ТАБИБТА
Чирләп киттем. Рәхмәт интернетка! Ничек дәваланырга икәнен шуннан гына карап, шунда киңәш ителгән даруларны эчтем. Файдасы гына сизелмәде.
Чирләп киттем. Рәхмәт интернетка! Ничек дәваланырга икәнен шуннан
гына карап, шунда киңәш ителгән даруларны эчтем. Файдасы гына сизелмәде.
Табибка күренергә булдым. Коридорда чират! Ирләр, хатыннар, олысы-
кечесе бер-бер артлы керә тора, канәгатьсез генә башларын селкеп чыга тора.
Ниһаять, минем дә чират җитте.
– Исәнмесез, – дидем дә табибка якынрак килмәкче булдым.
– Кая барасыз? Ишек катындагы урындыкны күрмисезме әллә? – дип, дорфа
гына мине ярты юлда туктатты ул.
– Күрдем. Тик мин аны сумка куяр өчен дип белдем.
– Сумкагызны өегездә куярсыз! Ишек катындагы урындык – авырулар
утырсын өчен. Сез күп булырсыз монда, чир таратып йөрүчеләр...
– Ярар, – дип, ул әйткән урынга утырдым.
– Кайсы җирегез борчый? – диде табиб, компьютердан күзен алмый гына.
– Баш әйләнеп тора, йөткерәм.
– Кан басымыгыз?..
– Төрлечә. Бер үлчәсәң – югары, бер үлчәсәң – түбән.
– Алайса, уртачасын язабыз, нормада дип. – Табиб компьютер төймәләрен
шакылдата башлады. – Кан басымыгызны үлчәп утырырга вакытым юк.
Шуннан... йөткерү борчый дисез инде?
– Әйе... Тамак авырта.
– Димәк, йөткерү генә түгел, тамак та авырта?..
– Тамагымны карыйсызмы?
– Юк, якын килмәгез! Йөткереп кенә күрсәтегез... Тә-ә-әк... Йөткерүегез
алай ук куркыныч түгел. Температурагыз?..
– Анысын да үлчәмисезме?
– Барыгызга да градусник җиткереп булмас. Өегездә үлчәгәнсездер бит?
– Үлчәдем. Кичен күтәрелә, көндез яхшы.
– Димәк, уртачасын алып, нормада дип язабыз... Аңламадым мин, нәрсә
дип монда килдегез? Барысы да нормада. Минем сездән башка да авырулар
җитәрлек. Вакытымны әрәм итеп, авырмаган килеш утырасыз.
– Мин «Гугл»дан карап, кайбер даруларны кулландым.
Кинәт табибым башын күтәреп, күзенең агы белән миңа төбәлде:
– Стоп! Ә менә самолечение ярамый! Зыянлы булырга мөмкин! Даруларны
бары тик табиб кына киңәш итә ала!
Шуннан соң ул янә компьютерда нәрсәдер эзләнә башлады. Бераздан
кәгазьгә ниләрдер язып, кулыма тоттырды.
Башымны иеп чыгып киттем. Өйгә кайткач, табиб биргән кәгазьгә күз салдым.
Кичә мин интернеттан карап кулланган даруларны язган булып чыкты…
Гүзәл Сөнгатуллина
«КУ» 05, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев