Әдәби берләшмәләрдә
Балкып яшә, Татарстан!
Тыныч булсын күгең һәрвакыт. Киләчәккә якты өмет белән Яши алсын синдә бар халык.
Татарстан, синең җирлегеңдә
Төрле милләт яши дус булып.
Туфрагыңда үсә игеннәрең,
Кара алтын чыга ургылып.
Бөек-бөек төзелешләр туа,
Үсеп чыга яңа калалар.
Бердәм булып яше-карты синдә
Киләчәккә нигез салалар.
Гасырлардан гасырларга күчә
Мирас булып синең зур даның.
Хезмәт сөйгән халкың – зур байлыгың,
Горурлыгың – Идел, Чулманың.
Балкып яшә, гүзәл Татарстан,
Тыныч булсын күгең һәрвакыт.
Киләчәккә якты өмет белән
Яши алсын синдә бар халык.
Кадрия НАИЛ
«КУ» 05, 2026
Фото: Алинә Хәбибуллина
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев