Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Күңелем эзли...

Сандугачлы җәйге бу кичләр Ялгыз башка авыр тоела. Ялгыз чакта авыр узалар Сагыну белән тулы таңнарым.

«ЧУЛМАН» БАЛКЫШЫ
Нечкә күңелле җаннар яшәгән урында җыр туа, шигырь туа. Безнең
Алабугада шигырь, көй язучылар кайбер башка төбәкләргә караганда күбрәк
тә кебек. Бу якларда моң чишмәсе беркайчан да агышын туктатмады.
«Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе 1953 елда «Яңа Кама» газетасы
редакциясе каршында оеша, аның беренче җитәкчесе Г.Әминов, ә беренче
әгъзалары күренекле шагыйрә Салисә Гәрәева, журналист Индус Сирматов
һ.б. була. 1978 елдан соңгы елларда берләшмәне Әнвәр Шәрипов (Яр Чаллы
педагогия институты профессоры), Дамир Мәрдәнов, Фазыл Шәех, Фәридә
Хабибрахмановалар җитәкли. 2011–2013 елларда берләшмәне Н.Әхмәдуллин
алып бара, ә бүгенге көндә мин – Тәҗрия Җәләева җитәкчелек итәм.
Берләшмәнең берничә җыентыгы – «Беренче адымнар» (1957),
«Чулман язлары» (1997) китаплары дөнья күрде. Быел М.Гыймазетдинов,
Л.Абдуллина, Ф.Шәех, Г.Әгъләмов, Г.Әхтәмова, Д.Каюмова, Т.Кәримова,
Ф.Хәбибрахманова, Д.Әюпов, Т.Җәләева, Н.Шәфигуллин, В.Мироваев,
В.Әхмәтшин, К.Наил, Х.Төхбәтуллина, З.Примакова, Р.Шибаев, Ә.Гәрәева,
Г.Хуҗина кебек шагыйрьләр каләм чарлаган «Чулман»ның оешуына 73 ел
тула. Аның шифалы дулкыннары күпләрнең күңеленә хуш килде дип әйтергә
була. «Чулман»лыларның район, республика вакытлы матбугатында басылган
хикәяләре, шигырьләре, җырлары укучыларыбыз тарафыннан көтеп алына,
яратып укыла.
Тәҗрия ҖӘЛӘЕВА,
берләшмә җитәкчесе

Күңелем сагына тәүге хисләрне,
Сөю белән тулы күзләрне,
Шатлык белән үткән көннәрне,
Сөю белән үткән төннәрне.
Сагыш керде безнең арага,
Хыянәттән күңел сызыла.
Сандугачлы җәйге бу кичләр
Ялгыз башка авыр тоела.
Ялгыз чакта авыр узалар
Сагыну белән тулы таңнарым.
Җилкән киерсәм дә сөюдән,
Ерак икән тәүге назларым.

Ишелгәннәр сөю ярларым,
Калган икән бар да үткәндә.
Күз яшьләрем бары чык булып,
Ятып калды төнге гөлләрдә.
Ә шулай да күңел ашкына,
Сөю эзли, шаша, ярсына.
Күңел эзли синең күзләрне,
«Сөям» дигән татлы сүзләрне,
Күңел сагына тәүге хисләрне…


Тәҗрия ҖӘЛӘЕВА

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ИИ 

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев