Логотип Казан Утлары
Повесть

Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)

Аннан соң күп сулар акты, җилләр исте, комнар күчте… Әйе, дөньяга килгәнсең икән, төрлечә яшәп, гомер юлын төрлечә үтеп була. Гомер буе авылда гади шофёр булып эшләгән Гыймазетдин ага да бик матур үтте тормыш юлын, тәрбияле балалар үстерде, халык күңелендә якты эз калдырды, авылдагы күперне бүген дә «Гыймазетдин күпере» дип йөртәләр һәм авыл яшәгән дәвердә ул шул исемдә сакланачак.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Студентлар тулай торагында тәүлек әйләнәсе хәрәкәт тукталмый.
Озын коридор буйлап тезелеп киткән ишекләрнең берсе ачыла, берсе
ябыла, кемдер китап күтәреп үтеп китә, кемдер суы кайнап бетә язган
чәйнеге артыннан кухняга таба йөгерә.
Әнә бер бүлмәгә җиде-сигез студент җыелган, бәхәс бара.
Сөйләшүнең аерым билгеләнгән темасы юк, берсеннән-берсенә
сикерәләр.

– Уйлап кара, – дип, көчәнә-көчәнә аңлатырга тырыша бер егет.
– СССРда – иң уңдырышлы туфрак, авыл хуҗалыгы өчен иң кулай
шартлар, иксез-чиксез җирләр, ә игенне Америкадан сатып алабыз.
Ни өчен шулай? Чөнки социализм байлык тудырырга сәләтле түгел.
Иҗтимагый формация буларак…
– Әмма бездә кеше, – дип каршы төшә аңа караватка хуҗаларча
сузылып ятканы, – социаль яктан бик нык якланган: уку, медицина
бушка, фатир бирәләр. Капиталистик илләрдә болар юк.
– Ләкин аларда да страховка дигән әйбер бар. Икенчедән, хезмәт
күрсәтүнең сыйфаты яхшы, хезмәт хакы күпкә югары, һәр гаиләнең үз
машинасы булу гына да ни тора. Бусы качып кына «Голос Америки»,
«Немецкая волна» кебек дошман каналларын тыңлый, ахры, контра.
– Ач түгел әле беребез дә, – оппонентның да, сүзен бирәсе килми,–
тамак тук, өс бөтен.
– Сиңа шул, – капитализмны мактаучы кулын селтәде, – Тукай
синең ишеләрне «корсак коллары» ди…
Карават хуҗасы сикереп торды:
– Син, апай! – Сүзләре тамак төбенә тыгылган, куллар йодрыклы,
«апай» дип эндәшүе Мөслим, Минзәлә якларыннан икәнен күрсәтеп
тора. – Син чамалап сөйлә!
Башкалар арага керде:
– Всё, всё, егетләр…
– Булды, чү…
– Әйдә, кызмагыз әле, ата малы бүлешмисез бит…
Монысын инде филология бүлеген тәмамлап, район газетасы
редакциясендә эшләп йөрүче Мидхәт әйтте. Торыр җире булмаганлыктан,
ул элеккеге бүлмәдәшләренә килеп сыенган, бишенче кеше булып яши.
Каяндыр иске матрас, одеял һәм мендәр юнәткәннәр дә, шуларны уртада
торган өстәл астына җәеп, төн куна. Шигырьләре республика газета-
журналларында дөнья күргәнгә, үзен бик дәрәҗәле кешегә саный, иртән
өстәл астыннан чыкканда ук муенына галстугын төенләгән була.
– Әдәбият белән тарих тыгыз бәйләнгән, – дип сөйләргә ярата үзе,
– должностьтагы кеше ул кем? Аңа бу урынны өстәгеләр биргән, ул
шуларның сүзен үтәп яши. Кушканча эшләмәсә, аны алып аталар. Ә
шагыйрь яки язучы ирекле, ул – тормышны, кешеләрне тасвирлап,
киләчәк буыннарга җиткерүче. Менә мин ректорны, редакторны яки
теләсә нинди начальникны ничек итеп язам, тарихка шулай кереп
калачак…
Ләкин алай язмый, шәһәр башлыкларының да тискәре образын
тудырмый. Фатир алырга өмете бар чөнки. Әйе, җәмгыятьтә яшә
дә, булырсың ирекле. Һәркемнең ашыйсы килә. Үз куышыңда яшәү
өстәл астында ирекле яшәүгә караганда яхшырак.
Бу мәсьәләдә Линарның үз фәлсәфәсе бар. Әлбәттә, хөр булу, беркемгә дә буйсынмыйча яшәү әйбәт. Ләкин алай яшәү мөмкин түгел.
Әйтик, шәһәр урамындагы бөтен юл билгеләрен алып куйдылар,
ди. Демократия, азатлык, ничек телисең, шулай йөр, күңелеңә хуш
килгән тизлектә чап. Әмма бит бер сәгатьтән бөтен хәрәкәт тукталып
калачак, юллар бәрелгән, аркылы килгән машиналар, тәгәрәп яткан,
яраланган-тапталган кешеләр белән тулачак. Бөтен кагыйдәләрне үтәп,
тыныч кына үзең теләгән җиргә барып җитү яхшырак түгелмени?
Тормышта да, кемгәдер аркылы килмичә, бөтен кеше «пәнҗешәмбе»
дип торганда, «дүшәмбе» дип кычкырмыйча яшәү кирәк. Физика
дәреслеген бер читкә куеп, шуларны уйлап утырганда, коридорда
кычкырган, кемгәдер янаган тавышлар ишетеп, йөгереп чыкты Линар.
Халык телендә «местныйлар» дип йөртелә торган шәһәр малайлары
икән. Барысы да кызмача. Бер кызга бәйләнгәннәр, ахрысы, ул читтәрәк
елап тора. Өч техфак студенты боларны аралаган, тегеләр исә һаман
әтәчләнәләр. Берсенең изүеннән десант гаскәрләре кия торган аклы-
зәңгәрле тельняшка күренеп тора. Кичә-бүген армиядән кайткан бу,
дуслары белән утырганнар да, моның канатлы пехотаның хәтәрлеген
күрсәтәсе килгән, мөгаен. Моның каршына Линарның группадашы
Азат килеп басты. Ул, гәүдәгә артык зур булмаса да, тыгыз тәнле. Көн-
төн спорт залында шөгыльләнә. Кайдадыр кул сугышына да өйрәнгән.
Азатның кул чукларындагы яралар беркайчан да төзәлеп бетми.
– Нәрсә булды? – диде салмак тавыш белән. Шәһәр малайлары
Азатны белә, шуңа тынып калдылар, теге хулиган гына кем белән
эш иткәнен аңламаганга, әтәчләнүен дәвам итте:
– Синең ни эшең бар? Кем син?
– Син миңа комачаулыйсың. Ник минем сеңелкәшне елаттың?
Елап торучы кызның, әлбәттә, Азатка бернинди туганлык
мөнәсәбәтләре юк. Тик десантник аны ишетергә теләми, кулларын
болгый башлады. Азат кискен генә рәвештә үзенең бүлмә ишеген ачты:
– Кер, монда сугышабыз. Бергә-бер.
Бүлмә ярты минут кына дөбердәп алды, аннан соң Азат чыкты:
– Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз, – диде ул кискен генә, – аңы юк,
ну исән булырга тиеш…

***
Тулай торак тәрәзәсеннән урамга җыр агыла:
Нигә яшьлек, янмагач та, көймәгәч тә,
Яшьлек уты йөрәгеңне өзмәгәч тә.
Нигә яшәү, нигә гомер, нигә хисләр,
Яшьлек гомерен сөя-сөя кичмәгәч тә...
Линар күтәрелеп өскә карады – анда яшьлек, анда шау-шу. Менә
хәзер алар – дипломлы белгечләр. Группадагы егерме биш егет, язгы гөрләвекләр кебек һәрберсе тормышта үз юлларын алып, егерме биш
якка таралырлар.
Бушап калган институт коридорлары буйлап Линар «обходной»
кәгазе тутырып йөри. Һәр почмакта ниндидер хатирәләр. Менә монда,
рабфак деканаты ишек төбендә, документларын тапшырырга килгән
беренче көнне үк ул озын кара чәчле Фәридәне очраткан иде. Хәзер
инде аларның кызлары Алсу үсә...
...Ул чакта Линар документларын Алабуга педагогика институтының
әзерлек курсларына китергән көн ноябрь ахырлары иде. Юлларда
җәяүле буран себерә, кырлар инде ак кар ябынсалар да, ара-тирә кап-
кара булып чыгып калган сөрелгән җир дә күренгәли. Мөслимнең
агач автовокзалыннан кузгалып киткән иске генә автобус озак
барды. Институтның XIX гасырда кызыл кирпечтән төзелгән бинасы
табигатьнең ямьсезлеген тагын да көчәйтеп җибәрә иде. Ләкин
калын ишекләрне атлап керүгә кичәге солдатны бөтенләй икенче
тормыш каршы алды. Биек түшәмдәге зур люстра икенче катка
менеп киткән мәрмәр һәм имәннән ясалган затлы култыксалы киң
баскычны яктырта. Ул баскыч, күпмедер менгәч, ике якка аерыла,
күперчектәге тәрәзәләр идәннән түшәмгә кадәр сузылып, патша
сарайларын хәтерләтә. Ике яруслы караватлар һәм караңгы зәңгәргә
буялган табуреткалардан гына торган соры казармаларга күнеккән күз
кая карарга белми. Ә кешеләре! Барысы да матур, шат, көлешәләр,
чыркылдашалар!
Линар, һушын җыеп, вахтада утыручы өлкән яшьтәге ападан
әзерлек факультетының кайда икәнлеген сорады да, ул күрсәткәнчә
икенче катка менеп, сулга борылды. Аны гомер юлын билгеләячәк
ике күренеш каршы алды: берсе – Линар документларын тапшырырга
тиешле факультет ишеге, икенчесе – шул ишек кырыенда басып
торучы кара чәчле, кара күзле, зифа буйлы, мөлаем елмаючы кыз.
Кызның исеме Фәридә булып чыкты, физматта укый. Тумышы белән
Әлмәт ягыннан, Мактамадан. Линар үзе беренче караштан мәхәббәт
булуга ышанмый, ә менә бу кыз белән «җеннәре» килеште. Кыз да
тере, кулыннан да, теленнән дә эш килә торган егетне үз итте. Шуннан
бирле гел бергә булдылар. Өченче курста өйләнештеләр, дүртенче
курста инде дөньяда үз урынын дәгъвалап, кызлары Алсу аваз салды.
Кызы тугач, Линарның дөньяга мөнәсәбәте үзгәрде. Яшәүнең
мәгънәсен таба башлады. Бала үзе белән сиңа әйтеп аңлата алмаслык
шатлык, борчу-мәшәкать һәм яңа вазифалар алып килә.
Татарда бала тугач, аны мунча кертү йоласы бар. Фәридә бу эшкә
алынырга куркыбрак тора иде, Линар тотты да баланы мунчага үзе
күтәреп китте. Фәридә иренең «чәп-чәп» итеп сабыеның аркасын
чапканын мунча янында бәхетеннән елмаеп тыңлап торды. «И
Ходаем, – дип, үзалдына пышылдады ул, – күпсенмә бу бәхетне!»

Укуны тәмамлагач та Линар эзләнеп йөрмәде, үзе укыган
факультетта лаборант булып калды. Укытуга сәгатьләр дә бирделәр,
яшь, карусыз, тормышын әле яңа башлаганга, акчага мохтаҗ кеше
килүенә куана-куана, тугыз предмет буенча семинарлар һәм практик
сәгатьләр алып баруны йөкләделәр. Үзләре яши торган тулай торак
бүлмәсенә кайтып кергәндә, арыганлыктан хәрәкәтләре салмакланган,
күзләре сүнгән була, ләкин кызы белән булаша башлый да, әйтерсең
икенче сулышы ачыла. Башта беркадәр идәндә мәш киләләр, аннан
Линар, кечкенә ваннага чиләк белән су ташып, кызын юындыра.
Бервакыт юка итеп теленгән пенопласт кисәкләре күтәреп кайтты да
хатыныннан кирәкмәгән чүпрәк кисәкләре сорап алды.
– Нишләргә җыенасың? – дип гаҗәпләнде тегесе.
– Алсуны йөзәргә өйрәтәм. – Линар җитди иде. – Менә пенопласт
кыстырып башлык тегәм, ул башны суда тотарга ярдәм итәчәк,
хәрәкәтләрне әкренләп Алсу үзе ясый башлый ул.
– Үзеңне шулай өйрәттеләрмени?
– Безне шунда ук суга ташладылар, ну бит хәзер заман икенче.
Аннан, су спорты файдалы да ул…
«Үзгәртеп кору» дигән сүз яшәешнең бар өлкәләренә дә үтеп
кергән заман иде ул. Элекке танышлык, дуслык дигән кыйммәтләрне
акча культы алыштырды, ул әйдәп баручы көчкә әверелә башлады.
Кайдадыр күренмичә яткан эшмәкәрләр барлыкка килде, елгыр
кешеләр кооперативлар оештырырга тотынды. Элекке укытучылар,
инженерлар чит илдән капчыклап товар ташыды.
Мондый шартларда Линар хөкүмәт биргәнгә генә канәгать булып
ятуның файдасызлыгын аңлады. Бигрәк тә икенче кызлары Айгөл
тугач, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәклеге бөтен
кискенлеге белән килеп басты.
Өйләнешкәч тә ике кешелек карават ясаган иде Линар. Аны күргәч
иптәшләре сокланып, тел шартлатып карап тордылар. Беркөнне
җыелышып киңәштеләр дә җиһаз ясап сатып карарга булдылар. Ул
вакытта әле хөкүмәт оешмалары исән, материалны юнь бәягә алып
була. Эшләре гөрләп үк бармаса да, иш янына куш дигәндәй, көннекен-
көнгә ялгарга да, бераз янга калдырырга да мөмкин иде. Шул көннәрдә
институтның баш бухгалтеры зуррак фатирга күченде дә, аның ике
бүлмәле торагын, яшь белгеч буларак, Әхмәтовларга тәгаенләделәр.
Тырыша торгач, Линар кулдан халык телендә «шестёрка» дип
йөртелгән машина да алып җибәрде. Дөнья матур, дөнья киң, барысы да
түгәрәкләнде. Ләкин… Аһ, шул ләкиннәр!.. Тормышның үз законнары
шул. Бер алдын, бер артын күрсәтә…
Ул октябрь иртәсе башкалардан берни белән дә аерылмый иде.
Линар кичтән үк Чаллыга барып кайтасын әйтеп куйды. Ул җыена
башлагач, Фәридә:

– Әйдә, кызлар белән без дә барып, һава алыштырып, базарда
йөреп кайтырбыз, – диде аңа.
Кызларга нәрсә, аларга әтиләренә утырып йөрергә генә булсын. Көйли-
чөйли, тәмле әйберләр ала, кием-салымга да акчасын кызганмый…
Әле кара көзләр башланмаган, агачлар шәрәләнеп калса да, кояш
яктыртып маташа. Әмма нурлары мулдан түгел, елмаюы да арыган
кешенеке кебек сүрән. Кыш сулышы әлегә сизелми, әмма көз инде
бөтен хокукларын кулланып идарә итә, җирне, кешеләрне, барча җан
ияләрен чын суыкларга әзерли.
Чаллыда озак юанмадылар. Линар күрешергә теләгән кеше өйдә
булмады, базарда йөрер өчен дә көн бозылып, җилли башлаган иде.
Казан трассасыннан Алабугага борылуга, машинага әллә нәрсә булды,
ул тыелгысыз рәвештә сулга каерып, каршы килүче автобуска таба
китте. Фәридә куркудан тораташ катты, күз кырые белән Линарның
бар гәүдәсе белән рульгә ятып борырга азапланганын, артык көчәнүдән
күзләренең зурая баруын гына күреп калды... Тизлек зур булмаса
да, шактый каты бәрелү ирне дә, алда утырган хатынны да панельгә
ташлады, автобусның тормозлары чыелдаганы, бампер, капот
калайларының шатыр-шотыр килгәне колакны ертты. Каты бәрелүдән
күз аллары караңгыланып, башы шаулый башласа да, Фәридә артка
борылып карарга көч тапты. Кызлар алгы утыргычның аркасына
бәрелгәннәр, ләкин зарарланган җирләре күренми, нәрсә булганын да
аңламаганнар бугай, хәтта курыкмаганнар да. Үтеп баручы ике машина
туктады, йөртүчеләре йөгереп килеп, чыгарга булыштылар. Линар,
аксый-аксый барып, вахта йөртүче автобус шофёры белән сөйләште,
хатыны белән кызларын утыртып, больницага озатты.
Кызулык белән йөргәндә генә сизмәгән икән, Линарның тезендәге
җәрәхәте җитди булып чыкты: тез капкачы чәрдәкләнгән, сеңерләре
дә өзелгән. Шул хәлдә кызулык белән, чабулап, ГАИ чакырды,
«шестёрка»ны йөк машинасына салып, стоянкага озатты, аннан
гына больницага барып җитеште… һәм, хәлсезләнеп, врач кабинеты
каршындагы урындыкка утырды да бүтән тора алмаслыгын сизде.
Кабинетка аны шәфкать туташлары ике яктан култыклап алып керделәр.
Линарны хирург озаклап карады, башын бик озак чайкап торды:
– Сез шушы килеш йөрдегезме? – дип сорады.
– Туры килде инде, доктор, – Линар, авыртуга чыдый алмыйча,
иреннәрен чәйнәде, – ул вакытта юньләп сизелмәде. Бигрәк тә кызлар,
хатын өчен борчылдым.
– Аларны да мин карадым, сыдырылган җирләреннән башка эз юк.
Аннары ниндидер кискен карарга килде бугай, шәфкать туташына
борылды да:
– Операционныйны әзерләгез! Бүгенге кабул итүләрне туктатыгыз!
– диде.

Алты айга сузылачак больница көннәре башланды. Бигрәк тә
беренче ике-өч атнасы авыр булды. Торырга, йөрергә ярамый,
авыртулар көчле. Өстәвенә, хәрәкәт җитмәгәнлектән, тән арымый,
төнлә йоклап булмый. Гел йөгереп, гел нәрсәдер эшләргә күнеккән
организм чыгымчылый башлады, күңелгә ниндидер өметсезлек
үрмәли, әллә нинди уйлар килә.
Бераздан хәле яхшырганын сизде. Авыртулар басылды,
култык таягы белән йөрергә рөхсәт иттеләр. Озакламый укол һәм
системаларны хәрәкәт белән дәвалау курслары, массаж сеанслары
алыштырды. Больницадагы спортзалга йөрде, тик соң тезнең бөгелүе
элеккеге кебек түгел, хәрәкәтләр көтелгән нәтиҗәне бирми иде.
Болай булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк. Ул үзен дәвалаган врачтан
аяк төзелеше, буыннар, аның механизмы, үзенең травмасы турында
сораштырырга тотынды. Беркөнне исә тәвәккәлләргә булды:
– Син хәзер институтка бар, – диде бер күрешкәндә хатынына.
– Анда Ринат исемле уку-укыту мастерын тап һәм менә моны бир, –
Линар кәгазь битенә бик пөхтә итеп эшләнгән сызымын сузды.
– Ни уйладың тагын? – Фәридә шартлы билгеләр, саннар белән
чуарланган кәгазьгә аптырап карады. – Врач беләме соң моны?

***
Ике-өч көннән Ринат сызым буенча ясалган һәм киләчәктә
«Буыннарның мобильле электромеханик стимуляторы» исемен
алачак аппаратны күтәреп тә килде. Аның төп эш принцибын
тутыккан, ябышып каткан капка күгәннәрен әкрен-әкрен, селкетә-
селкетә ачу, хәрәкәткә китерү дип күзаллап булыр иде. Аппарат
каешлар ярдәмендә зарарланган буынга беркетелә һәм электр
двигателе ярдәмендә вибрация биреп, буынны вак-вак, дерелдәгән
кебек тәэсир итү аркылы стимуллаштыра, кан йөрешен яхшырта.
(Соңрак «Эврика» студентлар фәнни түгәрәгендә ул тагын да
камилләштерелеп, конкурска проект буларак тәкъдим ителде.)
«Бәкер» шифаханәсенә баргач, шушы үзен дәвалаган, кулдан
гына эшләнгән беренче аппаратын Линар шулай ук авариягә эләгеп,
буыннары сызлап интеккән үсмер кызга биреп калдырды. Исемен
дә, кайда яшәвен дә сорап тормады.
...Тема алынып, җитәкче билгеләнгәч, аспирант ишетергә курыккан
сорау – «Якладыңмы әле?» Бу сорауны аңа очраган бер кеше бирә.
Шуны ишетмәс өчен, бичара аспирант, каршыга килүче танышын
күреп, кирәк булмаса да, башка урамга борылып керә, авылына
кайтмый башлый, җыелышларга, кичәләргә йөрүдән туктый…
Диссертация язганда, ул хатынына башка исем белән эндәшергә,
төнлә уянып, юләр кебек, нидер яза башларга, уйланып барып,
институт урынына башка бинага килеп керергә һәм ник килгәнен аңларга тырышып, бик озак басып торырга мөмкин. Ул тиз кызып
китүчәнгә әйләнә, ябыга, йөзеннән нур кача.
Боларның барысын да башыннан үткәрде Линар Гыймазетдин улы.
Хәтта ике тапкыр – кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен
язганда.
Тема сайлаганда да, аны формалаштырганда да кыйбласына
тугры булып калды Линар: «Татар халкының милли һөнәр чаралары
ярдәмендә технология укытучыларын әзерләү». Бу юнәлештә эшләү
аңа татарның һөнәрле, хыялый, оста, эшчән булу сыйфатларын ачты.
Шушы төбәккә, шушы географик шартларга бик җайлашкан икән
халкыбыз. Җайлашу гына түгел, аның матурлыгын милли бизәкләрдә
чагылдыру ысулларын тапкан, архитектура һәм төзелеш эшләрендә
иң оптималь ысулларны кулланган.

***
Аннан соң күп сулар акты, җилләр исте, комнар күчте… Әйе,
дөньяга килгәнсең икән, төрлечә яшәп, гомер юлын төрлечә үтеп була.
Гомер буе авылда гади шофёр булып эшләгән Гыймазетдин ага да бик
матур үтте тормыш юлын, тәрбияле балалар үстерде, халык күңелендә
якты эз калдырды, авылдагы күперне бүген дә «Гыймазетдин күпере»
дип йөртәләр һәм авыл яшәгән дәвердә ул шул исемдә сакланачак.
Аның улы, педагогика фәннәре докторы, профессор Линар Әхмәтов
та фәндә үз сүзен әйтте, шәкертләр тәрбияләде, шуның белән тарихта
үз эзен калдырды.
Институтта эшли башлавына кырык ел тула икән. Бу вакыт
аралыгында аспирант, остаз, кафедра мөдире, декан, уку-укыту
эшләре буенча проректор булып эшләде, Татарстанның, Россия
Федерациясенең югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре белән аралашып,
күренекле сәнгать һәм мәдәният әһелләре белән мәҗлестәш булып
утыру бәхетенә иреште. Әлбәттә, барысы да шома гына бармады,
абынган чаклар да, күңелсезлекләр дә булды. Хезмәттәшләренең
хыянәте, дусларының читләшкән чаклары да үтте баштан, гаиләдә дә
ыгы-зыгылар булгалады. Берәрсенең юбилеенда «утыз ел бергә торып,
бер-берсенә тавыш та күтәргәннәре булмады» дип сөйли башласалар,
Линар Гыймазетдин улы ирен чите белән генә елмаеп куя, «булмас,
әйе, матур сөйлим дип, арттырып җибәрә бу иптәш». Кеше гел плюс
билгесеннән генә тора алмый, алай булса, аркага канатлар үсәр иде
ул. Вакытында туктап, телеңне тешләп, низагны тирәнгә җибәрмәү,
сабырлыкның Аллаһтан иңдерелгән сыйфат икәнен аңлау, сиңа этлек
эшләгәннәрне гафу итә белү – зирәклек, акыл галәмәте.

 

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев