Кабахәтне дә яраталар (повестьның дәвамы)
Бу кыз бала синең сабакларыңны онытмады, укытучым. Дәресләрең миндә яши, кайчакта үкенү хисе уятып, йөрәкне чеметә. Мендәрне астан сак кына күтәреп, балкашык белән сырхауның авызына су тамыздым. Эчте, Аллага шөкер. – Вәт бәхетле карт, кызы тәрбияли, – диде яңа гына палатага урнашкан ир-ат.
3
«Хан сарае»ның «көмеш нигезе» корылды. Ташчылар дивар өя.
Измә сылаган кәйләләр генә чык та чык итә. Фаразларым чынга
ашмады: яңа күршебезнең тавыгы көн саен оя тутырып алтын күкәй
сала! Урамдагы баганадан ут чыбыгы суздылар. Мәйдан яп-якты,
тәрәзә пәрдәсен ни яп, ни япма, бүлмә эчендә «кояш» балкый. Аның
каравы гөрелдәгән-гүелдәгән төнге тавыштан котылдык кебек. Бәлки
күрәселәр алдадыр. Мин «әллә?» дигән шик белән бергә уяндым.
Кинәт ташыган хис дәрьясының тирәнлеген чамалавы кыенрак.
Бәлки дулкын йомычка төсле өстән-өстән генә йөздертер дә, ярга
китереп сылар. Бәлки тагын да төпкәрәк чумырып газаплар. «Хатын-кызның йөрәгендә бушлык икән, аны теләсә кем тутыра», – шулай
акланырмынмы икән, ә?
Бусагадан ук каршылаган Минталип ага:
– Наным, ике йөз грамм даруны соңрак эчәрмен, әнә, сиңа
апаеңның гозере бар, – дип, түрдә утырган Зәйтүнә апага күрсәтте.
– Балакаем, багалмам! – Хатын коточкыч бәлагә тарыгандай
ахылдады-ухылдады. – Сафуан абзаң кемнеңдер телефоныннан
шалтыратты. Килеп алыгыз, ди. Сезгә бер сәгать вакыт, мәгәр
килмәсәгез, тәрәзәдән сикерәм, ди. Улым вахтада, килен каенатасы
үлсә – каберендә «Әпипә» көенә биер. Мин ул җәһәннәмдәге
бүлниснең адресын да белмим.
– Безнең хастаханә үзәктә генә, Зәйтүнә апа.
– Үзәктәдер дә... – диде хатын. – Казанга йөргән юк, адашырмын
җә. Барыплар гына кил, балакаем, багалмам.
Ялымда дару исе сеңгән халатым бераз җилләнер дисәм, үземне
җилләтәләр монда! Апайның пыяла банкадагы тавык шулпасын
сумкама салып таксида эшемә элдерттем.
Тозсыз шулпа авыруларны сихәтләндерә, ди халык. Бөтен чир-
сырхауга бердәнбер универсаль «дару» диярсең. Аның файдасына
караганда зыяны күбрәк. Кош-кортка чеби чагында ук антибиотик
эчертәләр, аннары химик кушылмалар белән «сыйлап», тиресен
кабарталар. Бишәр килолы симез тавык буламыни табигатьтә! Безнең
әбинең авылдагы апасы ат тизәген пешкән вак бәрәңге белән изеп
ашатыр, катырак иссә, җил тавыкларын очыртыр иде. Ә «замана»
бройлерларын урыныннан давыл да кузгатмый. Кызык кеше инде
мин, дөньяны гел каралтып күрсәтәм. Кайдадыр яктысы да бар ла
аның!
Коридорда кулдашым Вәсимә очрады. Их, берсенең дә күзенә
чалынмаска иде исәбем.
– Ой, эшкә чыктыңмы, малай? Бездә шаккатмалы яңалык, – дип,
ул мине процедура бүлмәсенә әйдәкләде.
Яңалыкларның һич кирәге юк, искесеннән дә гарык идем.
– Йә, сөйлә, – дидем.
– Безнең бүлектән авырулар кача, малай. Операция ясатырга
Мәскәүдән робот кайтарачаклар, ди. Кайсы пациентның тимер хирург
пычагыннан үләсе килсен! Шәфкать туташларына да артык мәшәкать:
аларны бездән юдыртачаклар, малай! Стерилизация!
– Кемдер коткы тарата, Вәсимә. Син дә мәгънәсез әкиятләрне
чынга алма әле, зинһар. Кадыйров Сафуан абый кайсы палатада?
– Алтынчыда. Кемең ул? Туганыңмы? Менә шул агай буза куптара
бит, малай.
Сафуан абзый җеннәрен үзе белән иярткән алайса. Хатыны «үлә-
үлә» дип елый, ә ул хастаханәдә дулап ята, имеш.
Күршемнең күршесе палатадагы чирләшкә халыкка «тимер
хирург»лар турында акыл сата иде, мине күргәч, мыегын сыпырып:
– Бәрәкалла, безнең бистә кызы, синме соң? – диде.
– Сезнеке, сезнеке. – Тумбочка өстенә шулпалы савытны куйдым.
– Җылы килеш эчегез. Сезне нинди корт чакты, Сафуан абый?
Сарысымы, агымы? Шөпшәсеме, чебенеме? Нишләп сез тәрәзәдән
сикермәкче әле?
– Сикермәм, беренче этаж, ипләп кенә төшәрмен. Ант, йөрәккә
рубытны тыгылдырмыйбыз! Әйеме, мужиклар?
Палатадагы ирләр бертавыштан: «Әйе, әйе», – диеште. Көл дә,
ела да!
– Тынычланыгыз, бездә роботлар юк, әбзиләр, – дидем.
– Бар, бар! – Сафуан абзый арт чүмечен урындыкка бәрә-бәрә
бәхәсләште. – Сукыр мәллә без, кызым, әнәтерәк берсе ап-ак
тешләрен җемелдәтеп, палата кырыеннан узды. Бите-кулы кап-кара.
Курыкканга куш күренә, ди.
– И Аллам, әбзиләр, практикант егет Абимбола ич ул! Кара тәнле!
Тере кеше!
– Рубыт кайда?
«Каен башында!» дисәм, шаярту кебек, ә безгә авыруларны үртәргә
ярамый. Хакыйкатьне дә яшермәскә кирәк. Дөньяны «тимер»ләр
басачак. Киләчәктә медицина өлкәсендә дә робот-табиблар шактый
күбәячәк.
– Борчылмагыз, – дидем. – Алар ассистент, ягъни хирургларның
ярдәмчесе сыйфатында гына эшләр, үз белдеге белән берегезне дә
кисмәс-ярмас.
Картәтәй әйтмешли: «Ышан тагы Иблискә!» Әгәр дә мәгәр,
могҗиза белән хирургларны роботка алмаштырсалар, безнең Мансур
Әйдинович нишләр икән? Үткән-сүткәндә шәфкать туташларын
кочакларга ярата егетебез. Безгә дә шәп түгел бит әле, ясалма адәмгә
ярату хисе салынса һәм ул көчен чамаламыйча тимер кулы белән
чытырдатып билебездән кысса? Фыр-р!
Сигез кешелек палатаның иң читтәге койкасында бәхәскә
кушылмаган берәүгә әледән-әле карап алдым. Тач Кыш бабай! Ап-
ак чәч, ап-ак каш-керфек, ап-ак сакал... Чапан кидерт тә, таякка
таяндырып, аркасына биштәр астырып, балалар белән чыршы тирәли
әйләндерт! Сафуан абзый күзем кемгә төбәлгәнен күрде. Авызын
кулы белән томалап:
– Төшләтәй аңа операция, ди. Катлаулы, ди. Бырач кизүлеккә кеше
чакырт, ди. Бичараның беркеме дә юк, – диде.
Табигать – талантлы рәссам, саф күңелле адәмнең (өлкәнәйсә дә!)
эчке нурын, кылкаләме белән йөзендә дә чагылдыра.
«Кыш бабай» мин укыган мәктәпнең тарих фәне укытучысы Әбрар абый иде. Әнә шул нурыннан таныдым мин аны! Кич белән
янә хастаханәдә идем. «Әллә...» дигән шиктән арыныр өчен җир
читенә таясы мәлдә Бөек Кодрәт иясе укытучыма ярдәмгә билгеләде.
Әбрар абый (инде бабай!) операциядән соң реанимация бүлегендә
төн кунды. Андагы кызлар үземнеке, кереп, укытучымның иренен
юеш мамык белән чылаттым.
Палатасына әледән-әле сугылгач, урамдаш абзыем пыжымлады:
– Алла хакы өчен мине каравыллама, кызым, табан ялтыратмыйм,
ант! – диде.
Наркоздан айнымаган Әбрар абыйны (бабайны!) урынына китереп
салгач та, ятагы кырыена тезләндем.
– Исәнмесез?! Укучыгызны таныдыгыз микән? Унҗиде елдан соң
танымассыздыр да, мөгаен. Ябык идем, хәзер дә телгән чыра мин.
Усалга ит кунмый, ахры. Хәтерлисезме, дәрестә безгә: «Бу тарих
ялган, татар аны үзе язса гына хакыйкатькә ирешер», – дидегез.
Кемдер әләкләгән, «өч хәрефле»гә чакырттылар сезне. «Милләт
кайчандыр бер азат дәүләт төзер», – дигән өчен директор сезне каты
кисәтү белән мәктәптән кумакчы иде, сыйныфыбыз белән аның
кабинеты каршында протест белдердек. Без сезне бик ярата идек,
Әбрар абый. Директор боларны мин оештырам дип уйлады, шуңа үч
итеп «Алтын медальчеләр» исемлегеннән сызды да. Бәлки танырсыз,
атаман Сираева Айбикә мин!
Артымда Сафуан абзый кыбырсыды:
– Сора, операциясен кем ясаган, сора!
«Кемгә – нәрсә, кәҗәгә – кәбестә», дигәндәй, берәүнең менә
җаны кабат гәүдәсенә урнашып маташа, ә берәү теге дөньядан (үлем
йокысыннан) әйләндереп кайтарачак табиб белән кызыксына. Ул
алай-болай робот түгелме икән?
Училищеда укытканда педагоглар: «Авыруларга дорфа булмагыз,
һәр сорауларына ипләп кенә җавап бирегез», – диләр иде. «Туйдырдың
тәмам», – дип, абзыкайны җилтерәтеп кенә караватына илтер
идең дә... Безгә диплом белән бергә түземлелек һәм сабырлык та
тапшырганнар шул.
– Хафаланма, Сафуан абый, бездә роботның әсәре дә юк, – дидем.
– Укытучым йоклый, аны борчымыйк, яме?
– Йоклагач нәмәмә аңа сөйлисең?
Бәйләнде бал корты! Күңелем тулды, шуңа сөйлим. Аулак почмакта
үксеп-үксеп еласам, бәлки җиңеләйтер иде. Әй, сантый! Бәндә гаебен
сыктап кына юса, җир йөзендә күз яшеннән күл-елгалар ташып агар
иде. Әбрар абыйның фәненә үлеп гашыйк мин, мәктәпне тәмамлагач
туп-туры тарих факультетына документларымны тапшырмакчы идем.
Сөенде укытучыбыз, сөенечтән китек дөньясы түгәрәкләнде. Китек
иде шул... Ятимнәр йортында тәрбияләнгән, гаиләсез, баласыз, шыр ялгыз. Мин идем аның шатлыгы, куанычы, мин идем аның өметле
киләчәге. Айлар буе бергә имтиханга әзерләндек. Гасырларны,
чорларны бергә айкадык. Чын тарихны күмгән ялганны бергә фаш
иттек. Ә мин сынау көненең иртәсендә кәгазьләремне кире алып,
медицина училищесына тапшырдым. Остазым тарихтан миңа югары
билге куячакларына ышанып котларга килгән. Ак кашкарыйлар белән!
Соңында сыйныфташым җиткерде. Һәр нәрсәне вакытында эшлә,
хата-ялгышыңны да минуты-сәгате белән төзәт икән ул. Иелгән башны
кылыч кисми, диләр. Әбрар абый исә бу гыйбарә белән килешми:
иелгән саен татарның башы киселә дияр иде. Тел, мөстәкыйльлек,
милләт, ватан төшенчәләре «баш» иде аның өчен. Ник мин кисәк
кенә фикеремне үзгәрттем ул чакта? Әнкәй чирләгәч, аны терелтәсе
килү теләге җиңде, күрәсең. Тарих фәненә хыянәт итеп сезнең
ышанычыгызны акламадым, кичерегез, дип гафу үтен идең дә... Калган
эшкә кар ява... Минекенә инде ничә еллар катлап-катлап ява...
Күзе йомык Әбрар абый (бабай!) иренен кыймылдатты. Ул
нәрсәдер әйтмәкче кебек иде. Хыянәтче укучысына сүзе калдымы
икәнни?
Бу кыз бала синең сабакларыңны онытмады, укытучым. Дәресләрең
миндә яши, кайчакта үкенү хисе уятып, йөрәкне чеметә. Мендәрне
астан сак кына күтәреп, балкашык белән сырхауның авызына су
тамыздым. Эчте, Аллага шөкер.
– Вәт бәхетле карт, кызы тәрбияли, – диде яңа гына палатага
урнашкан ир-ат.
Сафуан абый төзәтте:
– Кызы түгел, укучысы. Балаларыбыз тулыксыз икән, чит-ят кеше
ярдәменә мохтаҗ без.
Ул килене белән улына төрттерә иде. Их, абзыкаем, абзыкаем,
татарның фаҗигале язмышы турында (әкият рәвешендә булса да!)
сөйләп тәрбияләргә иде. Казак камчысы теткәләгән аркасы канга
батса да бабаңнар иманын сатмаган. Син шуларның торыны! Алай
да батыр син, абзыкаем, кисмәктә коендыра-коендыра оныгыңны
чукындыртып муенына тәре тактырмагансың. Кадыйр – нәселең
дәвамы. Ә Зәйтүнәң – мәлҗерек синең. Ник ул мунча тәрәзәсен ватып
разбой салмаган? Татар хатыны милләт анасы ролендә түгелмени?
Һай, кая борыла буталчык бу уйлар! Әбрар абый янында утыргач,
мөгаен, аның биотоклары миңа күчәдер.
Ул озак йоклады. Ике тәүлектән соң уянгач аңа кашык белән сыек
кына солы суы каптырдым. Укытучым мине танымый иде. Әй өзелде
үзәгем, әй өзелде! Обход вакытында бүлек мөдире:
– Кәримуллов бабай, хәзер санитарлар сезне мендәргә сөяп
утыртачак. Кичкә идәнгә бастырабыз, ә син (мин, билгеле) пациентны
иркәләп бозма, марш өеңә, – диде.
– Айбикә, сине фойеда иптәшең чакыра. – Вахтадагы апаның
«иптәш» дигәне, әлбәттә, Сәлим иде. Ялгышам, әйе, ялгышам:
йөрәгемдәге бушлыкны читләр тутырмаячак, чөнки «киявем» анда
хуҗа. Әнә, ул хәл белергә килгән. Абый әйтмешли: «Мәхәббәт май
түгел, ипигә ягып ашамыйлар». Мин дә, Ходай кушып, егетемне
яратырмын берзаман. Әмма алдандым һәм бу алданудан бәгырь
җепселләре тартылып нечкәрде сыман. Дык-дык басып баскычтан
Челә... әй, Рамил менә иде. Мин өске, ә ул аскы бүлемтектә туктагач
безнең буйлар тигезләште. Беренче мәртәбә якыннан аның йөзенә
бактым. Күзе төймә хәтле генә икән. Хәер, зирәк табигать ир
затларының байтагына аны зур итеп уймый. Мин – медик, бүлектәге
авыруларны күзәтәм: дөнья үзе сыярлык акай күзле агай-эне берән-
сәрән генә, хәтта ки, юк дәрәҗәсендә. Күп күрмәсеннәр, аларга
шул «төймә» дә артык! Җимерүче дә, таркатучы да һәм канлы
сугышларның да сәбәпчесе дә – алар. Гаҗәп, менә шушы «төймә»
мине йотты бит! Әгәр баскычтан дөбер-дөбер студентлар йөгермәсә,
җебек һәм карусыз хәлдә торыр да торыр идем.
– Нәрсә кирәк? – дидем, кырыс кына.
– Кая югалдың? Ике көн күренмисең?
Үлеш, егет җавап таләп итә! Кара син, мин һәр адымымны санап,
аңа хисап бирергә тиеш икән лә.
– Гафу, син миңа кем соң әле? Аңлат! – дигәч, ул тотлыга язды:
– Ке-ем ди-ип... – Аның кулында кашкарыйлар иде, ул чәчәк таҗы
кебек агарды һәм бу йомшаруыннан гарьләнгәндәй, тупас кына
букетын кулыма сонды. – Кем? Кем? Күршең!
Аскы каттагы тавышның кайтавазы йөрәкне тырнады:
– ...югалма-а...
Шулай тоелды гынамы икән? Әллә саташам гынамы, Ходаем?
Барыбер рәхәт! Мине эзлиләр, мин кемгәдер тәҗел кирәк! Хәтта
дошманым да минем турында кайгырта!
Әйләнеп кергәндә Әбрар абый мендәргә терәтелгән, әйтерсең лә
ул ак балчыктан катырылган бер сын иде. Тирә-яктагыларга гамьсез
укытучыма тагын ниләр такылдыйм? Мин аңа җиде ят идем. Ялганны
фаш итеп чын татар тарихын яздыртырга дип җан аткан остазымның
өметенә балта чапкан хыянәтче Сираева Айбикә аның хәтерендә
сакланмаган икән, ник үпкәләргә ди. Бигайбә! Чәчәкләрне сулы савыт
белән Әбрар абыйның тумбочкасына куйдым. Менә үзәкнең тагын-
тагын өзелүе: теге чакта укытучым мине котларга дип шушындый ук
гүзәл кашкарыйлар күтәреп килгән ләбаса. Нәрсә бу? Очраклылыкмы
яисә Алласызлар җәмгыятендә бик сирәк кабатланган могҗизаларның
берсеме? Бүлек мөдире «марш, өеңә», дигәч, карышырга ярамас.
«Хушыгыз», – дисәм, Сафуан абзый артымнан иярәчәк. Ул һаман
«рубыт»лардан курка. Шулай шыпан-шыпан чыгып барганда бер зәгыйфь аваздан гүя күкләр ярылды, елга-диңгезләр ташыды, урманда
меңәрләгән агач-куак шаулады:
– Айбикә, – диде укытучым. – Айбикә…
(Дәвамын 05, 2026 саныннан укыгыз)
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев