ГАЛИҖӘНАП МОҢ САКЧЫСЫ
2026 елның 1 маенда Солтан Габәшинең тууына 135 ел тула. «Казан утлары» журналының март-апрель саннарында соңгы елларда әдәбият сөючеләрне халкыбызның күренекле шәхесләре турында әсәрләр белән сөендергән язучы Рафис Корбанның мәшһүр якташы турында «Саташкан кәккүк» дигән романын укыдык. Бу әсәр халкыбызның беренче профессиональ композиторын яңадан халыкка кайтару юлында икенче зур хезмәт булып тора.
ХХ гасыр башы – татар прогрессив фикере өчен барлык өлкәләрендә дә
күтәрелеш һәм җитди үзгәрешләр чоры: заманча милли профессиональ музыка
сәнгате формалаша, яңа ансамбльләр барлыкка килә, композиторлык һәм
башкару иҗаты үсеш ала, Көнбатыш Европа һәм рус музыка мәктәбе үрнәгендә
«профессиональ композитор» төшенчәсе керә. Әлеге үсеш нигезендә халык
музыкаль традицияләре белән рус һәм Европа классик музыкасы казанышлары
кушылуы ята. Татар сәнгатенең үсеш тенденцияләре көнбатыш һәм шәрык
башлангычларының үрелүе белән билгеләнә.
Татар профессиональ музыкасы иҗат итү һәм башкаруның беренче адымнары
Солтан Габәши исеме белән бәйле була. Бу вакытларда татар җәмәгатьчелегендә
Камил Мотыйгый һәм Фәттах Латыйповның вокаль әсәрләре киң яңгыраш
ала. Фәйзулла Туишевның виртуоз уены, Хәбибулла Әхмәдуллин һәм Гали
Зайпинның скрипка өчен язылган әсәрләре киң таныла. «...Татар музыкаль
сәнгатенең таңында иҗат иткән барлык башкаручылар диярлек – Солтан
Габәши, Фәттах Латыйпов, Камил Мотыйгый – үз репертуарларын тулыландыру
максатыннан җырлар язганнар. Ул вакытта бит әле республикада профессиональ
композиторлар юк иде... Авыр самодержавие шартларында профессиональ
музыка сәнгатенең нигез ташларын салучыларның исемнәре онытылырлык
түгел», дип яза музыка белгече Я.Гиршман. Солтан Габәши, нигездә, вокаль-
инструменталь композицияләргә мөрәҗәгать итә. Аның музыкаль-сәхнә әсәрләре
булып либретто сюжетына бәйле вокаль яки инструменталь күренешләр, татар
һәм башкорт халык җырларын эшкәртүләре тора.
Татар композиторлык иҗатының әһәмиятле төп этапларының берсе – сәхнәдә
профессиональ музыка үсеше. Үз әсәрләре белән чыгыш ясаган музыкантлар,
тамашачы ихтирамын казанып, тиз арада популярлашып китә. ХХ гасыр
башында композиторлык иҗатының импровизацион юнәлештә булуын да истә
тотыйк. Бу вакытта Европада да, рус музыкасы дөньясында да композитор
һөнәре иҗат итү һәм әсәреңне тамашачы алдында башкаруыңны гына түгел,
аны башка музыкантлар да аңларлык итеп кәгазьгә төшерүне дә күздә тота.
Татар музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина татар музыкасының инкыйлабка
кадәрге чорында концерт эшчәнлеген тасвирлаганда, музыкантларның башкару
сәләтен дә искә ала: «Революциягә хәтле татар җәмәгатьчелегендә татар
пианистлары юк түгел, бар иде. Әйтик, әдәби-музыкаль кичәләрдә Солтан
Габәши еш катнаша иде. Әмма аның рояльдә уйнавы халык игътибарын артык
яуламый иде. Ул көйләр иҗат итүе һәм теоретик белеме белән данлы иде.
Заһидулла абый (Яруллин) рухланып уйнаучы шәп пианист иде».
Импровизациягә сәләтле иҗатчы-башкаручылар ул вакытта үз көйләрен хәтердә
саклаган, көй «конспект» рәвешендә генә язып куелган. Солтан Габәши дә шулай
иткән. Аның кулъязмаларында көй дә, аккомпанимент «чалымнары» да бар: бу,
кагыйдә буларак, аерым аккордлар рәвешендәге гармоник функция, яисә берничә
тактта бәян ителгән фактуралы яки ритмик рәсем (ноталардагы билгеләнеш).
Текстлар белән эш тагын да катлаулырак. Көйнең җыр сүзләренә салынганлыгы күренеп торса да, Солтан Габәши әсәрләренең күбесендә
текстлар бөтенләй юк. Авторның бүгенгә кадәр сыйфатлы һәм тулы әсәрләр
җыентыгы булмавы да, безнең карашыбызча, шуңа бәйле. Юл ярып баруның
авырлыгы талантына тулысынча ачылырга да, чын мәгънәсендә танылырга да
мөмкинлек бирмәгән. Әлегә кадәр аның, нигездә, теоретик эшкәртмәләре дөнья
күргән, алары да өлешчә генә. Ә бит әйдәп баручыларның эшчәнлеге халык
авыз иҗаты традицияләренең югары профессионализмын тәшкил итә, ул төрле
мәдәният вәкилләрендә фикерләү чикләрен колачлый: шәрык импровизациясе
күпмедер дәрәҗәдә джаз мәдәниятен дә, Европа аңын да берләштерә.
Әсәрләренең заман карашына туры китерелеп язмача формалаштырылмавы
Солтан Габәши иҗатын музыкантларга тәкъдим итүдә кыенлыклар тудыра.
Солтан Габәши әсәрләрен бастырып чыгару өчен, махсус эшкәртүләр,
аранжировкалар сорала. Габәшинең сәхнә әсәрләрен аранжировкаларга
алынган һәм эшкәрткән музыкантларның берсе – Фуат Әбүбәкеров.
ХХ гасырның туксанынчы елларына кадәр Солтан Габәши турында
музыкантларның һәм татар мәдәниятен өйрәнүче галимнәрнең мәкаләләре
бик аз, моның идеологик һәм социаль сәбәпләре дә бар, бу композиторның
иҗади мирасына да кагыла. Бу җәһәттән әлеге шәхес тормышы һәм иҗатына
багышлап Зөфәр Абдуллин тарафыннан язылган очерк кулъязмасы кызыклы.
Сакланып калган документлар арасыннан шулай ук әтисе Хәсәнгата Габәши
белән улы Рөстәм Габәшевның истәлекләре 2021 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар.
Солтан Габәши: материаллар һәм документлар» дигән китапта урын алдылар.
Әйтергә кирәк, бу китап – гомумән, узган гасырның утызынчы елларында
хаксызга репрессияләнгән һәм онытылуга дучар ителгән композитор, музыкант
Солтан Габәши шәхесен реабилитацияләү юлында беренче җитди адым.
Китапта нигездә сәнгатьнең Солтан Габәши эшчәнлеге белән бәйле булган
барлык өлкәләренең дә игътибардан читтә калмавын билгеләп үтәргә кирәк.
Басмада Солтан Габәшинең үзенең тормышы һәм иҗаты турында язган иң
кызыклы кулъязмалары да урын алган. Биредә аның педагог һәм фольклорчы
буларак фәнни-эзләнү эшчәнлегенә бәйле материаллар һәм документлар
тупланган. Шулай ук аның ХХ гасыр башында төрле елларда матбугатта дөнья
күргән музыка белеменә караган хезмәтләре кызыклы.
Габәшинең музыкаль-этнографик хезмәте – 1932 елда ТАССР районнарында
халык иҗаты үрнәкләрен җыю буенча экспедиция отчёты оригиналда – татар
телендә тәкъдим ителә. Отчётка 44 көйдән торган ноталар кушымтасы беркетелгән,
ул Г.Макаров трактовкасында һәм реконструкцияләнеп бирелә. Әлеге хезмәт
С.Габәшине кызыксынучан фольклорчы, этномузыколог буларак ача.
Солтан Хәсәнгата улы рус, төрек, азәрбайҗан һәм башка телләрдәге
текстларны татар һәм башкорт телләренә тәрҗемә итү буенча гаять зур эш
башкара. Алар арасында дөнья күләмендә танылган опера либреттолары,
пьесалар бар. Мәсәлән, А.Бородинның «Князь Игорь», Дж.Пуччининың
«Мадам Баттерфляй» операларыннан өзекләр, Н.Чемберджиның «Карлыгач»,
Г.Хаҗибәковның «Аршин мал алан» әсәрләре. Солтан Габәшинең
«Тәрҗемәчедән» исемле ике кулъязмасы игътибарга лаек, алар фәнни-
тикшеренү эшләренең язылу тарихын һәм авторның текстны тәрҗемә итү һәм
аңлату буенча куелган максатларын күзалларга мөмкинлек бирә.
С.Габәши татар профессиональ музыкасын алдынгы, заманча рус һәм
Европа музыкаль мәдәнияте югарылыгына күтәрү турында хыялланган. Музыкаль мәгариф булдырып, үзе өйрәнгән теоретик базаны шунда кертергә
тырышкан. Композитор үзенең педагогик эшчәнлегендә рус һәм Көнбатыш
Европа музыкасы буенча дәреслекләрдән дә актив файдаланган. С.Габәшинең
«Музыкаль форма теориясе буенча дәрес планнары һәм конспектлары» дип
аталган ике кулъязма дәфтәре китапның икенче бүлегендә урын алган.
Солтан Габәши – татар музыкасы тарихында «Сания» белән «Эшче»
исемле беренче татар операларын иҗат иткән композиторларның берсе.
Шунысы мөһим: ул – әлеге операларны иҗат итүдә төп хезмәтне башкарган
композитор. Беренче татар операсын язу хыялы җырчы Газиз Әлмөхәммәтов
күңелендә туган булса да, ул бу идеяне тормышка ашыру эшен бары тик Солтан
Габәши генә башкарып чыга аласына ышанып, нәкъ менә аңа мөрәҗәгать итә.
Татарстан хөкүмәте җитәкчелеге бу эшнең гаять зур әһәмияткә ия булуын
аңлап, операның Татарстан Республикасы төзелүнең бишьеллыгы көненә язып
җиткерү шарты белән аларга матди ярдәм күрсәтә.
Шул чор җәмәгатьчелеге Солтан Габәшинең киңкырлы иҗатына үз бәясен
бирә. Икенче бүлеккә музыкантның утызынчы еллардагы концерт эшчәнлегенә
кагылышлы вакытлы матбугат битләрендә басылган мәкаләләре урнаштырылды.
Алар арасында билгесез авторның композиторны татар музыкасындагы тискәре
«габәшизм» хәрәкәтенең башында тора дип гаепләгән язмасы да бар. Әлеге
мәкалә сәяси репрессияләр алдыннан композиторга каныгулар башлануын
күрсәтә: аны пантюркизмда, панисламизмда, пролетар мәдәнияткә каршы килүдә
гаеплиләр. Егерменче-утызынчы еллардагы сәяси шаукым Солтан Габәшине урап
узмый. Бу аның революциягә кадәр дә актив эшчәнлек алып баруына да, милли
юнәлешле иҗатына да бәйле. Габәши татар музыкасында биш тавышлылыкны
– пентатониканы саклап калу өчен алып барган эшчәнлеген буржуаз музыка
тарафдары дип гаепләү башлана. Идеологик күрсәтмәләр нигезендә композитор һәм
музыка белгече актив иҗтимагый һәм педагоглык эшчәнлегеннән читләштерелә,
1932 елда ул ике республика хөкүмәтләре арасындагы махсус килешү нигезендә
дигән сылтау белән Башкортстанга җибәрелә. 1940 елда Башкортстанда да шундый
ук сылтау белән, эшеннән кыскартылып, Борай районының Чалкак авылына сөрелә
һәм шунда сугыш башлангач урман кисәргә озатыла. 1942 елның 8 гыйнварында
урман эшендә йөрәк өянәгеннән вафат була.
2026 елның 1 маенда Солтан Габәшинең тууына 135 ел тула. «Казан утлары»
журналының март-апрель саннарында соңгы елларда әдәбият сөючеләрне
халкыбызның күренекле шәхесләре турында әсәрләр белән сөендергән язучы
Рафис Корбанның мәшһүр якташы турында «Саташкан кәккүк» дигән романын
укыдык. Бу әсәр халкыбызның беренче профессиональ композиторын яңадан
халыкка кайтару юлында икенче зур хезмәт булып тора. Ул анда С.Габәшинең
тормыш һәм иҗат юлының барлык мөһим чорларын, төп хезмәтләрен күрсәтеп
бирүе белән зур әһәмияткә ия.
Былтыр Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградовлар
тарафыннан беренче татар операсы «Сания»нең иҗат ителүенә 100 ел тулды.
Музыкаль җәмәгатьчелек тарафыннан да, гомумән республикада, бу күренекле
вакыйга турында искә алучы булмады. Инде Солтан Габәшинең 135 еллык юбилеен
билгеләүне Рафис Корбанның композитор турында романын язучыларның Тукай
клубында тәкъдир итү белән генә чикләнмәскә иде дигән теләк бар.
Айгөл СОФИЙСКАЯ,
сәнгать фәннәре кандидаты
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии, инфографика: Ләйсән Зарипова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев