Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ГОМЕРЕН ТУГАН ТЕЛГӘ БАГЫШЛАГАН ГАЛИМ

Күренекле тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Вәли Хангильдинның (1891–1971) тууына – 135 ел.

Күренекле тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Вәли Хангильдинның (1891–1971) тууына – 135 ел.

1970 елларда Татарстан радиосында “Галимнәребез” исемле тапшырулар циклы әзерләнә һәм аның тулы бер чыгарылышы Вәли Хангильдинның гыйльми эшчәнлегенә багышлана. QR-код ярдәмендә сайтыбызга кереп, сез тыңлаячак язма – әлеге тапшырудан бер өзек. Аны ул заманның танылган радио мөхәррире Рим Кәримов алып барган. Язманың кыскача эчтәлеген кәгазьгә күчерик: 

...Алтмыш елга сузылган фәнни һәм педагогик эшчәнлек. Гади крестьян малае Вәли бу олы юлның башына Беренче рус революциясенең бәрәкәтле йогынтысы астында аяк баса. Үзе туган Бәләбәй өязе Сынлы авылында башлангыч белем алганнан соң, Стәрлетамак өязендәге Бозаяз мәдрәсендә укый. 1905–1907 еллардагы революция дулкыннары Бозаязга да килеп җитә, һәм күп кенә шәкертләрне үз агымына ияртә. Алдынгы карашлы шәкертләр мәдрәсәдә яшәп килгән тәртипләргә ризасызлык белдерә, яңача укытуны таләп итә, кайберләре хәтта мәдрәсәне ташлап ук китә. Шундыйлар арасында Вәли Хангильдин да була. 1914 елда ул Уфада шул заманның алдынгы югары уку йортларының берсе булган “Галия” мәдрәсәсен тәмамлый. Шуннан бирле төрле шәһәрләрдә педагогик эшчәнлек алып бара.

1931 елда Вәли Хангильдин Казанга күчеп килә һәм педагогия институтында аспирантура тәмамлый. Шушы югары уку йортында озак еллар татар теле укыта, 1946 елдан СССР ФА Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли башлый. Татар теле секторы белән җитәкчелек итә.

Галимнең тел белеме өлкәсендәге аеруча әһәмиятле хезмәтләре 1940 елларда дөнья күрә башлый. “Татар теленең лексик һәм морфологик синонимиясе”, “Татар теленең әдәби төзелеше”, “Каюм Насыйри синтаксисының фәнни нигезләре”,  “Каюм Насыйри һәм татар лексикографиясе” кебек мәкаләләре бер-бер артлы басылып чыга. 1942 елда ул “Татар телендә сүз тезмәсе һәм синтаксис бәйләнешләре” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1940 елларның икенче яртысында татар әдәби теленең фәнни грамматикасын тәртипкә салу юнәлешендә эшли башлый һәм 1954 елда аның “Татар теле грамматикасы. Морфология буенча очерклар” дигән хезмәте дөнья күрә. Тагын биш елдан грамматиканың синтаксис өлеше дә тәмамланып, морфология белән бергә тулы бер курс булып басылып чыга. Әлеге хезмәт туган телебезне киңрәк һәм тирәнрәк өйрәнергә теләүчеләр өчен әһәмиятле һәм файдалы кулланма булып тора.

Гомеренең соңгы елларында В.Хангильдин тел культурасына багышланган зур хезмәт язу белән шөгыльләнә. Ләкин аны матбугатка чыгарырга өлгерә алмый кала. “Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре” исемле бу китап филология фәннәре докторы Фоат Ганиев редакцияседә дөнья күрде.

Игътибарыгызга тәкъдим ителгән аудиоязманы, ана телебезнең сафлыгы, төзеклеге өчен җан атып яшәгән олуг галимгә рәхмәт әйтеп тыңлыйк.

 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев