Шигърият
Кояш яна, кичке учак төсле...
Сер яшерә кебек кичке урам: төн йотарга әзер тәрәз утын.
Кояш яна, кичке учак төсле,
бу көн кала кызыл күмер булып.
Учак телемнәре уйчан тәрәзләрдә –
калган җирдә очкын югалып.
Сер яшерә кебек кичке урам:
төн йотарга әзер тәрәз утын.
Сарутларга кунган җете кызыл төтен –
сусавына төннең бер шифалы йотым.
Төн күбәләк куа. Канатлары
шәм яктысын эзли офыклардан.
Таң эзенә төшеп оча җилпез-җилпез
тау битенә кадәр чыклы кыеклардан.
Көн югала, төн юыла шулай
Кадала да җиргә утлы күмер булып.
Таң уяна кабат, уйчан тәрәзләргә
очкыннары күкнең атылып.
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев