Әни килде
Әни килгән. Барлык эшен ташлап, Күпкә түгел. Тик бер сәгатькә!
Әни безгә кунак булып килде.
Азга гына, тик бер сәгатькә.
Йөзәрләгән чакрымнар узып,
Калдырып ла мине гаҗәпкә.
Әй, сагынган. Кочып туя алмый,
Сыйпый-сыйпый үбә битләрдән.
Хәл-әхвәлләр сорый... Әкрен генә
Күчтәнәчләр чыга биштәрдән.
Куе итеп кайнар сөтле чәйне
Ясап куям табын түренә,
Бер күз йөртеп чыккач әйтә әни:
«Ак чәчләрең, кызым, күренә?!»
«Әй әнием, – димен – яшьлек – мизгел,
Еллар үзенекен ала шул!»
Газиз әнкәй дәшеп куя шунда:
«Минем өчен сез гел бала шул!»
Шелтәләп тә ала якын итеп:
«Вакыт табалмыйсыз килергә.
Сезне көтсәң, еллар узып китәр,
Үзем килдем сезне күрергә!»
Дөнья куып йөгерәбез һаман.
Күрешергә чыкмый сәбәп тә.
Әни килгән. Барлык эшен ташлап,
Күпкә түгел. Тик бер сәгатькә!
Гүзәл Хәбибуллина
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев