Логотип Казан Утлары
Повесть

Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)

Урамда инде җәй. Хәрби шәһәрчек артыннан ук башланган карсак агачлы урман да яшелләнеп, яктырып китте. Юлларны, плацны себереп кенә торалар, клумбалардагы төрле төстәге гөлләр хәрби шәһәрчеккә, бөтенесе бер төстә киенгән солдатлар фонында караңгы төндә күккә чәчрәгән чаткылар кебек, соры тормышка ямь биреп утыралар.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
Урамда инде җәй. Хәрби шәһәрчек артыннан ук башланган карсак
агачлы урман да яшелләнеп, яктырып китте. Юлларны, плацны
себереп кенә торалар, клумбалардагы төрле төстәге гөлләр хәрби
шәһәрчеккә, бөтенесе бер төстә киенгән солдатлар фонында караңгы
төндә күккә чәчрәгән чаткылар кебек, соры тормышка ямь биреп
утыралар.
Төшке аштан соң казарма «кайный» башлый. Кемдер ату
полигонына барырга әзерләнә, кемнеңдер политзанятиеләре
башланырга тиеш. Рәсми рәвештә отделение командиры булып
расланган ефрейтор Линар солдатлары белән автопаркка барырга
әзерләнә. Сержантларның тамак төбе белән кычкырган кискен
командалары, «дед»ларның тупас сүгенүләре, яшь солдатларның
дөбер-дөбер йөгерүләреннән торган шау-шуны басып, дневальныйның
ачы тавышы яңгырады:
– Ахметов, к командиру роты!
Линар кергәндә, солдатлар арасында «Горбатый» кушаматы белән
йөргән Тарасов тышына «Ахметов Л. Г.» дип язылган шәхси кәгазьләр
пачкасын актарып утыра иде. Муенын бөгеп, каш астыннан гына
карап йөрүче киң җилкәле бу офицерның, чыннан да, беренче карашка
бөкресе бар сыман. Ләкин ул бокс белән шөгыльләнүчеләрнең
озак еллар иякне саклау өчен җилкәләрен алгарак чыгарып йөрүе
нәтиҗәсендә барлыкка килгән алдавыч күренеш кенә. Әкрен, әмма
сүзен үткәреп сөйләшүче командирны ротада хөрмәт тә итәләр, аннан
куркалар да.
– Ахметов, – дип, үрә басып торган ефрейторга сүз катты капитан,–
синең машина йөртү таныклыгыңда бар төр категорияләр дә бар икән.
– Так точно, иптәш капитан!
– Стаж да бармы?
– Өченче класстан, ягъни 10 яшьтән башлап...
– Бар дивизия штабына. Сине ротадан алалар, димәк. Юньле кеше
үзебезгә дә җитми, югыйсә!
Штабта баш әйләнерлек яңалык көтә иде: Линарны часть
командиры шофёры итеп билгеләделәр. Машина өр-яңа, кап-кара «Волга». Командир тыныч холыклы, сабыр, һәр әйткән сүзе чуен
шар тәгәрәткән кебек – каршы килә торган түгел. Билгеләнгән көнне
үк Мәскәүгә киттеләр. Линар машинада утыргычларны көйләп,
приборларны карап чыгарга да өлгермәде, генерал кереп тә утырды.
Беренче эш итеп кулын сузды:
– Исемең ничек, солдат?
– Линар, иптәш генерал!
– Әйдә, Линар, Мәскәүгә. Киттек.
Юлда генерал гел өйрәтеп барды:
– Уңга, уңгарак ал!.. Әкрен, әкрен… Әйдә, әйдә, уз тизрәк…
Берәр атнадан тынычланды, яңа шофёрына тулысынча ышана
башлады. Линарга начальнигы белән командировкаларга да, шәхси
йомышларын үтәп тә йөрергә туры килде. Берсе – бер, икенчесе
– икенче, өченчесе тагын әллә кайда урнашкан подразделениеләр
арасында да күп чаптылар. Җитәкчелек итүнең беренче чиратта зур
җаваплылык икәнен шунда аңлады ул.
Бер көнне Линар казармага төянеп, тәм-томнар күтәреп кайтты.
Татарстаннан берничә егет бар иде.
– Давай, бүген чәйләп алабыз, – дип, Линар авыр капчыгын эленеп
торган шинельләр артына яшерде. – Мин малайларга әйтәм.
Үзеңнекеләр белән чыннан да рәхәт. Үз өеңдәге кебек. Таныш
сүзләр, таныш төшенчәләр, уртак тема… Бераздан Буа мишәре Ринат
Вәлиев гармунын кулына алды:
Хуш инде, мәңгегә хуш инде,
Үтте яз, буранлы кыш инде…
Кинәт Ринат көйне башлады да туктады. Гармун үпкәләгәндәй
ыңгырашып алды да, күрекләрен киереп, гармунчының беләкләрендә
асылынып калды. Керү ягына арты белән утырган, ниндидер куркыныч
барлыгын сизеп алган Линарның аркасы буйлап суык йөгерде.
Борылып карауга, эшнең хәтәрлеген аңлады: ишек яңагына сөялеп,
рота командиры Тарасов басып тора иде... Ә икенче мизгелдә Линар,
Тарасовның күзләрендә яшь күреп, имәнеп китте.
– Уйна, Вәлиев, уйна, – диде ул татарча, барысын да шок хәлендә
калдырып. – Бу көйне беләсеңме? – Әкрен генә көйли дә башлады:
Урман буйлары абага,
Урман суы шәп ага…
Ринат, башын кыек салып, бармакларын төймәләр буенча йөгертеп
алды да, көйне тотып, сыздырып та җибәрде. Командирга Линар да
кушылды.

Тарасов алар белән таңга кадәр утырды. Керәшен татары икән,
чыгышы белән Мөслим районы Усы авылыннан.
– Сагынам Усы урманнарын, Ык буйларын күрәсе килә…
Торды, портупеясын рәтләде, ишеккә җиткәч борылды. Усы
керәшене каядыр югалган, каршыларында рота командиры капитан
Тарасов басып тора иде:
– Пять минут на уборку! Бегом!
Яхшы тормыш мәктәбе булды армия Линар өчен. Чаңгы спорты
буенча дивизия данын округ дәрәҗәсендә яклаган һәм призлы
урыннар алган өчен ике тапкыр отпускка да кайтып килде, 1980 елгы
Олимпиадада авыр атлетика буенча дөньякүләм дан алган атлетларның
ярышларын карау бәхетенә иреште. Бөтен зал тамашачылары арасында
Совет Армиясе солдаты формасындагы бердәнбер кеше иде ул.

***
«Солдат кайткан!» Бу сүз һәрвакытта да авылны дерт иттерә.
Әлеге хәбәрдән соң әниләр үз улларын уйлый, ирләр яшьлекләрен
искә төшерә, кызлар көзгегә ешрак карый, малай-шалай солдатның
каешын, бүреген, фуражкасын бүлешә башлый.
Дембель әкияттәге яшь айгыр сыман уйнаклап килә, каршыга
очраучы ирләр сагышлы елмаеп юл саба, хатын-кызлар эчтән дога
укый, кызларның аяклары саташа башлый…
Өч-дүрт көн кунактан-кунакка йөргәч, Линарны бу эшсезлек ялкыта
башлады. Көндез абзар-кура тирәсендә әйләнү, тегесен алып, монысын
салу да күңелгә канәгатьлек китерми. Күңел каядыр ашкына, йөрәк
балачактан ук серле булып калган «Өфө һөйләй» якларынамы, төннәрен
офыкны кып-кызыл иттереп янган газ факеллары белән данлыклы
Әлмәт төбәгенәме китәсе, шау-шулы олы тормышка кушыласы килү
теләге белән яна. Җанда – дәрт, беләктә – көч… Егет сизә: авыр сулап
күшәп яткан сыерлар, керт-керт печән ашаган сарыклар янында аңа
тар. Хәзер инде Ташлыяр мәктәбенә дә сыймаячак ул.
Беркөн ишегалдында киләп сарып йөрде дә, нишләргә
белмәгәнлектән, мәктәпкә менеп китте.
– Разрешите,– дип, гаскәриләрчә рөхсәт сорады ул, директор
ишеген шакып эчкә кергәч.
– Әйдүк, әйдүк, солдат, – Зәкиҗан абзый исәнләшергә ике кулын
сузып каршы килде. – Нихәлләр? Исән-сау гына йөреп кайттыңмы?
– Аллага шөкер, Зәкиҗан абый, әйбәт әлегә.
Бераз тегене-моны, авыл хәлләрен, сәясәтне сөйләшеп утырдылар.
Таныш мохит иде бу Линарга, фикердәш иде күпьеллык стажлы
педагог. Халык әйтмешли, җеннәре туры килә Линарның укытучы
халкы белән. Зәкиҗан абзый сорап куйды:
– Алга таба планнар ничек?

– Белмим шул әле, аптыраган.
– Монда ята алмыйсың инде, – директор өстәлдәге кәгазьләрне
кузгаткалап алды, – син андый кеше түгел. Беләсеңме, күктән кошлар
тотма син, Линар. Бәхет үзебездән тора, читтә берәү дә пешеренеп
көтеп тормый сине…
Линарның уена рус кызына өйләнеп, чит җирләрдә яшәп калган,
туган ягын бер күрергә тилмереп көн күрүче керәшен татары, кырыс
капитан Тарасовның яшьле күзләре килде. Бәхетлеме иде ул?
Зәкиҗан абзый дәвам итте:
– Әллә кайда йөрисе юк, үзебезгә якын гына Алабуга институтына
бар. Хәзер үк бар, әле декабрьгә хәтле ике ел стажы булганнарны
тугыз айлык әзерлек курсларына кабул итәләр.

***
«Солдат булган – тормышны, студент булган – яшьлекне күргән»
диләр. Линарга икесен дә күрергә язган икән. Халык телендә
«рабфак» дип йөртелгән тугыз айлык әзерлек курсларын үткәч, аны
гомумтехнологик дисциплиналар факультетына конкурссыз гына
кабул иттеләр.
Яшәү шартлары гаять уңай, институтның тулай торагы юл
аркылы гына урнашкан. Институтның ректоры – озын буйлы,
күркәм кыяфәтле, яңарак кына докторлык диссертациясен яклап,
профессор дәрәҗәсе алган Галиуллин Тәлгат Нәбиулла улы. Бик
милли җанлы, рус һәм татар әдәбиятын аркылыга-буйга йөзгән
кеше. Хак булса, кызлар аны тагын бер күреп калу өчен генә дә
баскычның бер ягыннан төшеп, икенче ягыннан йөгереп менәләр дә,
тагын каршысына очрыйлар икән. Ай саен диярлек ректор Казанга
машинасын җибәреп, күренекле язучы һәм шагыйрьләрне китертә,
әдәби кичәләр, очрашулар үткәрә. Институтның актлар залы шыгрым
тулы була. Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевләрне
студентлар сырып ала, әдипләр яшьлек уртасында кала.
Берсендә, укулар башланып атна-ун көн үтүгә, практик дәрес
ахырында аудиториягә декан урынбасары килеп керде.
– Егетләр, – диде ул, студентларга күз йөртеп чыгып, – сез хәзер
«академик студентлар» группасы дип аталасыз. Ләкин безнең өчен сез
әле балалар. Сезнең арадан группа исеменнән деканат белән элемтә
тотучы кеше, ягъни, староста сайларга кирәк…
Группа бертавыштан Линарны күрсәтте. Өстәмә мәшәкать артты.
Укытучыларга исемлек буенча кемнең ни өчен юклыгын аңлатасы,
җыелышларда катнашасы, стипендия өләшәсе…
Группада егерме биш егет, араларында кем генә юк: гаскәри хезмәтне
үтеп кайтучылар, гармунчылар, әле әниләре итәгеннән аерылып
җитмәүчеләр, кул сугышы белән шөгыльләнеп, кирәксә дә, кирәкмәсә дә, йодрыкларын эшкә җигәргә җай гына эзләп йөрүчеләр… Шундыйларның
берсе фатирда торучы дусты янына баргач, бераз сыйланып алган.
Кайткан чагында, гөнаһ шомлыгына каршы, шундый ук кызмача ике
егет очраган, эләгешеп киткәннәр. Якында гына торган милиция патруле
өчесен дә бүлеккә алып китеп, төн кундырып чыгарганнар. Икенче
көнне егетнең төнге маҗаралары турында деканатка рәсми кәгазь
килеп төшкән. Бу инде ЧП, бу инде… Декан Киреев Борис Николаевич,
дәресләр бетүгә, ашыгыч рәвештә группаны җыйды, совет кешесенең
мондый адымга баруы оятсызлык булуы турында озын гына нотык
сөйләде. Егетнең алга таба уку-укымавы мәсьәләсе кабыргасы белән
куелды. Группа шаулаша башлады. Теге бәхетсез, күз төбендәге күгәргән
җирләрне яшерергә тырышып, почмакка төбәлгән.
Линар, кискен карарга килеп, урыныннан торды.
– Мин – староста, мин карап җиткермәгәнмен, җәзаны миңа бирегез.
Аны укудан куасыз икән, икенче көнне үк мин дә китәм, – диде.
Декан кул ишарәсе белән генә аны туктатты. Урыныннан торып,
студентлар алдына чыкты:
– Кызма әле син, Ахметов, – диде ул чебен очкан ишетелерлек
тынлыкны бозып. – Без бит монда җәза бирергә түгел, сөйләшергә
дип җыелдык. Һәрберегез шулай сугышып, милициягә эләгә башласа,
нәрсә була ул?! Безгә дә рәхмәт әйтмиләр моның өчен, мине бүген
ректор тиргәп чыгарды инде…
«Сугыш чукмары»н ярты елга стипендиядән мәхрүм итәргә дигән
карар чыгардылар. Шулай да ул бәхетле иде. Көрәктәй кулларына
карады да: «Менә болар исән булып, вагон бушату – гадәти хәл», –
дип уйлады.

***
Студент сессиядән сессиягә яши. Һәм күңелле яши. Яшьлек иң
авыр шартларда да ямь һәм тәм таба, көлә, сөенә, сөя һәм сөелә
белә. Сессия – көрәш, син йә җиңәсең, йә җиңеләсең. Дөрес, бөтен
өстенлекләр укытучы кулында. Студент исә тапкырлык, бетмәс-
төкәнмәс фантазия һәм… көчле рух белән алдыра.
Укытучы дигәннән… Аның да төрлесе бар. Кайберсе бик әйбәт,
студентка да «сез» дип эндәшә, лекциягә йөрмәгәнгә дә сүз әйтми, ә
менә имтихан вакытында каныңны эчә инде. Икенче берсе бик усал
сыман, дәрескә йөрешне, һәр бирелгән заданиенең төгәл үтәлешен,
дөреслеген тикшерә. Сызым укытучысы Герман Николаевич
Воробьёв – шундыйлардан. Сызым – гомумән, үзәккә үтә торган
фән. Бердән, төгәллек таләп итүе белән җанны кыйный, икенчедән,
махсус җайланма таләп итә. Юклыкта үскән совет студенты кул
астында булганнан чыгып эш итә, аш өстәленә яисә идәнгә ватманны
җәеп сала да, линейка, циркуль тотып, ярты көн бөкрәеп сызым сыза. Ә Герман Николаевич тәҗрибәле, бер генә карап ала да, бернинди
приборсыз гына да төгәлсезлекне күрә һәм бөтен ватманны ручкасы
белән аркылы-торкылы сызып ташлый. Куелган сроклар чыгып бара,
студентның янә йокысыз төннәре башлана.
Сызым буенча имтихан көнне берсенең дә кәефе юк иде.
Аудиториядә гадәти булмаган тынлык хөкем сөрә. Менә Линар
урыныннан торды:
– Егетләр, әйдә, фәләнешәр сум акча җыегыз әле…
Группа башта эндәшмәде, аннан, дәррәү кубып, хәрәкәткә килде.
Линар, тыны бетеп, кибеткә йөгерде, ике шешә акбашны күтәреп
кайтты да, өстәлдәге графинның суын түгеп, хәмер тутырып куйды.
Егетләргә җан керде, күзләрдә яшәү өмете чагылды. Болай булса,
зачёткага «Воробьёв» фамилиясе кунмасмы әле. Яшерен-батырын
түгел, кырыс укытучының яшел еланга битараф булмавын барысы да
белә. Ректор хәтта эштән куу белән дә янаган диләр, ләкин белеменә
һәм эшчәнлегенә хөрмәт йөзеннән янауларын тормышка ашырмаган.
Нәкъ билгеләнгән вакытта ишектә Герман Николаевич күренде.
Пөхтә итеп киенеп, бик шәпләп кырынган булса да, аның кичә йә
Париж коммунасы, йә Марксның «Капитал»ы чыккан көнне бәйрәм
иткәнлеге күренеп тора, карашы кәефсез. Өстәл артына килеп, «су»
салды. Аудитория сулаудан туктады, бер генә балыкчының да бу
хәтле өнсез калып, җәеннең җимне йотканын күзәткәне булмагандыр.
– Кем бүген имтиханны бирә алмый, сызымнарны иртәгә сәгать
унга алып килерсез, – дип өметсез, төшенке тавыш белән группага
мөрәҗәгать итте галим, – иртәгә алып килмәгән кеше өстәмә сессиягә
кала.
Укытучы, стаканны күтәреп, голт-голт «су»ны эчә башлады,
яртысына җиткәч, кинәт туктады, аудиториядә кемдер, тыела алмыйча,
«ык» итеп куйды, кемнедер очкылык тотты. Герман Николаевич
яртылаш бушаган стаканны өстәлгә куйды да, торып, тәрәзә янына
барды. Кире аудиториягә борылганда, күзләренә шәфкать, мөлаемлык
тулган, иреннәр сизелер-сизелмәс кенә елмая иде.
Ул көнне имтихан бик кыска булды, дүртледән дә түбән билге
куелмады, өстәмә сессиягә беркем дә калмады.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев