Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Кич яңа күршебез парктагы дуслары белән йортында «өй туе» оештырды. Бөтен Казан кибетләрен бушатканнар диярсең, алты машинадан төргәк-төргәк әйбер ташыдылар. Бер шәүлә пәрдә читеннән генә күзәтте.
5
Кич яңа күршебез парктагы дуслары белән йортында «өй туе»
оештырды. Бөтен Казан кибетләрен бушатканнар диярсең, алты
машинадан төргәк-төргәк әйбер ташыдылар. Бер шәүлә пәрдә
читеннән генә күзәтте. (Мин идем ул.) Җаны бар кеше күршеләр
ишегалдында кәефләнә. Чакырды, капкама тукылдатып та, урамда
«Айбикә-ә!» дип сөрән салып та чакырды. Ишегемне бикләдем, ә
теге куркыныч бушлыкның капкачын ябарга «оныттым».
Таң алдыннан бәйрәм тәмамланды. Арган-талган кунаклар, мөгаен,
йокыга талды, урам тып-тын иде. Сыза гына тәрәзәне ачтым. Бакчада
сайраган кошларга гитара кушылды. Тормышка ашмаган хыялларның
тагын берсе! Абый: «Өйрән», – дип, туган көнемә шушы уен коралын
бүләк иткән иде. Ә мин әллә укуыма зыяны тияр дидем, әллә ирендем,
аны шкаф башына ыргыттым. Мәктәп хорының төп башкаручысы,
ягъни солисты идем, татар җырларын куен дәфтәремә яза-яза күп
ятладым. Әнә гитара кыллары таныш көй көйли:
Син кайда идең? Кайларда йөрдең?
Ничек мин сине күрмәдем икән?
Картәтәй кешедә сәер үзгәрешләр сизсә: «Авышкан» дияр иде,
миндә дә шундыйрак «чир», ахрысы. Йокысызлык, хисләрдән
тетрәнүләр, нәрсәдер көтү, нәрсәгәдер өметләнү нәтиҗәсе – саташам.
Юк ла, юк, минем коралым өнсез-тынсыз, бу хикмәт – урамда! Әйе,
әйе, турыбызда гитарасын аскан Рамил җырлый иде.
Син торган йортны, синең урамны,
Ничек кенә мин күрмәдем икән?
– Сәлам, Айбикә?! – диде ул, кул болгап. – Баскычтан гына
тыңлама, әйдә, бергәләп көйлик. – Гайшәбикә әбинең яраткан җыры
иде. Бөтен сүзләрен дә хәтерләмим.
Бүген син минем каршыма килдең,
Мин дә бит сине эзләдем, дидең.
Капка аша гына икәүләшеп җырлаштык. Мин тумыштан ук нечкә
күңелле, ә бу тупас җан иясенә моң кайдан сеңде икән?
Һәр адымыма мөһер суккан Минталип ага гына кискен иде:
– Һе, әбисенең яраткан җыры янәсе? Борчак сиптерә. Икейөзле!
– Сез, колакка катыландым, аппарат кирәк, дисез. Ерактан да
ишеткәч, нәрсәгә ул сезгә?
Хәйләкәр төлке ни дип алдашыр икән?
Аның өчен Кәримә түти җавап бирде:
– И бабасы, бабасы, яхшы синең колагың. Төнлә тычкан
кыштырдаса да, уянасың. Никләр генә шушы озын буйлы балага
каныгасыңдыр. Хәтере тутыкмаган оланның, әбисен онытмый. Менә
синең, карт аю, атаң-анаң каберенә сукмагың тарайды.
– Әйттерерсең, кортка! Җир астына мәрхүмнәрнең җаны
күмелмәгән, җаннар күк катында. Садакасына саранланмыйм, ай
саен мәчеттә рухларына багышлатып дога укыттырам.
– Кая, сабырлан бабасы, даруың агуга әйләнмәсен, – дип, карчыгы
аның баш очына мендәр түшәде. – Айбикә аккошым, әртистебезне
эшеннән куалар, шуңар кичәдән бирле җенләнә. Ник угаланасың,
ничек тә пенсия акчасына җан асрарбыз, мәйтәм.
«Авыру»ның авызыннан «ут» көлтәсе бөркелде:
– Причем монда акча?! Акчадамыни эш! Миңа тамашачы заруридан
зарури! Халык уч төбе кызарганчы кул чапсын миңа! Аяк тибә-тибә
«афәрин» дисен! Өйдә бикләнсәм, малайны уйлап дүрәкләнәм мин!
Сәхнә генә юата мине!
– Сөйләгез, ни-нәрсә кыйраттыгыз, хөрмәтле Зәкиевич? – дидем.
– Кыйраттым инде, наным. Ярты гасыр элек кенә чабатасын салган
Мәскәүски чиновник: «Бүгеннән чыгыш-программагызны русчага тәрҗемә итәсез», – ди. Безнекеләр шымайды, ник берсе каршы
әйтсен. Мондый гаделсезлеккә түзмәдем, трибунага мендем дә,
моның бәбәгенә бәреп, саф татарча: «Киселә-киселә чыпчыкныкы
кадәр генә калган телемнең соңгы кисәген дә йолкыйсыңмы,
бәдбәхет?!» – дидем. Күзеннән укыдым, наным, тылмачсыз да
аңлады. Җыелыштан соң җегетләр кулымны кыса. Куак арасына
качкан куркак куяннар үрчеде. Кая безнең милләт арысланнары, ә?
Һәммәсен дә мур кырдымы соң? Сәнгать җитәкчесе кызган табада
бии. Артын ялый теге Мәскәүскинең. Миңа җикеренә, гариза яз,
ди. Милләтче син, ди!
Еллардан саркып Әбрар абыйның җан авазы яңгырады кебек. Бая
гына очынган күңелем кошының канатлары, таш белән бастыргандай,
авырайды.
Кәримә түти өйдәге киеренкелекне йомшартып:
– Әй бабасы, эшсез тилмертмәм үзеңне, йортка гамьсез идең, менә
ауганын торгызырсың, ватылганын төзәтерсең, – диде. – Улыбыз
исән-имин бу гарасатларны кичеп кайтса, бакчаны сөрдерер. Бәрәңге
чәчәрбез, иншаллаһ.
– У-у, базарда капчык-капчык бәрәңге сатарбыз! – Минталип
агада сарказм көчле, шундый ул артист, тормышта да шәп уйный.
– Җәмәгатьләр, җүн генә бәядән бирәм, алыгыз, ал! Ярмалы җир
алмасы, бәлешкә, өчпочмакка үтереп салган инде, җәмәгатьләр!
Түти иренең битенә чәпелдәтте.
– Аллам, Аллам, сәхнәдәмени, буасы ерылды моның. Тамагың
ачса, ни хәл итәрсең, базарына да чыгарсың, җанкаем.
– Тфү, төкер! Андый көнгә төшермәсен Ходай! Алай дисәм...
Безнең бер атаклы җырчыбыз ачтан үлмәс өчен урам чатында
стаканлап көнбагыш сатты бит, исеңдәме, кортка?
– Исемдә, исемдә. Без аның ярты капчык көнбагышын машинага
төядек. Акчасын икеләтә арттырып түләдең әле. Кыш буе күгәрчен,
чыпчык ашаттым, рәхмәт яугыры.
– Милләтнең алтын тавына тиң хәзинәсе иде бит!
– Эчте, диләр, бабасы.
– Ә ник эчергәннәр аны? Ник аягын-кулын бәйләп дәваламаганнар?!
Кирәкмәгән көнче татарга бу талант! Күпсенгән ул аны, сөенгән ул
аның төпкә чумуына! Өскә калыкмасын дип теләгән!
– Арттырма сана, бабасы! Ә синең исеңдәме...
Хуҗалар, өйдә кеше барлыгын да онытып, хатирәләрен яңартты.
Алар өчен – үткәне, ә минем өчен бүгенгесе кадерле иде. Кич
белән Рамил гитарада уйнарга өйрәтәчәк! Сүз куештык. Күрешү
мизгелен күз алдына китерсәм, хисемнән кайнарланып күкләргә
үрлим дә, суынып, кире төшәм. Һәркемдә шик-шөбһә уяткан, хәтта
ки котырткан әшәке «елан» бар, миңа да ул оялады һәм агулы теле белән ысылдап теңкәмне корытты: «Аңа якынаеп ялгышма! Аның
йөрәген май катламы булып акча баскан! Анда сиңа урын юк!»
Төштән соң, һич көтмәгәндә, алдан ук хәбәр итмичә генә абый
белән Сәлим кайтты. Миңа сюрприз ясыйлар, имеш. Абый яңа йортны
күргәч җан ачысы белән:
– Нәрсә бу?! – диде. – Җирне сатмыйм дигән иде комсыз хатын!
Кодрәтемнән килсә, бу патша сараен кара пәрдә белән ябар идем.
Ник кара белән? Анда бит Рамил яши! Ак белән ябам! Абыйны
да жәллим: дустының әманәтен үтәмәде, бу уй аны көн-төн эчтән
кимерәчәк.
– Оһо, төзеп тә караганнар. – Сәлим тел шартлатты. – Дөньясы
акылдан яза. Тегендә кан коеш, монда – байлык арттырыш. Илле
миллионлык алтын сарай бу! Йөз миллион хәерчегә биш капиталист
бездә! Тапкырлыйк йөз кырык миллионга, ничәү була? Аз алар, ну,
шулар кулында бөтен ил байлыгы! Тегендә егетләр ил-Ватан дип
көрәшкәндә, болар Канар утрауларында кызынып, тән каралтып,
виски эчеп, кара уылдык тыгына; тегендә гади кеше баласы салкын
окопларда туңганда, болар ефәк юрган-ястыкларга төренеп, йокы
симертә, уянгач, алтын унитазларына пес итеп, алтын ванналарында
юына.
Мондый «яңалыклар» әллә кайчан искергән иде инде. Бүген син
һәм мин, без һәм сез тагын бер тапкыр боларны кабатлап, ни үзгәрер
икән? Абый дәшмәде, беләм, ул эчтән генә «кайный» иде. «Оратор»ны
шелтәле карашым белән туктаттым: «Җитте, хәсрәт фәйләсүф!
Әйдәгез, өйгә керик!»
Юл тузанын кагып, өс-башын алыштыргач, ике дус тәмләп кенә чәй
эчте. Сусаганнар! Залда исә туганымның да «ачу өянәге» кузгалды.
Тын күлдә дә корт уйный диләрме әле?
– Игътибар, Сәлим, – диде ул. – Күрше йортның акай тәрәзәләре
кояшны каплый. Көндез дә ут кабызасы. Элек бүлмә яп-якты иде.
Бәреп ватарга күпме таш кирәк, синеңчә?
– Эрерәге – унлап, ваграгы – егермеләп, – диде «киявем». – Без
синең белән ядрә ыргыту буенча спорт мастеры, эһ дигәнче пыяласын
уабыз, Рамил абый.
Шаярып кына сөйләшәләр, ә миңа бу янау кебек тоелды. Сизенүем
хак икән.
– Башта сарайның ханы белән танышыйк, – диде Сәлим. –
Исәнләшергә кул да кычыта.
«Исәнләшергә...» Ай-һай, моның нияте «изге» микән?
Кайчакта сәгать телләре чакрымнар санагандай, әкрен текелди.
Озак, бик озак! Югыйсә ничәдер минут кына узды, ә Сәлим суга
батты. Ниһаять, «калыкты» егет.
– Ачыкладым, – диде ул. – Замана мажоригы! Зумер! Койрыксыз калай әтәч! Өч яшендә атасы ташлагач, әнкәсе белән әбисе үстергән
моны. Иркәләп кенә. Банкир әтекәсе гаебен юар өчен күсәкне акча
тавында шудыра, ызначит. «Мин дә мин» ди мактанчык.
Алда хәлләр үзгәрәчәк: ике кешелек пьесага тагын ике каһарман
өстәлеп, әсәрнең (минем тормышымның!) эчтәлеге бозылачак иде.
Бозды язмыш дигән «автор».
– Ха-ха! – Сәлим шарык-шорык көлде. – Ха-ха! Банкир малае
мине синең белән бутады, Рамил абый! Сеңлеңнең кулын сорыйм,
ди. Аны яратам, ди. Фантазёр! Чүт кенә ипи шүрлегенә ямамадым.
Туганым тамагын ертып акырды:
– Айбикә, кил!
Бүлмәм ишеге ачык, чык та бас! Мин – хөкемгә тартылган мәхәббәт
җинаятьчесе, хисләремне яшермәм. Әмма миңа һәр тишеккә борын
тыккан Минталип ага комачаулады.
Ишектән үк гөрләде картлач:
– Рамил, Сәлим, бөркетләрем, ни хәлләрдә сез?! Бүген урамыбызда
икеләтә шатлык: сез өегездә, безнеке дә исән, киленгә шалтыраткан.
Без дә артист агабыз өчен чиксез шат идек. Бакча сөрелеп, бәрәңге
чәчелер һәм базар тагын бер «алыпсатар»га тиенер. «Җир алмасы»
ярмалы, бәлешкә, өчпочмакка үтереп салган! Алыгыз, ал!»
Йа дөнья, мин сине үртәмим, киресенчә, үзем үртәләм.
Ник алай соң син, ә? Нишләп ипле-җайлы, сабыр һәм акыллы
абыемны җәһәннәмнән үзгәртеп кайтардың?! Нишләп гомерен
иҗатка багышлаган халык артистын сәхнәдән кудыртып яраткан
тамашачысыннан мәхрүм иттердең? Пафослы сүзләрме? Гафу, минеке
шундый...
Өч ир-ат оркестрдагы өч уен коралы, һәркем үзенекен шыгырдата.
Минталип аганыкы иң «көчлесе»:
– Өч сүәм җиремне үзләштерде, кабахәт малай. Сез дә тикшертегез,
Рамил энем.
Абый сыкранып кына:
– Безгә калганы җитә. Тегендә егетләрнең һәрберсенә икешәр-өчәр
гектар җир. Айлар буе аунап яталар, – диде.
Сәлимне исә эчтән корт кимерә:
– Минталип абзый, Айбикә күршедәге мажорик белән
дуслашмадымы?
Тез башына сугып сорый. Йә егыл, йә һавада тотынып кал!
«Шымчы» мине сатармы икән? Ни бәягә? Мин бәрәңге генә түгел,
мин – тере кеше.
– Айбикә акыллы кыз, җыен әләм-әтрәккә сәлам да бирми. –
«Авыру» агаем түмгәкне шома гына тигезләде дисәм... – ...вәләкин
кабахәт узганда-барганда бәйләнеп җәфалады Айбикәбезне.
Әз генә аркан аумадым. Иштең ишәк чумарын, абзыкаем!
– Тешен коям!
Мәктәптә бокс белән шөгыльләнгән Сәлимнең йодрыгыннан тешең
генәме, башың урталай ярылыр иде. Нәфрәтеннән бүртенгән егет
ишеккә ташланды. Аның артыннан мин, минем арттан абый белән
Минталип ага йөгерде. Рамил капка төбендә машинасын кабыза иде,
Сәлим, аны-моны искәрмәгән егетне сөйрәп алды да берне китереп
тә сылады. Егылмады Рамил, чүгәләп, җиргә генә таянды. Озын
кеше туп төсле тәгәрәми икән. Туганым дустының дуамаллыгын
хупламыйча:
– Сәлим, син рингта түгел, кулыңны тый! – дисә, мин «кияү»не
бөтен көчемә этеп җибәрдем.
– Тимә аңа, тимә!
Кич белән абый күземә туп-туры карап:
– Ник аны якладың? – диде.
– Кемне?
– Боргаланма, Айбикә!
«Гашыйк... Яратам... Сөям...» Шагыйрьләрдә никадәр илһам
чыганагы! Миңа гына бу кәлимәләрне әйтергә ярамый. Гөнаһ, мең
кәррә гөнаһ! Чөнки мин бүтәнгә аталган! Безнең нәселнең борын-
борыннан иң асыл сыйфаты – ярына тугрылык. Кушаматыбыз да
– Тугры Сираевлар.
Хисләремне йомарлап, йөрәгемнең иң яшерен почмагына яшерсәм
дә, ул йөрешемдә, сөйләшүемдә, хәтта ки киенүемдә сизелә иде.
Туганым зәгыйфь кулы белән баш очымда җилкенде, әмма сукмады,
бәгыремә үткәреп кенә:
– Аның белән очрашсаң – маңгаена төбәп атам, – диде.
«Рамил бакча уртасында казыттырган түгәрәк күлдә ике аккош
йөзә. Берсе – ул, берсе – мин. Без мәңге аерылмабыз, мәңге...»
Бу хыял үксеп елады. Әллә мин «Кара йөзләр» әсәрендәге
хокуксыз бичарамы? Битемне корымга буяп, тишек чиләк төбен
кагып, урамнан йөртерләрме? Егерме беренче гасырда! Хәер, хатын-
кызның һәр заманда да иреге чикләнгән. Тумыштан ук аның вазифасы
билгеләнгән: ир колы, бала колы, эш колы, дәрәҗә колы...
Бернигә дә өметләнмичә, берни дә көтмичә без – колыгызга хыялда
гына булса да яратырга, бары тик яратырга рөхсәт итәрсезме, ә?
Бүген син минем каршыма килдең,
Мин дә бит сине эзләдем, дидең…
(Дәвамы бар)
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев