Логотип Казан Утлары
Котлыйбыз

9 май - Җиңү бәйрәме белән!

Бөек Ватан сугышының 75 еллык олуг юбилее белән тәбрик итәбез!

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, юклыкта һәм ятимлектә үсәргә дучар ителгән сугыш чоры балалары!  

Сезне ихластан Бөек Ватан сугышының 75 еллык олуг юбилее белән тәбрик итәбез! Сезгә гаиләләрегездә кадер-хөрмәткә төренеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтләрсез, сырхау-сызлануларсыз, хөкүмәтебез вә җәмгыятебезнең игътибарын тоеп, муллыкта бәхетле картлык кичерүегезне, илебез күгенең иминлегенә үз өлешегезне кертүегезгә сөенеп яшәвегезне телибез! Дәһшәтле сугыш китергән кайгы-хәсрәтләр башка беркайчан да кабатланмасын, илебез күге һәрвакыт аяз, имин булсын, күктә бары тик бәйрәм салютларының тавышы гына яңгырасын! Бөек җиңү көненең алдагыларын да исәнлек һәм шатлык белән каршыларга насыйп булсын иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев