Мин үткәннән
Тыпырчына торган йөрәк барда чаптар рухы яши минем кызу канда. Сәгать телен ияремә алам, көн туздырып, үткәннәргә таба чабам...
Тыпырчына торган йөрәк барда
чаптар рухы яши минем кызу канда.
Сәгать телен ияремә алам,
көн туздырып, үткәннәргә таба чабам:
Еллар оча, дистәләргә тулып,
сулар ага кире, ташый ургып-ургып.
Кемнәр ятып кала, кемдер туа,
исәннәре һаман шулай дөнья куа.
Җилдерәм мин, акбүз атым гына
сөрлекмәсен берүк чапкан вакытында.
Сәйяр җаным, кичеп гасырларны,
бер күрергә тели шанлы ханлыкларны;
Бер кайнарга тели Казанында,
адашырга Алтын Урда базарында;
Онытылып китеп болганырга,
табылырга бөек шәһре Болгарында.
Кайсы ыру, нинди кабиләдән –
сорар идем исән бабам-әбиләрдән.
Күзләренә бер карыйсым килә,
алар каны кайный менә, тибә миндә.
Тыпырчына торган йөрәк яна,
тукта, янма, диеп әйтеп карасана.
Акбүз атым сөрлекмәсен беләм,
мин үткәннән үзем... бөтенләем белән.
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Гөлназ НУРИЕВА (1991) – шагыйрә; «Бу – минем җиһаным» исемле шигырьләр җыентыгы
авторы. Чаллыда яши.
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев