Логотип Казан Утлары
Повесть

Олы юл буйлап (документаль повестьның дәвамы)

Барысы да әйбәт, дөнья матур, дөнья киң. Мәктәп гөрли, укучылар абыйлары өчен үлеп торалар, кесәдә акча кыштырдый. Әмма Линарның эче поша: егетләр армиягә китә башладылар.

(Башыннан укыгыз)

***
Августның икенче яртысында табигать кырыслана. Төннәр сизелеп
салкыная, кояш та, шул салкыннан тизрәк качарга теләгән кебек,
көн саен үрләр артына иртәрәк кереп югала. Ул кереп китүгә, ярым
караңгылык белән өртелгән офыкта аҗаган серле тынлык белән
уйный башлый.
Ләкин шулай да көзгә иң хас сыйфат – иксез-чиксез кырлар түрендәге комбайн-трактор гөрелтесе, ярты төн авышканчы аҗаган
белән ярышып, караңгылыкны кисеп ялтыраган фара яктыларыдыр.
Бу – икмәк өчен көрәш, игенченең алны-ялны, ашау-эчүне онытып
эшләү вакыты. Мондый вакытта район түрәләре дә икенче
планга күчә, алар басуларга барып чыксалар да, авыл кешесенә
комачауламаска тырышалар; телләре җил тегермәне кебек әйләнүче
агитаторларның да авызлары ябыла, алар, колхоз кәнсәсенә кереп,
гектар һәм тонналар хакындагы саннарны куен дәфтәрләренә язып
алалар да китеп югалалар. Икенче көнне район газетасында фәлән
авылдагы фәлән кешенең фәлән тонна ашлык суктырып, коммунизм
төзүгә үзеннән зур өлеш кертүе турында мәкалә басылып чыга...
Гыймазетдин ага эштән кайтканда, малайлар инде яткан, ул
киткәндә дә әле тормаган булалар. Мәктәптән иртәрәк кайткан
вакытларында әнисе, төшке аш әзерләп, Линарны әтисе янына кырга
җибәрә. Мондый көннәр – малай өчен иң кадерле вакыт. Велосипедта
барган шәпкә кулын болгый-болгый басу юлы белән җилдергән улын
күрүгә, Гыймазетдин ага машинасы белән үзе аның каршысына килә.
Балачак ашыгып яши бит ул, аның тизрәк үсәсе килә. Линар да
әтисе тамак ялгаган арада машинасын сорап тора. Әтисе каршы
килми. Линарга ышана, аның техника белән мавыгуын хуплый, үз
кырыенда бөтерелүенә җавап итеп, машина серләрен ачарга тырыша
иде.
Бүген дә кабинага кереп утыргач, Линар учлары тирләгәнне сизде.
Беренче эш итеп тизлекне күчерү рычагының нейтральдә торуын
тикшерде. Әтисенең фуфайкасын бөкләп астына салды: болай итсәң,
юл яхшырак күренә. Стартерны кушуга, хуҗасы карап, майлап
торган двигатель тигез гөрелдәп эшли дә башлады. Капот астындагы
«дистәләгән ат»ның үзенә буйсынуын тоюдан малайның башы
әйләнеп китте. Бар көчен җыеп, сцеплениегә басты, тизлек рычагын
бергә күчерде дә сак кына кузгалып китте. Тонна ярым йөк күтәрешле
машина, җир тетрәтеп, камыллы басу буйлап тәгәрәде. Линар бик
бәхетле иде. Шушы мизгелдә әтиләре шофёр булмаган малайларны
чын күңелдән кызганды. Райком секретареның улы белән лагерьда
очрашкач, тегесе «Артек»ка баруы, диңгездә су коенуы турында
сөйләгән иде. Түбән очтан Сабирҗанны туганнары, Казанга алып
китеп, Кремльне, Муса Җәлил һәйкәлен күрсәткәннәр, зоопаркка
алып барганнар, анда туңдырма белән сыйлаганнар… Линарга хәзер
болар барысы да бик вак нәрсәләр булып тоелды.
– Үскәч, мин әткәйнеке кебек машинада эшлим, – диде Линар
абыйсына, өйгә кайткач.
Зөфәр көлде:
– Рәхәт дип беләсеңмени авылда яшәүне? – диде. – Көн матур
булганда, машина йөргәндә рәхәт ул. Кырык градус суыкта юлда ватылып калса? Яңгыр яуса? Узган атнада гына әткәй, саз булганга,
авылдан чыга алмый ярты көн интекте.
Дөрес шул. Бервакыт кыш көне машинаның ишеге ябылмый
башлагач, әткәсе аны ишегалдында рәтләргә кереште. Линар,
һәрвакыттагыча, аның тирәсендә бөтерелде. Ачкыч биреп, шөрепнең
икенче башын тотып торды. Ләкин хәрәкәт аз булганга, эчкә бик тиз
суык йөгерде.
– Бар, кер,– диде әткәсе.
Өйгә керүгә, Линар җылы мичкә аркасын терәп утырган иде,
мизгел эчендә йокыга эреде... Ярый монда – өй янында туңдың исә,
кердең дә җылындың. Ә Бөгелмә юлында руль тарткычы килеп чыкса?
Линар башын кашып алды.

***
Әхмәтовлар гаиләсендә командир ата кеше булды. Шуңа күрә
сигезенчене тәмамлаганда Линар өчен язмышын техника белән бәйләү
мәсьәләсе хәл ителгән иде инде. Ул Минзәләдәге педучилищеның
сызым һәм хезмәт укытучылары әзерли торган бүлегенә керде. Бу
ниятен әтисе дә, үзе дә шунда белем алган әнисе дә, мәктәптә иң
хөрмәт иткән укытучысы Әмирҗан абый да хуплады.
– Эшкә кулың ята, – диде Әмирҗан, – укуны бетергәч, үзебезгә
кайтырсың, читтән торып укырга керерсең. Аллаһ боерса, директор
да булырсың…
Тик ул чакта иксез-чиксез Советлар иле әкренләп таркала башлаган
иде. Байлык күп, киң кырлар мул икмәк бирә, ләкин анда эшләүче
техника дөнья стандартларыннан бик нык калыша. Ташкүмер, нефть
һәм газ чыга, әмма алар, кыйммәтле машиналар, модалы киемнәр
җитештерүче завод-фабрикаларны эшләтүгә китә, авыллар исә утын
ягалар; колхоз фермалары гөрләп тора, йөзәрләгән сыер, сарык асрала,
ләкин кибетләрдә ит, май, колбаса талонга гына сатыла…
Линарның ачуын китергән нәрсә шул иде: Минзәләдән Мөслимгә
самолёт белән ярты сәгатьтә кайтып җитәсең, Мөслимнән үз авылыңа
кадәр, әгәр юл уңаенда машина очрамаса, ике сәгать тәпиләргә туры
килә. Өстәвенә, ачу китереп, самолёт нәкъ Вәрәшбаш өстеннән үтә.
Сикереп кенә төшеп каласы... Бервакыт егетнең күңеленә парашют
ясап карау уе да килгән иде.
Линарның бүгенге кайбер яшьләргә бик сәер тоелырга мөмкин
булган бер үзенчәлеге бар – ул эшсез тора алмый. Аңа өзлексез йә
акыл эшчәнлеге, йә физик хезмәт кирәк. Аллаһ тарафыннан бирелгән
энергиясе Гыймазетдин ага тарафыннан тәрбияләнеп, дөрес якка
юнәлтелгән. Әткәләре үзе эшкә киткәндә бүген эшләнәсе эшләрнең
исемлеген язып, өстәлдә калдыра һәм кич белән үтәлешне тикшерә
иде. Училищеның бай остаханәсендә Линар техника өлкәсендәге иң татлы хыялларын тормышка ашырырга яхшы җирлек тапты.
Чәчкечнең эшчәнлеген яхшырту өчен ясалган бер җайланмасы,
ВДНХдагы күргәзмәгә куелып, егеткә лауреат исеме дә китерде
хәтта.
Училищены тәмамлагач, Линарны юллама белән Мөслим
районының иң чигенә, Мәллә суы буена урнашкан Ташлыяр
авылындагы сигезьеллык мәктәпкә җибәрделәр. Ташлыярның халкы
ишле, бала-чага мәктәпкә сыймый. Халкы усал булса да, гореф-
гадәтләргә тугрылык саклап яши. Укытучы – килгән кешеме ул, үз
авылыныкымы – хөрмәткә лаек.
– Син, давай, быелны укытып бетер инде,– диде Линарга мәктәп
директоры, – язга, кәнишне, армиягә алырлар сине. Ну бу уку елын
чык, кешем юк.
Август ахырында ук район үзәгеннән берничә верстак, инструментлар
алып кайттылар. Мәктәпнең тәбәнәк кенә тәрәзәләреннән җил өреп
торган остаханәсенә, җыештырып, коралларны урнаштырып чыккач,
ямь кереп китте.
Сентябрь башлангач, бер атна да укымадылар, балаларны басуга
бәрәңге җыярга чыгардылар. Һәр класс үзенең җитәкчесе кул
астында эшләсә дә, хезмәт укытучысы буларак, гомумҗитәкчелек
Линар өстендә булды. Трактор-машина табу, төшке аш оештыру,
укытучыларның эш тәртибе – аныкы. Басу-кырлар таныш инде
аңа. Көннәр матур торганда, бер авырлыгы да юк трактор казып,
җир өстенә чыгарып киткән бәрәңгене җыеп баруның. Әмма көз
– көз инде. Бүген бар йөзенә елмаеп, иркә-җылы кояш нурларына
коендырса, икенче иртәдә пыскак яңгыр рәвешендәге күз яшьләре
белән уятырга мөмкин. Бераздан ул басыла, саран гына елмая
башлый, басуга барып җитүгә, тагын кәефе китә, нәрсәдер исенә
төшкән кебек, тагын «еларга» тотына. Казылган җир бүртә, аякка
урала, өс-баш дым сеңдереп авырая.
– Абый, кайтыйк инде, чыланабыз бит…
– Ие, яңгыр астында да эшләтмәгез инде…
Укытучылар бер күккә, бер укучыларга карап торалар да кайтырга
рөхсәт бирәләр. Үзләре салмак кына атлап, авыл башына җиткәндә,
теге суыктан зарланган малайлар инде көрәк күтәреп чыгып, үз
бакчаларында бәрәңге казый башлаган булалар...
Кыр эшләре тәмамланып, укулар башлангач, директор Роберт
Сәйделгыйлем улы остаханәгә керде. Эш коралларын, өр-яңа
верстакларны карый-карый, хәл-әхвәл сораштырды да төп сүзгә
күчте:
– Хоккей тартмасы ясыйсы иде. Малайлар Мәллә бозында гына
шайба куа...
Ул, яшь укытучыны ияртеп, мәктәп артына чыкты, чалшая башлаган иске генә бер корылма янына килеп, ишеген ачты. Борынга
сагыз исе – нарат сумаласы исе бәрелде.
– Менә, – диде ул, әле яңа гына ярдырган өр-яңа нарат такталарга
ымлап, – мәктәпне ремонтлармын дип, җандай күреп тота идем, сиңа
бирәм, жәл түгел.
Линарның тыны кысылды. Такта, нарат такта… Һәр авыл
кешесенең хыялы бит бу...
Булачак боз кырын такта бортлар белән әйләндереп алачакларын
белгәч, бөтен мәктәп ду купты.
«Өйдә эш бар» дип, тизрәк таярга гына торган малайлар караңгы
төшеп күз бәйләнә башлаганчы такта ташыдылар, кистеләр, багана
утырттылар. Ике көндә эшне бетереп, боз да катырып куйдылар.
Ләкин күнегүләр башлангач, Линар үзендә белем җитмәгәнлеген
ачык сизде. Хоккей уенының телевизордан күргән схемалары гына аз
шул. Һәр уенның үз үзенчәлеге бар. Капкачы нинди махсус күнегүләр
эшләргә тиеш? Сакчы кайчан һөҗүмче булып китә? Нинди махсус
көч күнегүләре бар? Боларны белергә кирәк. Малайлар күзгә генә
карап тора торуын, боздан куып кына кайтарышлы.
Барысы да әйбәт, дөнья матур, дөнья киң. Мәктәп гөрли, укучылар
абыйлары өчен үлеп торалар, кесәдә акча кыштырдый. Әмма Линарның
эче поша: егетләр армиягә китә башладылар. Классташларының
кайберләре инде яз көне үк алынган. Белоруссиядан, Ерак
Көнчыгыштан, Балтыйк диңгезеннән хатлар, фотографиялар килә.
Егетләр буйга тартылып киткәннәр, кайсы хәрби машина баскычына
баскан, кайсы автомат тоткан, изүләре ачык, пилотка артка этелгән.
Бөтен кыяфәтләреннән егетлек, хәтәрлек, хәрбиләрчә купшылык
бөркелә. Ярты ел элек кенә сыер абзарыннан тирес чыгарып, чәчкечтә
тузанга батып йөргәннәр димәссең дә. Болар дөнья күрә, күкләрне
айкый, диңгезләр кичә хәзер… Боларда – яшьлек, боларда – көч.
Хәрби комиссариатта да, районның уку-укыту бүлегендә дә
Линарга: «Эшлә әлегә, энекәш, син мәгариф өлкәсендә кирәк. Уку
елын тәмамлагач, яз көне чакырырбыз», – диделәр.
Ләкин күкрәк тулы көч, күңел тулы хыяллар, телевизордан якшәмбе
саен күрсәтелә торган «Служу Советскому Союзу» тапшыруындагы
матур картиналар һич кенә дә тынгы бирми егеткә. Уйлады-уйлады
да, бер кайтканда әтисенә сүз катты:
– Әткәй, бөтен классташлар армиягә китеп бетте, мине һаман
чакырмыйлар.
Гыймазетдин абый көлде:
– Директорыгыз Роберт кулы уйный монда, ул авторитетлы, сине
җибәрәсе килми.
– Соңарам бит һаман. Аннан үземнән яшьләр белән хезмәт итәсе
булачак.

Әткәсе уйга калды:
– Военком күргән-белгән кеше, давай, иртәгә барып карыйк әле,
– диде.
Дүшәмбе көнне төш якынлашканда Мөслимгә кузгалдылар.
– Бар, – диде Гыймазетдин ага улына, военкомат каршына килеп
туктагач. – Бар, Мөслимдә йөреп кайт, аннан Ташлыярга илтеп
кайтырмын.
Сәгать ярымлап вакыт үткәч, Гыймазетдин ага хәрби комиссар
озатуында урамга чыкты. Икесенең дә йөзләре моңсу, уйчан,
сөйләмнәре җитди. Берсе – Совет армиясе майоры, икенчесе – гади
игенче түгел, бу вакытта болар дөнья күргән, хәзерге тыныч тормыш
өчен җавап бирүче ирләр, фронтовиклар иде. Эшлекле генә кул
бирештеләр дә, Гыймазетдин ага Линарга машинага утырырга кушып
ым какты.
Мөслимне чыкканчы дәшми генә бардылар. Әткәсенең күзләре
дымлы кебек тоелды. Әлмәт трассасына чыккач, Линар түзмәде:
– Булдымы? – дип сорады.
Гыймазетдин ага сүзсез генә түш кесәсенә тыгылды, пөхтә итеп
икегә бөкләнгән повестканы сузды. Анда 24 ноябрь датасы тора иде.
Линар тәрәзәгә борылды. Инде җирне туңдырган, кичә яуган карны
җил себерә. Тиздән кар юрганы белән ябыныр да, җир, тигез сулап,
йокыга талыр…

***
Мунча дисәң, хәтере калыр, бихисап юыну бүлмәләре, кайнар
һәм салкын су краннары тезелеп киткән олы, соры бер бина. Хәрби
шәһәрчек җиренә аяк басканнарны бер яктан кертәләр, чәчләрен
кыркып, юындырып, хәрби кием киендереп, икенче яктан чыгарып
тезәләр.
– Размер сапог! – дип үкерде сержант, тәрәзәчектән итләч чыраен
сузып, нәрсә размеры турында сүз барганын аңламый аптырап
калган Линарга. Әйе, монда гадәти тормыш түгел, монда педагогика
кагыйдәләре, матур сөйләм нормалары эшләми.
– Сорок первый, – дип, муен тамырларын бүрттереп кычкырды
Линар.
Хәрби кием кигән егетләр, ишектән чыккач, бер-берсен танымый
тордылар. Линар фотоларда күргән, телевизор тапшыруларында
караган, биек киртәләрне сикереп чыгучы, утызар чакрымнарны
йөгереп үтүче хәтәр солдатларга һич охшамаган болар. Ул күн
итекнең җайсызлыгы! «Ике ел ничек өстерәп йөрерсең моны» дигән
уй сызылып үтте Линарның башыннан…
Хәрби тормышның беренче мизгелләре шундый иде. Ләкин атна-
ун көн дә үтмәячәк, ияләшәчәк алар моңа. Күн итек тә аякка ятып, сыланып тора башлаячак, бүрекләр дә үз формасын алып, солдатка
үзенчәлекле ямь биреп утырачак. Әле мускуллары формалашмаган
егетләр бер айдан тартылып, җыелып калачак, елгырланачак.
Күзләргә җитдилек, йөзләргә кырыслык иңеп, карабодай, солы
боткасының тәмен, кыйммәтен аңлый башлаячаклар… Ә хәзергә
әле аларны автобусларга төяделәр дә урманнар арасындагы тәбәнәк,
соры казармаларга алып киттеләр.
Мәскәү төбәге шәһәрләре генә түгел, тирә-як урманнар да
гаскәр белән тулган. Монда зур-зур аэродромнар да, иң соңгы
модификацияле танклар белән тәэмин ителгән һәм бер төндә 200-250
чакрымлы марш-бросоклар ясарга сәләтле өр-яңа машиналар булган
мотодивизияләр дә бар.
Ләкин табигате… Торфлы, сазлыклы. Урманнар карсак. Кояш баешы
еш кына куе кызыл була. Линарның ничә күзәткәне бар: кояш баткач
та, офык бик озак кызгылт булып янып тора, шул фонда өзгәләнгән-
теткәләнгән каракучкыл болытлар йөзә, урман тагын да моңсуланып
кала. Шул чакларда Линарның күңелендә гел бер җыр йөрде:
Сакта торам ил чигендә,
Басмаган җир калмады.
Кайда йөрсәм дә, күңелдә –
Татарстан таңнары.
Озак еллар үтеп, инде дәрәҗәле урыннар биләгәч, таныш әдәбият
галиме Линарга Хәсән Туфанның җыентыкларына кермәгән бер
шигырен укыды.
Бу кадәр дә юксынырмын икән
Илкәемне, алтын ягымны!
Бәйрәмнәрне көткән кебек көтәм
Казаныма кайтырларымны.
Нәрсәседер бездәгечә түгел
Җире, суы, җиле, күгенең…
Әрәмнәргә генә китә минем
Бу төшләрдә көткән гомерем…
Шунда ул әдәбиятның көченә, шагыйрьләрнең зирәклегенә,
кеше күңелен аңлый белүләренә шаккаткан иде. Аның уйларында
йөргәннәрне әйткән дә биргән бит!
Рота буенча дежурныйның иртәнге ачы тавыш белән «Подъем!»
дип кычкыруыннан башланган көн дәвамындагы физик күнегүләр,
плац чистарту, алтышар чакрым ераклыкка автоматтан атарга йөрүләр
печән чабып, утын ярып үскән Линарга җиңел бирелде. Машина
паркына барулар бәйрәмгә әверелә, монда ул үзен судагы балык кебек сизә иде. Мәктәптән үк гомерләрен интеллектуаль тормышка
багышлап, физкультура һәм спортка бармак аша караганнарның хәле
авыррак. Гомерләрендә сулы чәйнектән авыррак әйбер күтәрмәгән,
көрәкне кинода гына күргән егетләр иза чикте. Аннан да бигрәк
дөньядагы һәр армиягә хас, һәр ирләр җәмгыятендә була торган тупас
мөнәсәбәтләр изә иде аларны.
Елгыр, тере егетләр, бу тәртипләргә бик тиз ияләнеп, кем –
ашханә, кем мунча тирәсенә урнашып, рәхәтләнеп яши башладылар.
Медучилище тәмамлап килүчеләр – санчасть, бәхетлерәкләре
хәрби шәһәрчектәге госпитальгә урнашып, казармага кунарга да
кайтмыйлар иде.
Линар тиз ияләште бу даирәгә. Аралашучан булганлыктан, карт
солдатлар белән дә җиңел сөйләшеп китә, нәрсә таләп итүләрен
тиз аңлап, хәрби һөнәрне тиз үзләштерә иде. «Дух»ларның (яшь
солдатларга карата әйтелә торган сүз) берәр гаебен табып, мыскыл
итеп бәйләнергә, буйсындырырга яраткан сержант Гринев һич кенә
дә җай табалмый – егетнең барысы да урынында, үзе һәрвакыт уяу,
кушылганны эләктереп кенә ала, ялт итеп башкарып та куя.
Физик әзерлек буенча беренче шөгыльләнүләр дә Линарга абруй
алып килде. Нишлисең, бары тик көчне генә таный торган даирә
шул гаскәрләр.
Шуннан соң аңа машина паркына эшкә барганда, берничә
солдаттан торган төркемгә җитәкчелекне ышанып тапшыра
башладылар. Еллар узгач, җитәкче урыннарда эшли башлагач,
иң катлаулысы әнә шул биш-алты солдат белән идарә итү
булганлыгына төшенде Линар. Чөнки алар арасында призыв
буенча синнән өлкәнрәкләр дә бар. Аларны ничек тыңлатасың,
ничек эшләргә мәҗбүр итәсең – синең проблема. Эш күләме биш
кешегә исәпләнелгән. Карт солдат бара да утыра яки кайда да
булса качып йокларга ята. Икенчесе – синең якташ. Аңа да каты
бәрелеп булмый. Ә үтәлешне синнән сорыйлар.
Бервакыт, яз сулышы сизелеп, карлар эри башлагач, Линарга
биш солдат бирделәр дә хәрби шәһәрчек читендә урнашкан машина
паркына барырга куштылар. Бишнең берсе – «дед» Васин. Ул иң
арттан, үз иркенә генә, Линарга буйсынмаганлыгын күрсәтеп бара.
Каршысына бер кыз очрады, Васин, әлбәттә, туктап аңа сүз катты.
Тегесе дә чыркылдап көлде, юлын дәвам итте. Васин аңа ияреп китә
башлады. Линар стройны туктатты. Әгәр Васин шәһәрчеккә китеп,
патрульгә эләксә, Линарның башын ашаячаклар.
– Группа, кругом! – Линар тәвәккәлләде.
Солдатлар, бердәм борылып, тегеләр артыннан китте, килеп
җитәрәк, Линар ачы тавыш белән:
– Солдат! В строй! – дип кычкырды.

Кыз бу хәлләрнең хәерлегә булмасын сизеп, кулын селтәде дә
йөгерә-атлый китеп барды.
Әй сүгенде Васин:
– Ну душок, ну татарин! – дип, китапка язарга ярамый торган
сүзләрне алып ташласаң, шуны аңларга була иде: отбойдан соң
Линарның гомере киселәчәк.
Һәр солдат көтеп ала, җиде йөз утыз көннең тагын берсе үткәнен,
дембельнең тагын бер адымга якынаюын аңлаткан «отбой» командасы
яңгыраганнан соң, Линарның эченә суык йөгерде. Хәзер казарма үз
иркендә. Офицерлардан берәү дә юк, часть буенча дежурный исерек,
төн – хөкем чыгара, дедовщинаның котыра, законнар урнаштыра
торган вакыты. Менә Васин йоклый торган почмакта җанлану
сизелде, төнге лампаларның сүрән яктысында өч-дүрт шәүләнең
бергә җыелганын чамалап була иде. Линар икенче каттан сикереп
төште дə, чолгаусыз гына күн итеген киеп куйды, төреп куелган
киң аеллы бил каешын белəгенə урап тотты. Аның призывындагы
солдатлар суларга да куркып, йоклаган булып яталар иде.
– Что, татарин, драться собрался? – дип, əкрен, киеренке тавыш
белəн эндəште арттан кемдер.
Линар, сугарга əзерлəнеп, ялт иттереп борылды: киенгəн хəлдə
взвод командиры ярдəмчесе – өлкəн сержант Гринев басып тора
иде.
– Кулаки чешутся? – дип дəвам итте сержант, бер кулы белəн
Линарны читкə какты да борын тишекләре киңəйгəн Васин өере
каршына чыгып басты. – Степа, иди, ложись, – тавышы əкрен, лəкин
янаулы, куллар кесәдә булса да, йодрыкланган икәне сизелә.
– Валера! – Васин сүгенде, – этот дух совсем сошёл с ума, не
слушается, на место поставить его надо, наказать жестоко.
– Он не дух! – Кинәт янәшә караваттан ике метрлы гәүдә торып
басты. Бу инде шаярулар бетте, эш җитди дигән сүз. Бу солдат
Белоруссиядән, карате белән шөгыльләнгән Габарин. Үтә тыныч,
ләкин әйтте икән, аның сүзе – сүз, хәтта комбат дәрәҗәсендәге
офицерлар да аның белән исәпләшәләр.
Шул төнне Линар ротада үз урыны булган тулы канлы солдатка
әверелде. Хәзер аңа гимнастерка якасындагы элмәкне ычкындырып
йөрергә дә, бил каешын бушатырга да, бүректәге кокарданы ярым
түгәрәк хәленә китерергә дә рөхсәт ителә. Отбойдан соң каптёркада
чәй эчәргә дә чакыралар, ашханәдән бәрәңге кыздырып кайту кебек
«үтә яшерен» эшләрне дә ышанып тапшыра башладылар.
Армия тормышында Линар бер хакыйкатьне үзләштерде: барысы
да кешенең үзенә бәйле. Кайда тир түгеп, кайда үз сүзен сүз итеп,
кайда хәйлә һәм дипломатия белән һәркем үз тормышын үзе төзи.
Әйләнә-тирә шартларны аңлап, аңа җайлашу өчен зирәклек кирәк.

«Усал булсаң, асарлар, юаш булсаң, басарлар, урта гына кеше булсаң,
ил агасы ясарлар» дип, бик белеп әйтелгән.
Алга таба шул принципларына гомер буе тугры калды Линар
Гыймазетдин улы. Алабугада укыды, шушында ук йорт салды,
карьера ясады. Дуслары да, яшьлегендә сайлаган яры да шушы
кечкенә, әмма җылы һәм уңайлы шәһәр белән бәйле булды. Ул –
институтка, институт аңа ярдәм итте, бер-берсенә терәк һәм аркадаш
булдылар.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 05, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев