Мин – туган телнең сакчысы
Мин – туган телнең сакчысы, Һәр көнне сакта торам. Аллаһым шундый язмышны Биргәнгә шөкер кылам.
Мин – туган телнең сакчысы,
Һәр көнне сакта торам.
Аллаһым шундый язмышны
Биргәнгә шөкер кылам.
Туган тел бик тә кадерле –
Татлы сүзләрне җыйган.
Шул сүзләрнең яңгырашы –
Бәхетле чорың булган.
Әбием сөйләгән сүзләр
Җаныма шифа биргән.
Шул сүзләр җитми бүгенгә,
Иркәләп-назлап сөйгән.
Әнием көйләгән җырлар –
Милли моңнардан торган.
Шул моңнарга күңеленең
Тирән серләре сыйган.
Әтием кылган гамәлләр
Моңлы җыр булып калган.
Җырлар өчен дип ул
Туган телемнән сүзләр алган.
Гадиләрдән-гади телем,
Син – илһам чыганагым.
Йөрәгемә кергәнсең син
Сөте белән анамның.
Хашия ТӨХБӘТУЛЛИНА
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев