Шигърият
«Яңа шигырь» сораучыларга
«Бар да үтә» – дигән бер пәйгамбәр, Үтә икән, ага сулары...
«Бар да үтә» – дигән бер пәйгамбәр,
Үтә икән, ага сулары...
Шигырь шаукымы да үтеп китә,
Китә еллар, «күчә комнары».
«Бар да үтә»... кешеләр дә китә,
Китә кире кайтмас җирләргә.
Әле уйлап кына йөри идем
Шигъри илһам, сине җирләргә.
Җирләтәсе килми, җанда калган
Шигъри очкын һаман талпына.
Яңа шигырь сораучылар барда
«Мин монда!» – дип, һаман калкына.
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев