02 (февраль), 2025

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Айрат СУФИЯНОВ. Бәндә һаман яу чабарга маһир... Шигырьләр. .............3
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ. Нәзифә. Повесть. ...........................................8
Дания НӘГЫЙМ. Бу заман кара һәм ак түгел... Шигырьләр. ......................49
Рәдиф СӘГЪДИ. Хәчтерүш. Роман. ............................................................54
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Ишкәк. Сонет-такыя. .............................................112
Солтан ШӘМСИ. Бүреләр. Хикәя. ...............................................................116
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Рәхим РАХМАН. Синең сулыш минем шигырьләрдә... Шигырьләр.
(Табасаран теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәләре). ............................122
ЯҢА ИСЕМНӘР
Алинә ХӘБИБУЛЛИНА. «Глаголица» – иҗат бәйрәме. ...........................125
Камилә МӘХМҮТОВА. Әбиемне син үтердең. Детектив хикәя. ..............126
ӘДӘБИ БЕРЛӘШМӘЛӘРДӘ
«Каләмдәшләр» каләм чарлый. Биектау районы иҗатчыларының шигырьләре.
(Рафис КОРБАНның кереш сүзе белән). .................................................134
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Венера МАКАРОВА. Зөлфәт Хәким – кеше күңеленең метафизик төпкелләрен ачучы. .......140
Миллият: Нурулла ГАРИФ. Күңелдә туган уйлар. .................................145
Гыйбрәтле хикәятләр. ..............................................................................148
Әбүгалисина мәгарәсе: Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Каюм Насыйриның укучы яшьләр һәм
чит төбәкләрдә яшәүче мөселманнар белән элемтәләре. ...................153
Балалар китапханәсе: Ләлә САБИРОВА. Мәдинә нигә елый? Хикәя. ......162
Хатлар яздым утырып: Идрис Туктар, Җәүдәт Фәйзи, Бикә Рәхимова, Геннадий Иванов, Мостай Кәрим, Мәхмүт Хәсәнов, С.Палей, Б.Друян, Гәрәй Рәхим, Әдхәт Синугыл,
Салисә Гәрәеваның Равил Фәйзуллинга язган хатлары. ............................171
Каләмне штыкка тиңләп: Муса ҖӘЛИЛ, Мөхәммәт ӘХМӘТГАЛИЕВ шигырьләре. ..........183
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ....................................................185
Фотоархив: Әдәби мизгелләр. «Казан утлары» – Арчада. ................….......186
Газиз тавышлар: Аның кыйбласы бар... (Илһам Шакировның тууына – 90 ел). ...................188
Үзе – тыйнак, иҗаты – батыр. (Хәниф Хөснуллинның тууына – 90 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ..........................................................189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .......................................................190
-
Гыйнвар аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Күрше-тирә авыллардан да сугышта каты яраланып кайткан җизнәсенә ярдәм сорап агылалар. Үпкәсендәге әллә ничә ядрә кисәге дә иркенләп суларга тынгылык бирми аңа. Ярый әле, колхоз, район җитәкчелеге, иң кирәкле кадрларның берсе дип, ел саен ял йортына путёвка бирә. Ләкин ул аларның күбесенә барып та йөрмәде бугай. Ялын өй тирәсендәге ремонт- төзәтү, өю-салу кебек эшләргә – үзенә генә кулланам дисә дә, йә берсе, йә икенчесе килеп борчый. -
Карсылу
…Кинәт кенә эреп юкка чыктың – Карсылумы идең әллә син?! -
Нәзифә (повесть)
Тәүдә: «Кырымнан монда куганнан соң, тагы кая озатырга мөмкиннәр?» дип уйлый иде. Себер шушы дип белде. Тик мондагы кешеләр сөйләгәннән Себер дигән җәһәннәмнең тагы да арырак, анда мең тапкыр авыррак, ун тапкыр суыграк икәнен белде. Ул суыкны яратмый иде. Моннан да суыграк, моннан да начаррак тагы нинди урын икән? Ул Себер дигәне нинди җир? -
Идрис Туктарның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Акыллы, ләкин хиссез, дулкынланмыйча гына язган, иҗат иткән тәнкыйтьче белән акылсыз, ләкин хис-дулкыннары ярдәмендә генә иҗат итәргә маташкан шагыйрьне күз алдына китереп булырмы икән? Тукай, Такташ, Җәлилләр, Белинский, Добролюбов, Достоевскийлар, Герцен, Чехов, Толстой, Маяковскийлар... кебек бөек иҗат ияләрен искә алсак, ничегрәк килеп чыгар икән? Акыл белән хис бер-берсенә бертуктаусыз һәм көчле йогынты ясыйлар түгелме?.. -
Өйрәт әле, әни!
Өйрәт әле, әни, күшекмәскә, Яуган чакта нахак җөмләләр! Иңнәремә яп син мамык шәлең, Җан куырып иссә җил әгәр! -
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Шомлы вакытлар. Тирә-ягына шайтан таяклары үсеп беткән бу ташландык баздан, чынлап та, ыңгырашкан, һәм: «Су, су бирегезче», – дигән сүзләрне ишетеп, әни кеше, бәй, бу үзебезнең кешеләр түгелме соң, безнеңчә сөйләшә бит дип, тагы да якынрак килде. -
Яшьлек тамыры
Ап-ак дөнья, тау-түбәтәй Күзне назлый ак булып. ...Кышкы дисәм, түгел, язгы – Баш очымда ак болыт! -
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Теге вакытта фашист оккупантларыннан яшеренсәләр, хәзер үзебезнең солдатлардан, тимер юлны саклаучы хәрбиләрдән яшеренә- яшеренә, бер товар вагонына менеп урнаша алдылар. Нәзифәнең уйлавы буенча, бу состав менә-менә кузгалырга тора. Составны таккан паровоз, парларын тирә-якка бөркеп, үзенә су тутыра шикелле. Озак та үтмәде, паровоз бер әче итеп сызгыртып алды да, пошкырып, составны дер селкетеп, урынында тәгәрмәчләрен зыр әйләндереп алгач, көчәнеп, урыныннан кузгалып китте. -
Тәрәзәңдә янган лампа булып...
Көтәсең күк минем шакуымны, Тәрәзәңдә утың сүнгәндә. -
Җәүдәт Фәйзиның Равил Фәйзуллинга язган хаты
Равил туган! Чыннан да, син ваемсыз икән. Җырлар бирдең, мин көйгә салам дидем, ә үзең экзаменнарыңны биргәнсең дә Әлмәт ягына сызгансың. -
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Иртән Нәзифә түрә бүлмәсенә кирәкле кәгазьләр алырга керде. Һәм үзенә Кырымнан куылган дип түгел, ә «Украинадан эвакуация белән килгән фәлән-фәләнова совхозда ачылачак чәчтарашханә өчен кирәкле эш кораллары сатып алырга бара» дигән белешмә алды. -
Никтер...
Күршегә кермиләр тоз сорап, Белмиләр адресын туганның. Мин әллә адашып-ялгышып, Бөтенләй ят чорда туганмын? -
ӘБИЕМНЕ СИН ҮТЕРДЕҢ (детектив хикәя)
– Минемчә, бу – нигезсез гаепләү. Сезне тыңлап, бары тик бер сорау туа: «Ә сез кайда идегез?» Нинди сәер сәбәпләр сезгә еллар буе хәтта шалтыратып алырга булса да комачаулады? Нигә әбинең авыр йөрәк чире белән авырганын белә торып, барлык туганнары аны ялгыз калдырды? -
Нәзифә (повестьның дәвамы)
Совхоз түрәсе башта кызны бала-чага акылы чыгып бетмәгән үсмер дип уйлаган иде. Алай ук түгел икән. Кызый бик төпле, тирәннән уйлап эш итә торган һәм үзенең эчендәгесен тавыкларга ярма сипкән хатыннар кебек тышка чыгарып сибә торганнардан түгел икәнен чамалады. -
Без бары кешеләр
Без бары кешеләр: җиһанны елаткан, Тәмугның үзеннән дөньяга таш аткан. -
«Казан утлары» журналы сериясеннән 28нче китап дөнья күрәчәк
Гөлүсә Закированың «Кайтырга дип китәм...» китабы тиздән басылачак!