Логотип Казан Утлары
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП

Идрис Туктарның Равил Фәйзуллинга язган хаты

Акыллы, ләкин хиссез, дулкынланмыйча гына язган, иҗат иткән тәнкыйтьче белән акылсыз, ләкин хис-дулкыннары ярдәмендә генә иҗат итәргә маташкан шагыйрьне күз алдына китереп булырмы икән? Тукай, Такташ, Җәлилләр, Белинский, Добролюбов, Достоевскийлар, Герцен, Чехов, Толстой, Маяковскийлар... кебек бөек иҗат ияләрен искә алсак, ничегрәк килеп чыгар икән? Акыл белән хис бер-берсенә бертуктаусыз һәм көчле йогынты ясыйлар түгелме?..

Яшел Үзән.
8 октябрь, 1972 ел.
Хөрмәтле Равил!
Сезнең «Үр артында яңа үрләр бар» дигән мәкаләгезне шатлана-уйлана укып
чыктым. Мәкалә тырышып, тәфсилләп язылу аркасында бөтен шагыйрьләр өчен генә
түгел, бәлки безнең ише «үтә яшь» язучылар өчен дә юл күрсәткеч нурлы маякларның
берсе булып торачак. Шагыйрьнең шагыйрьләр турында болай, гади тирәнлек белән
язылган мәкаләләрне минем хәзергәчә очратканым, ләззәтләнеп укыганым юк иде әле.
Шигырьләрегез белән генә түгел, мондый мәкаләләрегез белән дә безне, укучыларны,
шатландыруыгыз өчен Сезгә, кадерле Равил, кат-кат рәхмәтләр укыйм. Бу мәкаләгезгә
каршы чыгучылар да, аны яклаучылар да, аңа карата төрле-төрле ризасызлыкларын
белдерүчеләр дә булыр, әлбәттә. Булсын! Мәсьәләнең кызыгы да шунда ич аның. Мин
исә Сезгә бу мәкаләгез уңае белән туган кайбер сорауларымны, кыска-кыска гына
рәвештә булса да, биргәләп үтим әле дидем.
«Бер шагыйрь болай дигән: кешеләрнең үзләренә караганда аларның җырлары
яхшырак, матуррак. Бу, мөгаен, дөрестер» дисез Сез. Русча әйткәндә, едва ли!..
Киресенчә, кешеләр үзләре җырларыннан болай яхшырак, матуррак, югыйсә алар
(кешеләр) матурдан матур җырлар иҗат итә килмәсләр (камилләшкәннән камилләшә
алмаслар) иде. Шулай түгелме?
«...тәнкыйть, беренче чиратта, акылдан килә, шигырь, иң әүвәл, хистән,
дулкынланудан килә» дисез.
Акыллы, ләкин хиссез, дулкынланмыйча гына язган, иҗат иткән тәнкыйтьче белән
акылсыз, ләкин хис-дулкыннары ярдәмендә генә иҗат итәргә маташкан шагыйрьне күз
алдына китереп булырмы икән? Тукай, Такташ, Җәлилләр, Белинский, Добролюбов,
Достоевскийлар, Герцен, Чехов, Толстой, Маяковскийлар... кебек бөек иҗат ияләрен
искә алсак, ничегрәк килеп чыгар икән? Акыл белән хис бер-берсенә бертуктаусыз
һәм көчле йогынты ясыйлар түгелме?..
Сез кагылып кына үткән иң мөһим, иң катлаулы мәсьәлә – яшь буынны художество
чаралары белән коммунистик рухта тәрбия итү турында өстән генә тукталгансыз
түгелме? Чур, тәрбиядә художество чараларын инкарь итү... исереклек белән бер
булыр иде! Әйтәсе сүземнең төп мәгънәсе шунда: ни өчендер, кешеләр кешеләрне
тәрбияләү турында бик күп язалар, бик күп сөйлиләр, ә менә гел диярлек үзләрен-
үзләре тәрбия итү мәсьәләсен читләтеп үтә бирәләр... Безнең барыбызга да үзебезне
үзебез тәрбияләү мәсьәләсен иҗат эшләре белән тыгыз бәйләп, сөйләп-сөйләнеп үтү
генә җитәме? Үзеңне үзең тәрбияләүдән тыш тәрбия юк ич. Иҗатка килгәндә инде,
бу мәсьәләне тагы да ачыграк куя барырга кирәк түгелме? Югарыда күрсәтеп үтелгән
даһилар белән бергә даһи революционерлар да үзләрен-үзләре өзлексез тәрбияләү
нәтиҗәсендә генә (икенче төрле әйткәндә, актив тәрбияләү нәтиҗәсендә генә) бөек
эшләрен үтәделәр һәм үти киләләр ич. Яшь буынны тәрбияләү дәвам итә. Ә менә аның
үзен-үзе тәрбияләү эше үз агымына бирелгән әле һаман. Үз-үзләрен тәрбияләмәүчеләр
арасында «тәрбиячеләр» аз түгел әле, бу – аксиома…

Хатым белән сорауларым минем, Равил туганкай, сумбурныйрак килеп чыкты,
гафу үтенәм Сездән. Кыскасы, минем әйтергә теләгәнем шул иде: иҗат эшчеләре
арасында тәрбияне көчәйтү мәсьәләсе тудымы, аны (ул мәсьәләне) һәрдаим бик нык
яктырта барырга кирәк.
Сезгә шатлык-уңышлар теләп, Идрис Туктар.

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев