Шигърият
Май җәй белән тоташа
Май ае бик купшы ай, Көязлекне ул сөя.
Шомырт, чия, алмагач
Ак күлмәктән – май тугач.
Аклык, сафлык йөзендә,
Яз шуклыгы күзендә.
Алмагач, шомырт, чия
Энҗеле таҗын кия.
Май ае бик купшы ай,
Көязлекне ул сөя.
Алмагач, чия, шомырт –
Шулар белән ямьле йорт.
Май белән җәй тоташа,
Матур безнең Идел-йорт.
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев