күренмәгән җан
иясе, йөз, юк ла, мең процентка үзгәртә дә куя икән кеше күңелен:
туачак җан хакына, фәкать аның мәнфәгате белән яши башлый ул.
Бар теләге – сабые исән-таза туып, сау-сәламәт үссен. Табигатьнең
ана булачак кыз-хатынны шулай сынавымы бу, чыныктыруымы,
белмәссең!
...Күрешеп сөйләшмәгәнгә ничә ай, аерылганга күпме гомер
узган. Сагыну сагышы, ымсыну, газап читләтеп үтмәде бит аны
да. Тәкъдирдә язылганнан узмыш юк, дип юанырга көче җитсә дә,
йөрәктә укмашкан ачу-нәфрәт аз бимазаламады. Шөкер, тамыры
тирән китмәгән икән әле.
Бер кәррә усаллык юк күңелендә көндәшенә. Бәлки, булмагандыр
да. Ни гаҗәп, бу минутта сүз, гайбәт, хәтта ки хыянәт, көндәшенең
каһәре – барысы-барысы вак, узгынчы вак-төяк кенә булып тоелды
аңа.
Рәйсә дә – адәм баласы. Ул да бәхеткә – ана булырга лаек
түгелмени? Кыз-хатынга йөкләнгән олы бурыч, вазифа бу. Ничә
ай күтәреп, бәби тудырган хатын үзе генә беләдер сабыен югалту
ачысының ни икәнен. Үлем-җитем, югалту башыңа төшсә... Ә ир ни
көтә? Юату, киңәшме?!
Хыянәтче ирен, көндәшен күзе күрмәс, очрашмас өчен бүтән
авылга – Гөлширмәгә эшкә йөрде Гөлсәрия. Канлы сугыш кырыннан
фашист снаряды ярчыгы сөйрәп кайткан Лотфулла абыйсы шунда,
хастаханәдә дәваланган иде. Баш врач та фронтовик, серләре
килешкән, сүз иярә сүз чыгып, өшеп-чирләп сеңлесенең дә окоп
казудан кайту тарихын бәян иткән абыйсы. «Килсен, дәваланыр,
савыгыр да, ярдәм дә булыр» дигәнен түкми-чәчми кайтып сөйләде
дә Гөлширмәгә илтеп тә куйды сеңелне. Ярдәм дигәне шул булды,
санитарка вазифасын һич авырсынмый, җиренә җиткереп башкарырга
өйрәнде Гөлсәрия. «Кулларың килешеп тора», дип, гел мактап-
үсендереп торулары күңеленә хуш килде, сөенеп эшләп йөрде.
Шулай да авыл җирендә сукмаклар бер дә кисешми тормый.
Үткән-сүткәндә ялгыш очрашса да, ир ягына керфек тә сирпеми,
күрмәмешкә салышып үтә иде Гөлсәрия. Вакыт галиҗәнаплары
сизелми дә уза икән. Баласы туар чак җитеп килә, хәвеф-хәтәрсез
дөньяга килеп, исән-имин, сау-сәламәт үссен! Сабые хакына таулар
күчерерлек көч бирер Раббысы.

Сабый хакы дөнья мәшәкатеннән, үпкә-рәнҗешләрдән өстен.
Йөрәк тибешен тыңлап, аның өчен яшәр ул. Рәйсә рәнҗесә-рәнҗемәсә
дә ир әйткәнчә булыр. Гөлсар түгел, ул килде көндәш өстенә! Никадәр
аяусыз, ачы булса да, хакыйкать шул: сугыш чарасыз итте, бутады
язмышларны.
Сүнмәгән өмет бар: калганы – үтәр!

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев