Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

АКТАНЫШНЫҢ МОҢЛЫ КАМЫШЫ

Затлы каләм иясе, шагыйрә Роза Хәлиуллинаның (1931–2014) тууына 95 ел

Затлы каләм иясе, шагыйрә Роза Хәлиуллинаның (1931–2014) тууына 95 ел.  Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында аның хакында мондый мәгълүмат бирелә:

«Булачак шагыйрә Актаныш районы Әҗәкүл авылында туа. Гомуми белем бирү мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң, районның Такталачык хастаханәсе каршында ачылган алты айлык курсларда укый һәм 1948 елга кадәр шул хастаханәдә күз авырулары буенча шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда Казанга килеп, җиңел сәнәгать буенча һөнәри училищега укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт ел Казан аяк киемнәре комбинатында оператор булып эшли.

Бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбендә укый. 1952–1956 елларда Роза Хәлиуллина – медицина училищесы студенты.

Училищены тәмамлагач, ул озак еллар Казанның төрле медицина оешмаларында һәм сәнәгать предприятиеләренең табиблык пунктларында шәфкать туташы, наркотизатор-анестезист, реаниматор, медпункт мөдире, балалар табибәсе булып эшли, 1965–1969 елларда, читтән торып укып, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1978 елдан ул – профессионал язучы.

Роза Хәлиуллина иҗат эше белән узган гасырның алтмышынчы елларыннан шөгыльләнә башлый. Шигырьләре республика көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», «Беренче адымнар», «Кызлар җыры») басыла, нәниләр өчен «Бөрлегәнгә медаль» һәм «Чүкеч – нәни булышчы» дигән беренче китаплары дөнья күрә. Алга таба ул күп кенә лирик шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә. Алар соңыннан «Агыйдел – аккош иле» һәм «Идел суы илле батман» исемле шигырь җыентыкларында урын ала. Шагыйрәнең иҗаты тормышчан табигый яңгырашы, хисләренең эчкерсезлеге белән җәлеп итә. Аның лирик герое тормышның әчесен-төчесен татыган, авыр еллар сынавына дучар булса да, оптимистик рухын югалтмаган хатын-кыз булып күз алдына килеп баса...

Роза Хәлиуллина  2014 елның 15 гыйнварында Казанда вафат булды, туган авылында җирләнде.

Кызганычка каршы, радиобыз фондында шагыйрәнең үз тавышы сакланып калмаган, шуңа күрә аның әсәрләрен ишетеп юыанырга мәҗбүрбез. Әйдәге, QR-код ярдәмендә журналның сайтына кереп, Роза Хәлиуллинаның туган ягына багышлап язылган шигыренә иҗат ителгән “Актанышым” исемле җырны тыңлыйк. Аны күренекле җырчы Газинур Фарукшин башкара.  
 
 

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев