Логотип Казан Утлары
Шигърият

Таң сылуы булам

Югалалмам тузан бөртегедәй, өермәле җил күтәрәм дисә. Таң сылуы булам үз илемдә, мең ярсудан туган җаным исән.

Кайсы яктан, кай тарафтан үзем,
авылныкы, шәһәр кешесеме;
Яз төсеме, җәй кызуы канда,
кыш көнендә чатнап өшисеме?
Кайдан юлым алып, кайда барам,
кемнәр сәлам бирә, кемдер дәшми;
Юл уңае белән кояш көлә,
һәм дөньясын орып яшен яшьни.
Җир баласы дисәм, җирем эзләп,
мең әйләнү кирәк Җирнең шарын.
Күк иркенә күчеп очам дисәм,
нык булырмы хыял канатларым?
Мең ярсудан, мең ташудан туган
үз илемнең таң сылуы булам.
Җәйләремнең кыл уртасын ярып,
күңелемне таң чыгында юам.
Югалалмам тузан бөртегедәй,
өермәле җил күтәрәм дисә.
Таң сылуы булам үз илемдә,
мең ярсудан туган җаным исән.

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев