Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Мин – май кызы!

Мин – яз кызы! Бик еш үзгәрүчән, Назлы да мин, көйсез, ярсу да. Салкын да мин, кайчак артык кайнар, Яз кызы бит, бардыр бар(ы)сы да.

Илсөяр Иксановага ияреп


Мин – май кызы!
Синең тормышыңа
Җылы җилләр булып килеп кердем.
Чиерттем дә күңелең тәрәзенә
«Мин мәңгегә монда калам!» – дидем.
Мин – яз кызы!
Бик еш үзгәрүчән,
Назлы да мин, көйсез, ярсу да.
Салкын да мин, кайчак артык кайнар,
Яз кызы бит, бардыр бар(ы)сы да.
Мин – сандугач!
Рәхәтләнеп сайрыйм
Үзем сайлап алган талларда.
Бөдрә талларымны сагынып кайтам,
Очсам да мин әллә кайларда.
Язда шыткан бөре!
Ай, нәфис мин,
Нәзакәтле инде бигрәк!
Салкыннарда һич күшекмәс өчен
Җылы кирәк миңа, наз кирәк.
Язгы ташу бит мин!
Нишләтергә икән
Гел ташырга торган күңелне?!
Әллә кайдан ургып чыга хисләр
Кулда тотсам да мин түземне.
Ләйсән яңгыр да мин!
Битләреңнән үпкән,
Чәчләреңнән назлап сыйпаган.
Керфегеңдә тамчы булып калып,
Сине чылатырга кыймаган.
Мин – май кызы!
Синең күңелеңә
Яз кояшы булып килеп кердем.
Бәхет тулы синле тормышымда
Яратуның ни икәнен белдем.

Гүзәл Хәбибуллина

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев