Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Алиһә

Яшәү язы, тормыш назы – хатын-кызда. Чын алиһә булсын һәрчак яныгызда.

Яшәү язы, тормыш назы хатын-кызда.
Ямь бирүче һәр тарафка, юлыгызга
Нур өстәүче, уңышларга этәрүче,
Упкыннардан саклап, күккә күтәрүче,
Алла итеп, гомер сиңа табынучы,
Азга гына хушлашсаң да, зарыгучы,
Шул бер үк зат – синең алиһәң.
Юлларына әгәр киртә куя калсаң,
Үз-үзеңне өстен куеп, алдаласаң,
Инде шәфкать булмас дисәң, өметен киссәң,
Барыбер дә сине күрер өчен исән,
Үз кайгысын, хәтта үзен онытучы,
Син дип яшәп, син дип һаман ут йотучы
Шул бер үк зат – синең алиһәң.
Ир-егетләр хәтерләтсә аллаларны,
Бу дөньяга кем китергән соң аларны?
Яшәү язы, тормыш назы – хатын-кызда.
Чын алиһә булсын һәрчак яныгызда.


Зөлфия ПРИМАКОВА

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев