Олы юл буйлап (Документаль повесть)
– Әйдә, су керергә, – диде. – Кая? – Линарның күзләре үк зураеп китте. Абый кешенең бөтен нәрсәне дә белүенә, бар нәрсәне дә җиңүенә, урмандагы иң усал бүредән дә, түбән очтагы ташландык мунчада яшәүче җеннән дә курыкмавына чын күңелдән ышанган малай берсүзсез аңа иярде.
Шагыйрьнең: «Без ким түгел җирдә һичкемнән» дигән сүзләрен
Линар Әхмәтов бөтен яшәеше белән раслады. Гади татар
авылында туып-үсеп, фән баскычларының иң югары дәрәҗәсенә
иреште ул: профессор исемен алды, югары уку йортында декан,
проректор вазифаларын башкарып, бик күп сәләтле шәкертләр
тәрбияләп чыгарды. Аны бөтен төрки дөньясында технология
дәресләренең һәр сыйныф өчен электрон вариантын эшләүче
бердәнбер остаз буларак та беләләр.
***
«Өфө һөйләй»! Авылда бары тик аларда гына булган радиодан
ишетелгән бу ягымлы тавыш күңелне һәрвакыт җилкендереп,
әллә кайларга алып киткән кебек була. Җәй көне бер генә рәссам
пумаласында да булмаган төсләр белән балкып кояш чыккан, кыш
көне серле күгелҗемлек белән өртелгән шул «Өфө» ягында ниндидер
серле кешеләр яши кебек тоела Линарга. Аларның Вәрәшбаш
авылыннан «Өфө һөйләй» торган Башкортстанга таба куе урманнар
белән капланган таулар тезелеп китә. «Тау түгел алар,– ди Зөфәр
абыйсы, – тауның кечкенәсе дә диңгез өсте тигезлегеннән 500 метр
биеклектә булырга тиеш. Болар – калкулыклар». Ярар, абыйсы
беләдер, ул мәктәптә укый, шуңа күрә Линар бәхәсләшми. Калкулык
ни, тау ни – ничек кенә атасаң да, аларга яшеренгән серлелек барыбер
шул килеш кала.
Әтисе әйтмешли, «башкорт тугандарның» радиодан сөйли
башлаган вакыты – Линар өчен көннең иң рәхәт чагы. Әти-әнисе инде
торган, мичкә ягып җибәргәннәр, чырт-чырт итеп янган коры утынның
яктысы мич алдына төшеп, яртылаш боз каткан тәрәзәләрдән керергә
маташкан сүрән таң яктысы белән качышлы уйный иде. Әтисенең
машинага салыр өчен су җылытып ташыганын, әнисенең тавыкларга
җим болгатканын, шул арада көндәлек мәшәкатьләргә кагылып, әкрен
генә сөйләшеп алуларын җылы юрган астыннан тыңлап яту күңелгә
ниндидер тынычлык иңдерә иде.
– Иртәрәк кайтсаң, әнкәйләргә барыр идек, хәлләрен дә белгән юк
бу арада, – дип эндәште әнисе.
– Бүген булмас, – диде әтисе, ут өстенә тагын бер чиләк су
утыртып. – Бөгелмәгә барабыз.
– Бармыйм, дигән идең бит…
– Дидем дә бит, ул ашламаны кем ташысын инде?!
– Бигрәк суык бит, шуңа әйтәм. Алайса, «Детский мир»га кереп,
Зөфәргә пәлтә кара әле, аныкын Линарга кидерер идек…
Күзләрен йомып, йоклаганга салышып ятса да, колакларын
торгызды Линар. Йөрәге дә ешрак тибә башлады. Шулай булмыйча,
бу пәлтәсенең җиңнәре кыскарган, дөнья бетереп уйнаганда сизмәсә
дә, кайтып кергәндә кулларының беләзек өлешләре кып-кызыл була.
– Балаларга эндәш, – диде әтисе, чиләкне уттан алып, ишеккә таба
юнәлде. Бераздан тигез гөрелдәп эшли башлаган двигатель тавышы
ишетелде.
«ЗИС-5» машинасы ул, әтисе аны фронттан алып кайткан.
Утлар-сулар кичкән аның белән, ядрә яңгыры астында снарядлар да
ташыган, алгы сызыктан яралыларны да алып чыккан… Сугыштан
кемдер биштәр асып, кемдер чемодан-чемодан ситсы, сукно күтәреп,
кайберләре мөгезеннән велосипед җитәкләп кайткан. Гыймазетдин исә
ул вакыттагы иң куәтле, тонна ярым йөк күтәрешле машинага утырып,
авыл этләрен, кызларны, ындырга бәйләнгән бозауларны куркытып,
авылга шаулап килеп кергән. Һәм шуның белән авыр хезмәттән
бетерешкән авыл халкының хәлен бермә-бер җиңеләйтеп җибәргән.
Инде апасы да торды, әнисе исә малайларны уятуны һаман суза.
Бик рәхәт бит ул сабый чакта шулай аунап-тәгәрәп ятулар! Ләкин
һәрнәрсәнең чиге бар. Әнә ишегалдында әтиләренең малларга
эндәшкән тавышы ишетелә, димәк, сыер-сарыкларның алларына
печән сала, хәзер өйгә кереп җитәчәк.
– Зөфәр, Линар, торыгыз, әйдә, чәй дә кайнады, – дип, Галия апа
радиоалгычның тавышын бераз көчәйтә төште.
Абыйсы шул сүзләрне генә көтеп яткан, юрган астыннан шуып
кына чыкты да, бүреген элеп, ишегалдына йөгерде. Линар да аның
артыннан чапты.
– Әни, мәктәпләр укыймы бүген? – дип сорады ул, керә-керешкә.
– Ничә градус анда?
– Градусын белмим, укуын укыйлар. Сине генә садикка илтмәбез.
– Ә кемнәргә кертәсез?
– Белмим әле, әйдә, башта, бар, тизрәк юыныгыз да табынга
утырыгыз.
Әтиләре керә-керешкә тәрәзә пәрдәләрен тартып куйды, боз
челтәре белән капланган тәрәзәләрдән кышкы иртәнең сүрән
яктылыгы үтеп керде.
– Әткәй, – дип эндәште Зөфәр, тары боткасын май белән болгата-
болгата. – Пәлтәнең путалысын ал әле.
– Син, малай, тыңлап яттыңмыни? – Әтиләре тавышына кырыслык
чыгарырга тырышса да, ирен читендәге елмаюын яшерә алмады. –
Ниндие бар, шуны алам инде.
– Билне бәйләп куйсаң, җылы була ул. – Зөфәр янә майга үрелде.
Әтисе белән әнисе бер-берсенә карашып алды – бу мизгелдә
аларга рәхәт, бик рәхәт иде. Нинди генә авырлыклар күрмәде бит
алар! Сугыш дәһшәтен дә, ул китергән ачлык-ялангачлыкны да.
Хәзер, Аллага шөкер, тамак тук, өс бөтен, әнә, өстәлдә телем-телем
ипекәй, туйганчы ашарлык йомырка бар, абзар тулы мал, һәр көнне
иртә-кич яңа сауган сөт, примуска салыр өчен өйалдында егерме
литрлы шешә белән керосин утыра, ике кышлык каен утыны турап
өелгән… Чәй-шикәр дә иркен. Галия дә, Гыймазетдин да авылның
күз өстендәге кашлары: берсе – укытучы, икенчесе бөтен колхозына
ике генә булган машиналарның берсен йөртә. Авыл халкының аларга
хөрмәте зур, акчаны да яхшы эшлиләр, Аллага шөкер!
Галия апа, уйларыннан бүленеп, сәгатькә күз ташлады. Бәй, оеп
утырсаң, шулай була ул – җиде тулып киткән икән бит!
– Әйдәгез, балалар, җыеныгыз, – диде ул, үзе, ашыгып, өстенә
киде, китап-дәфтәрләр тутырган сумкасын беләгенә асып, Линарны
җитәкләде дә урам аша яшәгән Саҗидә әбиләргә таба атлады.
– Исәнмесез, бүген сезнең чират, – дип, шаяра-көлә күршеләренең
ишеген ачты...
***
И, ул җәйнең рәхәтлекләре! Тик эш башындагылар, тормыш
дилбегәсен тотучылар ул рәхәтлекне күрмиләр дә бугай. Карлар
эри башлауга, әтиләре өйдә күренми дә диярлек. Балалар йокларга
ятканда, ул әле кайтмаган, иртән киткән була инде. Линар кайчакта
йокы аралаш аның машинасының гөрелдәгәнен ишетә, ләкин көне
буе йөгергән, сикергән гәүдәсе кабат изрәп китә.
Әнисенең дә эше арта. Инде март айларында ук сиртмәсе
бөгелмәсен өчен такта җәелгән карават астына ана каз кереп утыра. Вакыт-вакыт ул, бөтен дөньяны яңгыратып каңгылдый-каңгылдый,
оясыннан төшеп, ишегалдына чыгып керә. Ана каз бөтен гаиләдән
хуҗабикәне генә үз тирәсендә булырга лаеклы дип таба бугай, муенын
суза-суза, аңа гына үз телендә нидер сөйли. Юлында бала-чага туры
килсә, бөтенләй үзгәрә, янап, ысылдап, чукып алырга гына тора.
Шуңа күрә Линар да, абыйсы да аны урап узарга тырышалар.
Көннәр җылыткан саен, малайларның да эше арта. Көндәлек
эшләргә бакча мәшәкатьләре килеп өстәлә. Тагын ишегалдын
себерәсе, кышкы тиресне чыгарасы бар... Бозауга печән алып
кайтасы, бәрәңге чүбен утыйсы, утын ярасы...
Беркөн йолкып кайткан печәнне бозау алдына бушаткач, абыйсы
үлән сутыннан яшелләнгән кулын бакчадагы чиләктә юды да:
– Әйдә, су керергә, – диде.
– Кая? – Линарның күзләре үк зураеп китте.
Абый кешенең бөтен нәрсәне дә белүенә, бар нәрсәне дә җиңүенә,
урмандагы иң усал бүредән дә, түбән очтагы ташландык мунчада
яшәүче җеннән дә курыкмавына чын күңелдән ышанган малай
берсүзсез аңа иярде.
Алар авыл уртасыннан ага торган, суы нишләптер кызгылт төстә,
тирәнлеге тездән дә түбән булган инешкә килеп җиткәндә, берничә
малай, яр буена утырып, ни турындадыр киңәшләшә иде.
– Давай, шулай итәбез, – диде буйга калкурагы, урыныннан торып,
– сез әнә теге кәсләрне ишеп төшерегез, мин ташлар алып киләм…
Ике сәгать чамасы мышный-мышный балчык, таш, агач
кисәкләре ташыдылар. Өлкәннәрдән ишеткән тозлы гына сүзләр
дә ычкынгалады. Бераздан су җыела башлады, ул билдән булуга,
малайлар инешкә ташландылар. Җылы, рәхәт, кояш кыздыра. Кечкенә
генә буа шау-гөр килә. Менә су болганып куерды, малайларның да
тәненнән сузылып-сузылып ләм акты…
Икенче көнне кичкә таба тиз генә яшелчәләргә су сиптеләр, мәңге
туймас бозауга печән алып кайттылар да кабат инешкә йөгерделәр. Яр
буенда малайлар агып киткән буага моңсу гына карап утыралар иде...
Кайтып, ишегалдында бераз йөргәч, Зөфәр:
– Печән башланганчы балыкка барып кайтасы иде, – дип әйтеп
куйды.
Көн әзерлек белән үтте. Мунча түбәсеннән былтыр ук кисеп,
кайрысын салдырып, кибәргә дип куйган кармак сапларын алып
төштеләр. Яңа җеп, запас кармак, калкавычларны барладылар,
тирестән симез-симез суалчаннар казып, банкага тутырып куйдылар.
Икенче көнне иртән-иртүк юлга чыкканда, көтү төшмәгән иде әле.
Зөфәр, велосипед рамасы өстеннән әле бер, әле икенче якка кыйшая-
кыйшая педальне әйләндергән уңайга:
– Барганда рәхәт, түбән таба, – дип куйды. Чыннан да, урыны белән тормозга басып, кайчакта тизлекне киметергә дә туры килә. Иртәнге
салкынча җил, күлмәк эченә кереп, тәнне кытыклый. Алда көтелгән
рәхәтлекләрне уйлый-уйлый арткы багажникта ризык тутырылган
сумканы кочаклап утырган Линарның үзеннән-үзе авызы ерыла...
...Инде күп еллар узып, зур дәрәҗәләргә ирешкән, фәндә үз сүзен
әйтә алган остаз булып җитешкән Линар Гыймазетдин улының
шушы урында кыйммәтле чит ил машинасын туктатып, түбәнгә, Ык
болыннарына, киртләчләнеп-киртләчләнеп көнчыгышка таба тезмә
булып сузылган Әби тауларына карап торганы бар. Талгын җил,
аның шактый чаларган чәчләренә, маңгай сырларына кагылып уза...
Ә велосипедтагы теге ике малай һаман офыкка таба бара...
Икенче көнне Линар белән Зөфәр урамның төп геройлары булды.
Балык тотарга барганда төлке күрү, яр буенда бәрәңге пешереп
ашау, яшенле яңгырдан агач астына качып котылулар, кадап куелган
кармак сабын чуртанның өстерәп суга алып кереп китүе, Зөфәрнең,
Ыкка ташланып, аны ярга алып чыгуы турында сөйләгәндә малайлар
ышаныргамы, юкмы дигән шикелле алан-йолан каранып утырдылар.
Зөфәр, өйгә кереп, балыкның башын алып чыккач кына «аһ» иттеләр…
***
Җәй көне Гыймазетдин иртәнге өчтән үк урмандагы үзенә бүлеп
бирелгән диләнкегә китә. Печәнне чабу гына түгел, әйләндерә-
әйләндерә киптерәсе, аннан күбәгә саласы, йә чүмәләгә куясы, йә
машинага төяп алып кайтасы, аннары түбә астына тутырасы, яисә
эскерт ясап, абзар артына өясе бар.
«Кышка мал ризыгы әзерләү» дип аталган бу мәшәкатькә Линар
белән Зөфәр башлангычта укыганда ук җигелә башлады. Бер кичне
йокларга ятарга җыенып йөргәндә әтиләре әйтте:
– Иртәгә иртүк үзегез генә печәнлеккә барып, күбәгә салып
кайтырсыз. Тырмалар шунда, уң якта каен бар бит, менә шуның
кырыннан башланган покос астында.
Бу гаиләдә шунысы рәхәт: ата кеше әйткән сүзне тикшереп,
хаклымы-юкмы икәнлеге турында икеләнеп торасы юк. Әйтелде –
үтәлергә тиеш. Яткач, малайлар пышылдашып алдылар:
– Абый, бүре бармы икән анда?
– Кәнишне, бар, кыш көне фермада сарыкларны буып чыктылар бит.
– Ә безгә очраса?
– Шырпы алырбыз. Бүре уттан курка ул. Аннан, мин әткәйнең теге
сынган пычагын алып, үткенләп, келәт почмагына яшереп куйган
идем, шуны да тыгарбыз.
Линар тынычланып калды. Бу хәтле корал белән ниндидер бүредән
куркалар димени!
Урман малайларны серле дә, моңлы да шаулап каршы алды. Менә шушы юл белән бераз кергәч, аларның печәнлек делянкалары
башлана.
Урман һәрвакыт серле була. Ерактан ул күгелҗемләнеп,
эчендәгесен яшереп тота белүе белән үзенә тарта. Әйе, тып-тыныч
көннәрдә дә аның үз тавышы була. Бу – исәпсез-хисапсыз бөҗәкнең
өзлексез хәрәкәтләнүеннән, һаваның зыңлавыннан, кошларның
көндәлек мәшәкать турында «сөйләшүләре»ннән, вак җәнлекләрнең
кыштырдавыннан туган тормыш симфониясе. Урман юлы исә,
гомумән, дөньяның бер бизәге. Ул сәер шомлылыгы белән дә аерылып
тора. Әйе, әнә шул куркыта-шикләндерә торган үзенчәлеге бигрәк
тә күңелләрне кытыклый, бер үк вакытта җилкендерә дә инде аның.
Малайлар шуңа охшаш хисләргә бирелеп, беркавым сүзсез
атладылар. Бераздан Линарга абыйсының кесәсендәге шырпы да,
сынык булса да, әйбәт итеп үткенләнгән пычагы да бик үк ышанычлы
тоелмый башлады.
– Абый, монда бүре бар микән? – дип, тынлыкны беренче булып
ул бозды.
– Кәнишне бар. Әнә, «Осторожно! Валка леса!» дип язганнар.
«Бүре урманы» дигән сүз бит инде ул.
Линар бөтенләй югалып калды. Нәрсә, абыйсы бөтенләй башсыз
мәллә, әнә ничек дип язып куйганнар, ә ул уйлап та бирми.
– Абый! – дип, еларга җитешеп кычкырды ул, – әйдә, кайтыйк,
өерләре белән килеп чыксалар…
Зөфәр елмайды:
– Курыкма инде, алдадым мин сине. «Валка» – «аудару» дигән сүз.
Монда, димәк, урман кисәләр, шуңа язганнар аны…
Линар, борыны җебегәнне күрсәтмәскә тырышып, алга таба
теркелдәде.
...Балачактагы алдау һәм алданулар самими, беркатлы була. Алар
күңелне җәрәхәтләми, тормышны бозмый. Яшьлек тә җиңел үткәрә
андый гамәлләрне, чөнки аны алда олы юл, иксез-чиксез зәңгәр
офыклар көтә. Олыгайгач кыен икән алдашуны, икейөзлелекне күтәрү.
Хезмәттәшләрнең хыянәте аеруча авыр кичерелә, сәламәтлеккә
бәрә. Ничә сынаганы бар Линар Гыймазетдин улының: эштәге ыгы-
зыгылардан, борчу-мәшәкатьләрдән иң яхшы дәва – гаилә җылысы ул…
(Дәвамы бар)
Гомәр ДАУТОВ (1967) – галим, филология фәннәре кандидаты; «Моңнар булып кайтырмын»,
«Олы юл буйлап» исемле китаплар һәм берничә монография, вакытлы матбугатта чыккан
күпсанлы тәнкыйть мәкаләләре авторы. Чаллыда яши.
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев